+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 март 2017, 11:44

АКШ Тайваньга корал сатачак

“РИА Новости” хәбәр итүенчә, АКШ Президенты Дональд Трамп хакимияте Тайвань җитәкчелеге белән сөйләшүләр башлаган. Ике яклы килешүгә ярашлы, коры җир ракета комплекслары, корабларга каршы ракета комплекслары һәм башка төрле корал сатылачак.

Килешүләрнең озаккка сузылуы ихтимал. Чөнки вакыйгаларның мондый борылыш алуына бик күпләр, аеруча Кытай Халык Республикасы, каршы чыгачак. Тагын бер үзенчәлеккә игътибар итү мөһим. АКШның элекке Президенты Барак Обама Тайваньга бер миллиард долларлык корал сату барышын туктаткан булган. Дональд Трамп бу эшне, ни өчендер, ахырына җиткерергә уйлаган. Хәерлегә булсын!
Читайте нас: