+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 март 2017, 12:14

Японнар Курил утрауларында дөге үстерерме?

Токиода Русия белән Япония арасында Курил утрауларының көньяк өлешендә берлектә хуҗалык итү буенча сөйләшүләр бара. Илебез территориясе саналучы бу утрауларны Япония "бәхәсле" дип исәпләвен дәвам итә.


Мәгълүм булуынча, Япония Итуруп, Кунашир, Шикотан утрауларына һәм Хабомаи архипелагына дәгъва белдерә. Бу хакта “калкып килүче кояш иле”нең премьр-министрлары да, императорлары да ачыктан-ачык әйтә. Русия әлегә кадәр үз позициясендә нык торып килде.

Әйткәндәй, апрельдә Япония Премьр-министры Синдзо Абэ эш сәфәре белән Русиягә җыена. Сәфәр барышында ике арада солых турында килешү төзү күзаллана. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң бу мөһим документка әле булса кул куелмаган. Шуңа күрә рәсми рәвештә Русия белән Япония арасында әле булса тынычлык урнаштырылмаган дип исәпләнә.
Читайте нас: