+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 март 2017, 12:42

Төньяк Корея континентара баллистик ракета сынарга әзерләнә

Бу хакта “Лента.ру” яза. Куәтле ракета двигателе Тончхандагы хәрби базада сыналган. Сынау уңышлы үткән. Чарада Корея Халык Демократик Республикасы лидеры Ким Чен Ын да катнашкан.

Двигатель ерак араларга очып барып җитә ала. Төнья Корея якын киләчәктә континентара баллистик ракета эшләргә исәп тота. 6 мартта алар җибәргән 4 баллистик ракета Япония чикләренә барып төшкән. Урындагы хәрбиләр, бер-бер хәл була калса, АКШның якын-тирәдәге базаларын утка тотарга әзерләнә.
АКШ Президенты Дональд Трамп Төнья Кореядагы сынауны каты тәнкыйтьләнгән. Аның фикеренчә, мондый күренешкә җавап итеп, Көньяк Корея белән Япониядә дә атом-төш коралы урнаштыру күзаллана. Вакыйгаларның мондый борылыш алуы, әлбәттә, Русияне дә битараф калдыра алмый.
Читайте нас: