+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 апрель 2017, 23:04

Константин Толкачев: «Илебез экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы көрәшкә чыгарга әзер\"

Уфада, Конгресс-холл янындагы мәйданда 3 апрельдә Санкт-Петербургта узган терактта һәлак булганнар истәлегенә багышланган акция үтте.Метрода шартлау булып, Петербургта 14 кеше үлде, 50 кеше җәрәхәтләнде. Шартлау террорчылык акты буларак фашлана. Башкортстан халыклары ассамблеясе оештырган митинг бер минут тын калу белән ачылды. Арытаба җыелучылар алдында Русия православие чиркәве белән Русия һәм республика мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтләре, сәясәтчеләр — төп партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре, җәмәгать оешмалары әгъзалары чыгыш ясады.

Читайте нас: