+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 апрель 2017, 15:48

Уфада террорчылыкка каршы митинг үтәчәк

Бүген, 6 апрельдә, Уфада Конгресс-холл алдындагы мәйданда 18 сәгатьтә террорчылыкка каршы митинг үтәчәк.

Башкортстан халыклары ассамблеясе уфалыларны һәм сәяси партияләр вәкилләрен анда катнашырга чакыра. Шулай итеп республикада яшәүчеләр герой-шәһәр Санкт-Петербург, анда күптән түгел үткән терактта һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына теләктәшлек белдерә алачак.

- Бу сәяси акция түгел, ә террорчылык актлары корбаннарын яклау акциясе, - диде "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин.
Шундый ук чаралар республиканың күп кенә шәһәрләрендә дә үтәчәк.
Читайте нас: