+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 апрель 2017, 00:45

Хәмитов ничек җава бирер - карарбыз

Җәмәгатьчелек Башкортстан җитәкчесенә сораулар бирә.

13 апрельдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Быел ул җиденче тапкыр оештырыла. Рөстәм Хәмитовка сорау кабул итү буенча бердәм телефон үзәге 6 апрельдә эшли башлады. Аңа тәүлек әйләнәсенә һәркем шалтыратып сорау бирә ала. Башкортстан юлдаш телевидениесе, "Россия-Башкортостан", "Вся Уфа", "РБК-Уфа", шулай ук "Спутник FM", "Россия Башкортостан радиосы" радиостанцияләре дә халыктан сораулар кабул итә. Аларга бирелгән җаваплар шушы ук каналлар аша трансляцияләнәчәк. 8 апрельдә уфалылардан “Вся Уфа” каналы сораулар яздырды. Чара төшкә кадәр Уфаның Шакша бистәсендә узса, төштән соң башкала үзәгендәге Яшьләр мәдәният сарае каршындагы мәйданда үтте.
Сорауларда социаль темалар күтәрелә - тузган торак һәм инвалидларны торак белән тәэмин итү, татар мәдәни объектлары, юлларны төзекләндерү уңаеннан сораулар бирелде.
Читайте нас: