+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 апрель 2017, 11:11

Борис Русиягә яңа санкцияләр белән яный

Мәгълүм булуынча, узган атнада АКШның «Ross u Porter» хәрби корабы Сириядә Хомс провинциясендә Шайрат авиация базасын утка тотты. Һөҗүм итүчеләр мондый күренешне үзләренчә аңлатты. Янәсе, биредәге хәрби самолетлар Идлиб провинциясендә химия коралы кулланган. Дәлилләр булмаса да, Көнбатыш, гадәттәгечә, Русияне гаепләде. Алай гына түгел, безгә яңа санкцияләр яный.

Мондый максатка Бөек Британиянең эчке эшләр министры Борис Джонсон ирешергә тели. Ул “Зур җиделе” илләренең эчке эшләр министрлыкларыннан Русиягә санкцияләрне тагын да көчәйтүне таләп итмәкче. Янәсе, химия һөҗүме оештыруда безнекеләр гаепле. Шул ук вакытта, Русия Сирия президенты Башар Асадка ярдәм итүен туктатса, кораллы көчләрен бу илдән чыгарса, яңа санкцияләр кичектереләчәк.
Әйткәндәй, Борис Джонсонда төрки, черкес каны да бар. Күренүенчә, сәясәт аны бозган. Чөнки ул сугыш утына май сибү, хәрби конфликтны тагын да көчәйтү яклы.
Читайте нас: