+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 апрель 2017, 11:52

Кытай да АКШ көен көйли башладымы?

“Financial Times” хәбәр итүенчә, узган атнада АКШ президенты Дональд Трамп Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин белән очрашкан. Эшлекле очрашу ике як өчен дә нәтиҗәле булган.

2003 елдан бирле Кытайда АКШтан китерелгән сыер итен сату тыелган булган. Ә Барак Обама президент булган чорда ике илнең сәүдә дефициты 347 миллиард долларга җиткән. Очрашуда мәсьәлә хәл ителә башлаган. Хәзер биредә америкалыларның азык-төлеген колач җәеп көтеп торачаклар. Кытай базарына океан артыннан китерелгән ашлыкка һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясенә дә юллар ачылган. Шулай ук, ике як та инвестицион эшчәнлек, финанс базарында да хезмәттәшлекне үстерүне хуплаган.
Моңа кадәр АКШ агрессиясен Русия белән Кытай “авызлыклап” килде. Туктаусыз дәвам иткән “салкын сугыш”та Русия бер үзе генә калмасмы? Көчыгыш дусыбызның АКШ ягына авыша башлавы шундый уйга этәрә.
Читайте нас: