Анда төбәк җитәкчесе өлкә губернаторы Борис Дубровский белән берлектә 2015 елда сәнәгатьнең өстенлекле тармакларында югары технологияле җитештерүне үстерү һәм импортны алмаштыру проектларын гамәлгә ашыру өчен булдырылган “Станкомаш” индустриаль паркын карады. Аның гомум мәйданы 180 гектар тәшкил итә. Парк территориясендә җитештерү эшчәнлеген җиде резидент тормышка ашыра.
Русия һәм Италиянең берлектәге предприятиесе “СП Конар-Чимолаи” җәмгыяте биналар һәм корылмалар өчен катлаулы һәм зур габаритлы металл конструкцияләр җитештерә. Аның продукциясе Европада иң биек “Лахта центр” комплексын (Санкт-Петербург), шулай ук, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үтәчәк мәйданчыкларның берсен – “Арена Волгоград” стадионын төзүдә файдаланыла.
“Конар” җәмгыяте нефть-газ тармагы өчен детальләр әзерләүгә махсуслашкан. Завод инженерлар үзәген, җыю-сынау комплексын, үлчәү лабораторияләрен үз эченә ала. Биредә җитештерелгән продукциягә Башкортстанда да ихтыяҗ бар. Республикадагы “Башнефть”, “Туймазыхиммаш”, “ОЗНА” кебек предприятиеләр, шулай ук, нефть һәм авиация университетлары белән хезмәттәшлек җайга салынган.
Рөстәм Хәмитов җитештерү участокларын карады, анда продукция чыгару технологияләре һәм җиһазлар ассортименты белән танышты, хезмәткәрләрнең эш шартларын бәяләде. Башкортстан Башлыгы “Русия электр двигательләре” җәмгыятенең нефть сәнәгате өчен электр двигательләре җитештерү заводының төзелеш мәйданын карады. Ул узган елның апрелендә төзелә башлаган, 2018 елда аны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Сәфәр барышында төбәк Башлыгы Кременкуль поселогында урнашкан “Рифей” ат спорты комплексында булды. Ул 2009 елда төзелгән һәм 47 гектар территорияне били. Биредә 160ка якын спортчы ат спортының Олимпия төрләре буенча укыту-күнекмәләр эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Алар Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда актив катнаша.
“Рифей” җитәкчелеге сүзләренә караганда, арытабангы үсеш ике юнәлешне күз уңында тота: агымдагы елдан комплекс территория-сендә актив ял паркы һәм биш төрле көрәш буенча федераль дәрәҗәдәге спорт-күнекмәләр үзәге төзелә башлаячак.
Комплекс алдында башкорт тирмәсе корылган иде. Республика делегациясен курай моңы белән каршы алдылар. Рөстәм Хәмитов күнекмәләр мәйданнарын, манежны, административ һәм ярдәмче биналарны карады, спортчыларның чыгышын бәяләде.
Төбәк Башлыгы хезмәткәрләр һәм тренерлар белән фикер алышты. Алар төрле ярышларда, шул исәптән Уфаның “Акбузат” ипподромында үткән бәйгеләрдә актив катнашулары турында сөйләде. Рөстәм Хәмитов биредә башкорт токымлы атларның җитешмәвен билгеләде һәм бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
Сәфәр кысаларында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән очрашты. Анда төбәкләр арасында эшлекле хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.
– Сезнең килүегезне көтеп алдык, берлектәге үсеш буенча яңа идеяләр әзерләдек, – диде Борис Дубровский. – Икътисадларыбыз көндәш түгел, киресенчә, бер-берсен тулыландыра. Сездә – нефть эшкәртү, бездә – металлургия. Бу, үз чиратында, икътисадлар тотрыклылыгын тәэмин итә.
Арытаба алар ике төбәкнең рәсми һәм эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда катнашты. Биредә төбәкара хезмәт-тәшлек мәсьәләләре һәм киләчәккә планнар каралды.
– Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе – элек-электән сәнәгать үсешкән төбәкләр. Алар илнең куәтен чагылдыра, чөнки алар территориясендә иң эре предприятиеләр урнашкан, – диде Рөстәм Хәмитов.
Очрашу барышында Чиләбе һәм Башкортстан хөкүмәтләре арасында 2017-19 елларда гамәлгә ашырылачак сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында чаралар планы булдырылды. Документка Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский кул куйдылар.
Соңыннан алар Чиләбе өлкәсендә яшәүче башкорт җәмәгатьчелеге белән очрашты.
– Чиләбе өлкәсендә башкорт телен һәм мәдәниятен саклап калу өчен күп эшләнә. Бу эшнең актив алып барылуы безне шатландыра, – диде Рөстәм Хәмитов. – Башкортстан һәрчак республикадан читтән яшәүче якташларга булышлык итә. Бүгенге нәтиҗәле милли-мәдәни сәясәт – власть, җәмәгатьчелек, гражданнарның берлектәге эше.
– Безнең бурыч – милли җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудыру. Бу эш гамәлдәге программаларда урын алган һәм 2035 елга кадәр Чиләбе өлкәсен стратегик үстерү проектына кертеләчәк, – диде губернатор.
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов төбәкнең иҗтимагый оешмалары белән үзара бәйләнеш турында сөйләгәндә, “Чиләбе өлкәсендә яшәүче халыклар дуслыгы йорты” тарихи-мәдәни үзәге, шулай ук, башкорт-ларның мәдәни мирасын саклау һәм үстерү максатында биредә Башкорт интернат-гимназиясе булдыру тәкъдиме белән чыкты.
Очрашуда Курган һәм Чиләбе өлкәләре мөфтие Ринат хәзрәт Раев та катнашты. Аның сүзләренә караганда, быел Троицкида Бөтен-русия Рәсүл укулары һәм Сабантуй үтәчәк. Борис Дубровский Рөстәм Хәмитовны әлеге чараларда катнашырга чакырды.