0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 апрель 2017, 02:00

Вьетнам белән хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Вьетнам Социалистик Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нгуен Тхань Шон һәм идарә рәисе Тхай Хыонг җитәкчелегендәге TH Group компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Яклар хезмәттәшлек перспективаларын һәм агросәнәгать комплексында берлектәге проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен тикшерде.
— Агросәнәгать җитештерүе мәсьәләләре белән кызыксынуыгызны беләм. Безнең икътисад өчен авыл хуҗалыгы үсеш нокталарының берсе булып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча сөт җитештерүдә Русиядә икенче урын билибез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Сөт җитештерү тармагына яңа инвесторлар җәлеп итү белән кызыксынабыз. Без барлык юнәлешләр буенча сезгә булышлык итәчәкбез.
— Мин экологик яктан чиста һәм органик продукт­лар җитештерү өчен югары технологияләр кулланып, авыл хуҗалыгын үстерү яклы, — дип билгеләде Тхай Хыонг. — Безнең беренче проектлар Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә гамәлгә ашырыла. Премьер-министр һәм коллегалар белән очрашканнан соң, Башкортстанда сөт терлекчелеге өлкәсен инвестицияләү теләге туды.
Ферма һәм сөт эшкәртү заводын үз эченә алачак җитештерү комплексын төзүгә 220 миллион доллар инвестицияләр таләп ителә. Проектның башлангыч куәте — 6 мең баш мал.
Тхай Хыонг республика Башлыгы белән алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булу һәм тиешле ташламалар алу перспективаларын, шулай ук, нәтиҗәсез эшләүче авыл хуҗалыгы биләмәләрен компаниягә тапшыру мөмкинлекләрен тикшерде.
Вьетнамның Русиядәге Илчесе Нгуен Тхань Шон инвестиция проектлары перспективаларын югары бәяләде.
— ТН Group компаниясенең инвестицион проектлары —республикада өченче. Концерн җитәкчесе билгеләвенчә, төбәктә проект актив үсешәчәк һәм нәтиҗәле гамәлгә ашырылачак, чөнки ике ил арасындагы хезмәттәшлек ныклы, — диде ул. — Июнь ахырында Русия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча бирегә дәүләт җитәкчесе сәфәре планлаштырыла. Шулай ук, ноябрьдә Владимир Путинның Вьетнамга сәфәре күзаллана. Бу илләр арасындагы хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли.
Читайте нас