0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 Май 2017, 02:00

Эшлекле һәм актив булыгыз!

Дәүләт думасы депутаты Михаил Бугера гимназиядә ачык дәрес үткәрде.27 апрель — Русия парламентаризмы көне. 2012 елдан билгеләнүче бу дата Русия империясе Дәүләт думасының 1906 елның 27 апрелендә Петербургта үткән беренче утырышы уңаеннан сайланган.

Русия парламентаризмы көнендә башкаланың А. М. Горький исемендәге Халыклар дуслыгы орденлы 3нче гимназиясе укучылары Дәү­ләт думасы депутаты Михаил Бугера белән очрашты. Әле­ге чара “Бердәм Русия” пар­тиясенең Башкортстан бү­лекчәсе белән Уфа шәһәре мәгариф идарәсе арасындагы хезмәттәшлек килешүе нигезендә гамәлгә ашырылучы “Ачык дәрес” программасы кысаларында үтте.
Михаил Бугера югары сыйныф укучыларына парламентаризм тарихы, 7нче чакырылыш Дәүләт думасында каралган актуаль мәсьә­ләләр, үзенең көндәлек хез­мәте хакында сөйләде. “Тиздән сез илнең сәяси тормышында, сайлауларда катнашу хокукына да ия булачаксыз. Шунысы куанычлы: яшьләребез көннән-көн сәя­сәткә якыная. Инициативалы, эшлекле һәм актив гражданлык позициясе булган буын үсә. Бу, һичшиксез, яхшы күренеш!” — диде Михаил Евгеньевич.
Укучылар да депутатка үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.
— Минем өчен парламентаризм темасы бик якын. Җәмгыять белеменнән БДИ тапшырачакмын. Мәскәүнең югары уку йортларына укырга керергә әзерләнәм. Хыялым — юрист булу. Минем иле­безнең сәяси тормышында катнашасым, аны үстерәсем килә, — диде 11нче сыйныф укучысы Эрик Гобәйдуллин.
Очрашу ахырында укучылар депутат белән истәлеккә фотога төште.
Читайте нас