-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 Май 2017, 02:00

Совет утырышы үтте

Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Башкортстан Башлыгы каршындагы Фән буенча совет утырышы үтте. Анда республиканың нефть-химия комплексын үстерү мәсьәләләре каралды.

— Әле Уфада Русия нефть-газ-химия форумы һәм “Газ. Нефть. Технологияләр-XXV” халыкара күргәзмәсе үтә. Дәрәҗәле чарада актив катнашкан өчен кунакларга рәхмәт әйтәсем килә. Форум кысаларында Фән буенча совет утырышы үткәрергә карар иттек, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов. – Узган гасырның 90нчы елларыннан башлап Русиянең нефть-газ чыгарылучы төбәкләрендә технологик артта калу, компетенция төшү һәм көндәшлек кимү сизелә. Сәбәпләре билгеле: инновацион активлыкның түбән булуы, инвестиция­ләр аз салыну, яңалыкларга карата консерватив караш, кайбер компания җитәкчеләренең кызыксынмавы. Соңгы елларда импортны алмаштыру җәһәтеннән бу өлкәдә хәлне яхшырту буенча чаралар күрелә. Бу сәясәт инжиниринг хезмәте күрсәтү базарыннан чит ил компанияләрен кысрыклап чыгарырга булышлык итә. Илебездә нефть һәм газ җиһазлары җитештерү арта.
Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, инновацион инфраструктура мәйданчыгын булдыру һәм үстерү максаты белән 2012 елда Башкортстанда территориаль нефть-химия кластеры төзелгән. Бүген территориаль нефть-химия кластерына республиканың 193 предприятиесе һәм оешмасы керә.
Утырышта Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең гыйльми җитәкчесе Усейн Джемилев, Башкортстан нефть эшкәртү институты директоры Эльшад Теләшев һәм Ишембай катализаторлар химия заводы директоры Александр Бодрый чыгыш ясады.
Читайте нас