– Быел Башкортстан белән Саксониянең хезмәттәшлек итә башлавына 25 ел тула, – диде Рөстәм Хәмитов. – 1992 елда Ирекле Саксония дәүләте хөкүмәте белән Башкортстан Хөкүмәте икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни бәйләнешләр турында уртак гаризага кул куйган. Соңгы елларда хезмәттәшлек бар юнәлештә дә сүлпәнәйде. Делегациянең Башкортстанга эш сәфәреннән соң бәйләнешләрнең янә җанланачагына өмет итәбез. Без һәр тармакта һәм юнәлештә хезмәттәшлеккә әзербез.
Республика Башлыгы төбәкнең икътисади мөмкинлекләре, уңайлы инвестицион мохите, якын киләчәктә Башкортстанда үтәчәк чаралар, төбәкнең табигый үзенчәлекләре турында да сөйләде.
Саксония делегациясе җитәкчесе Себастьян Гемков Башкортстанның кунакчыллыгын сызык өстенә алды. Делегация әгъзалары авыл хуҗалыгы, мәдәният, сәнәгать, гуманитар, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.
Арытаба, кунаклар Башкорстан буенча эш сәфәрен башлады. Алар өчен бик бай, эчтәлекле программа төзелгән.
Шул ук көнне делегация республика парламентарийлары белән очрашты. Дәүләт җыелышы-Корылтайның утырышлар һәм Геральдика залында булды, музейда төбәк парламенты тарихы белән танышты, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, аның урынбасарлары һәм комитет рәисләре белән очрашты.