-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 июнь 2017, 02:00

Тамырларыбыз уртак, максатларыбыз изге

Башкортстанга рәсми визит белән Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев килде.Кыргызстан Президентын тормыш иптәше Рәйсә Атамбаева озатып йөрде. Шулай ук, делегация составына Русиянең Кыргызстандагы Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Крутько да керде. Дәрәҗәле кунакларны Уфа аэропортында җәмәгате Гөлшат Хәмитова белән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев каршы алдылар. Республика йортында эшлекле очрашу үтте.

– Башкортстан белән Кыргызстанның дуслыгы үсешкә юнәлеш алган, – диде Рөстәм Хәмитов. – Кыргыз һәм башкорт халыкларын уртак милли тамырлар, төрки дөньясының бай тарихы, бердәм рухи мәдәният якынайта. Мондый үзенчәлек башкорт-кыргыз мөнәсәбәтләренә аеруча дустанә, туганнарча сыйфатлар өсти. Соңгы елларда күп эшләнә. Кыргызстан белән хезмәттәшлекне үстерү – республиканың тышкы икътисад өлкәсендәге иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Бүген без сәүдә, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендәге бәйләнешләрне ныгытабыз. Икътисадка аерым тукталганда, тышкы товар әйләнешендәге күрсәткечләрнең түбән төшүен акрынайтуга ирештек. Быелгы күрсәткечләрнең соңгы ике елныкылардан артып китүенә өмет итәбез.
Республика Башлыгы 2015 елда Кыргызстанда Башкортстан мәдәнияте һәм фәне көннәре үтүен һәм былтыр Уфада V Русия-Кыргызстан төбәкара конференция оештырылуын да сызык өстенә алды. Башкортстан галимнәренең кыргыз тарихын һәм рухи мирасын өйрәнүгә зур өлеш кертүе дә игътибардан читтә калмады. Билгеле этнограф, тюрколог Әбүбәкер Диваев XIX гасыр ахырында кыргыз милли эпосы “Манас”ның тулы вариантын язып алган.
– Уфага янә бер тапкыр килүемә ихлас шатмын, – диде Алмазбәк Атамбаев. – Биредә ШОС саммитлары вакытында булган идем. Бик яшел һәм уңайлы шәһәр. Тырыш, уңган, чисталык яратучы халык яшәгәне күренеп тора. Безне Алтай цивилизациясеннән башлап мең еллык гомум тарих берләштерә. Алда истәлекле уртак чаралар көтә. Туганлык җепләрен арытаба да саклап калу өчен кулдан килгәнне эшләргә кирәк. Киләчәктә ике республика арасындагы бәйләнешләрне тагын да ныгыту мөһим. Кыргызстанга Уфадан туры рейслар оештырырга мөмкин. Башкортстан уңганнарының Ыссык­күл буенда һәм чикләвек урманнарында ял итү традициясен тергезик. Кыргызстанда үтәчәк III Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарына һәм башка чараларга көтеп калабыз. Бәйләнешләрне киләчәктә тагын ныгытырга мөмкинлекләр бар.
Арытаба җитәкчеләр журналистлар сорауларына җавап бирде.
Гомумән, республиканың БДБ илләре белән товар әйләнешендә Кыргызстан бишенче урынны били. Былтыр ике арада товар әйләнеше 30,7 миллион долларлык тәшкил иткән. Күпчелекне Башкортстаннан экспортланган продукция алып тора. Бездән, башлыча, нефть продукциясе, корыч чыбык, каустик һәм кальцийлаштырылган сода, гербицидлар, ашламалар, пластмасса эшләнмәләр һәм башка төр продукция экспортлана. Республика территориясендә Кыргызстан капиталы катнашлыгында биш предприятие эшли. Әлеге вакытта ике якның тышкы товар әйләнешләренең үсеше күзәтелә. 2017 елның дүрт аенда гына Кыргызстанга экспорт 20,5 миллион долларга җиткән.
Гуманитар өлкәдә дә хезмәттәш­лек киң колач алган. 2006 елдан бездә “Ала Тоо” кыргыз милли үзәге эшли. Кыргызстанның сәнгать коллективлары һәм башкаручылары Башкортстанда оештырылган “Бер­дәмлек”, “Урал моңы”, “Дуслык моңы”, “Урал чакыруы”, “Көмеш Акбузат” конкурсларында һәм фестиваль­ләрдә теләп катнашалар. Ике якның югары уку йортлары арасында утыздан артык килешү төзелгән. 2016-17 уку елында төбәк уку йортларында 60 кыргыз студенты белем алган.
Әйткәндәй, соңгы елларда Башкортстан белән Кыргызстан арасындагы бәйләнешләрдә җанланыш сизелә. 2014 елның сентябрендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кыргызстан Республикасында эш сәфәре белән булды. Шул ук елның декабрендә Уфага Кыргызстан Премьер-министры Джоомарт Оторбаев килде. 2015 елның мартында Рөстәм Хәмитов Кыргызстанда Башкортстан мәдәнияте һәм фәне көннәрендә катнашты. Шул ук елның июлендә Алмазбәк Атамбаев Уфада үтүче ШОС һәм БРИКС саммитларына килде. Сентябрьдә Рөстәм Хәмитов IV Русия-Кыргызстан төбәкара конференциясендә чыгыш ясады. Октябрьдә Уфада ШОС һәм БРИКС илләренең Беренче кече бизнес форумы кысасында Рөстәм Хәмитов Кыргызстан Хөкүмәтенең Җәләл-Абад өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Җомагөл Эгамбердиева белән очрашты.
* * *

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәи­се Константин Толкачев Кыргызстан Жогорку Кенеша депутатларының рәсми делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Ул кунакларга республиканың социаль-икътисади үсеше, хокукый система булдыру тәҗрибәсе һәм парламентара хезмәттәшлек турында сөйләде.
Жогорку Кенеша вице-спикеры Данияр Толонов җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде һәм парламент эшчәнлеге белән таныштырды. Ул билгеләвенчә, Кыргызстан Русия төбәкләре белән үзара бәйләнешне үстерүгә зур игътибар бүлә.
* * *

Рәйсә Атамбаева һәм Гөлшат Хәмитова Уфадагы “ПЭТ-Технолоджи” медицина үзәге эшчәнлеге белән танышты. Позитрон-эмиссия томография үзәге 2014 елда ачылды, бу вакыт эчендә ул 12 меңнән артык кешене хезмәтләндерде.
Кунаклар 0,1 миллиметрга кадәр гамма-нурланыш ярдәмендә яман шешкә тәэсир итә алырга сәләтле “кибер-пычак” урнаштырылган операция залын карады. Үзәк табиблары белдерүенчә, “кибер-пычак” 3D планлаштыру һәм аның сыйфатын бәяләү системалары белән Русиягә кертел­гән соңгы аппаратларның берсе.
Рәйсә Атамбаева һәм Гөлшат Хәмитова белән әңгәмәдә әлеге үзәк Русиядә яман шеш авыруларын диагностикалау һәм дәвалау буенча дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында булдырылган беренче медицина учреждениесе булуы билге­ләнде.
Арытаба алар “Мәрхәмәт” хәйрия фондының физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен үсеш үзәгендә булды, балалар, аларның ата-аналары һәм педагоглар белән аралашты. Биредә 250 бала тәрбияләнә. Фонд директоры Айгөл Гәрәева сүзләренә караганда, балалар үзәктә сентябрьдән майга кадәр шөгыль­ләнә. Яшь талантлар концерт номер­лары белән чыгыш ясап, үз сәләт­ләрен күрсәтте. Очрашу ахырында кунаклар балалар белән истәлеккә фотога төште.
* * *

Уфада Русиядә Кыргызстан мәдәнияте көннәре кысаларында Кыргызстанның сәнгать осталары концерты үтте.
Концерт программасын “Камбаркан” фольклор-этнография, “Ак марал” бию, кубызчылар ансамбльләре, Кыргызстанның халык артистлары, халыкара конкурслар лауреатлары чыгышлары бизәде. Башкортстаннан Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле һәм Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе солистлары катнашты.
Чараны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев карады. Алар, шулай ук, “Башкортостан” дәүләт концерт залы фойесында ачылган Кыргызстанның сынлы-сәнгать күргәзмәсе белән танышты.
* * *

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев Р. Г. Кузеев исемендәге Этнология тикшере­нүләре институтының Археология һәм этнография музеенда булды.
Алар Көньяк Урал археология­сенә, башкортлар һәм республикада яшәүче башка халыкларның сынлы сәнгатенә багышланган экспозиция­ләр белән танышты, сармат алтыны коллекциясен карады. Кыргызстан Президенты билгеләвенчә, музейдагы экспонатлар борынгы Алтай цивилизациясенә караучы башкорт һәм кыргыз мәдәнияте тугандашлыгын чагылдыра.
Алмазбәк Атамбаев музейга киездән эшләнгән, Кыргызстан табигатен сурәтләүче картина бүләк итте.
Рөстәм Хәмитов Кыргызстан Президентына истәлеккә “Манас” эпосы­ның башкорт телендәге беренче басмасын бүләк итте. Ул “Китап” нәшрия-тында дөнья күргән, Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәрләренең иҗади коллективы тарафыннан тәрҗемә ителгән. Алмазбәк Атамбаев Рөстәм Хәмитовка рәхмәт белдерде һәм якын киләчәктә “Урал батыр” эпосы кыргыз теленә тәрҗемә ителәчәген белдерде.
Читайте нас