-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 июнь 2017, 10:19

Уфада БРИКС илләренең халыкара форумы үтәчәк

21-22 сентябрьдә Уфада БРИКС илләренең “Җәмәгать инфраструктурасы үсешенә гражданнарны җәлеп итү” халыкара форумы үтәчәк

Мәртәбәле форумның максаты - Русия һәм чит ил тәҗрибәсе аша гражданнарны җәмгать инфраструктурасы үсеше проектларына җәлеп итү.

Чараны Бөтендөнья банкы, Русия Финанс министрлыгы, Гражданнар башлангычлары комитеты (Кудрин фонды), Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү институты, Башкортстан Хөкүмәте һәм Финанс министрлыгы оештыра.

Җыенда Русия төбәкләре һәм БРИКС илләре финанс органнары һәм урындагы үзидарә җитәкчеләре һәм белгечләре катнашачак.

Форумның сайты: http://brics-ufa2017.info.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас