-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 июль 2017, 16:04

Пленар утырыш үтте

6 июльдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның кырык дүртенче пленар утырышы үтте, анда илледән артык мәсьәлә каралды. Шуларның 22се республика закон проектларын тикшерү белән бәйле.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясап, республика паламенты эшчәнлегенә югары бәя бирде, 2018 елда үтәчәк Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауны исәпкә алып, яңа бурычлар билгеләде.
Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатованың былтыр республикада балаларның хокукын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау турында чыгышы тыңланды. Балалар омбудсмены Русиядә, шул исәптән, Башкортстанда балаларның һәм гаиләнең хокукын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау буенча анык, тотрыклы сәясәт саклануын билгеләп үтте.
Пленар утырышта парламентарийлар игътибарына Башкортстан Сәламәтлек саклау министрылыгының 2016 елда һәм агымдагы елның беренче яртысындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ведомство җитәкчесе Әнвәр Бакировның отчеты тәкъдим ителде.
Утырышта шулай ук депутатлар тарафыннан Башкортстан Контроль-исәп палатасы рәисе урынбасары һәм аудиторы вазифаларына тәгаенләү турында кара кабул ителде. Аерым суд участокларының мировой судьялары тәгаенләү өчен 15 кандидатура тикшерелде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас