Форумны Уфада оештыру турында Игорь Бариновның былтыр Иранга эш сәфәре барышында килешенде. Аның билгеләвенчә, төбәкара хезмәттәшлеккә багышланган форум ике ил халкына бер-берсенең мәдәниятен, милли йолаларын тирәнрәк белергә ярдәм итәргә тиеш.
Форум күргәзмәсендә урын алган кулдан сугылган зиннәтле келәмнәр, сувенирлар катнашучыларның игътибарын җәлеп итте. Келәмнәрдәге бизәкләр белән халкыбыз орнаментларында уртаклык сизелә. Затлы, искиткеч матур кул эшләре кыйммәтлеге белән аерыла. Шуңа карамастан, бу әйберләргә дөньяда ихтыяҗ зур икән. Иран чит илләргә келәмнәрне күпләп озата. Бу ил мәдәнияте, халкы белән охшашлыклар, шул ук вакытта тәҗрибә алышу мөмкинлекләре бихисап.
Яшьләр сәясәте һәм туризм өлкәсендәге хезмәттәшлек форумның төп темасы булды. Секция кысаларында узган фикер алышуларда Иранда да, Башкортстанда да бу юнәлеш буенча алып барылган сәясәт охшаш дип билгеләнде. Шуны да билгеләргә кирәк, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУда Иранның 2010 елда ачылган мәдәни үзәге уңышлы эшли. Иран университетның чит ил партнеры булып исәпләнә. БДУда да Иран белән шәркыят, фарсы телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә күп көч салына. Уку йорты студентлары Көнчыгыш йолалары һәм мәдәнияте белән якыннан танышу максатында бу илгә бара.
Пленар утырышта милли традицияләрне саклау һәм үстерү, милли һәм дини нигездә экстремизм күренешләрен искәртү, Русия-Иран яшьләр мөнәсәбәтләре мөмкинлекләре, ике илнең туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре темасы үзәктә булды. Башкортстанда туристлар агымы артуы күзәтелә. Ләкин иранлылар кунаклар арасында аз.
– Без Иранны бик яхшы белеп бетермибез әле. Шуңа ешрак очрашырга, үзара аралашырга, бизнес корырга һәм башка юнәлешләрдә эшләргә кирәк, – диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Русия-Иран социаль-мәдәни форумы ике илне якынайтучы чара булып тора. Форум кысаларында милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләрне көйләү секцияләре эшләде. “Росмолодежь” үткәргән секциядә Русия-Иран яшьләр хезмәттәшлеге перспективалары турында сүз барса, “Ростуризм” оештырган секциядә туризм өлкәсендә ике илнең хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре Мазендеран провинциясе делегациясе белән эшлекле сөйләшүләр алып барды.
Соңгы елларда Башкортстан белән Иран арасындагы элемтәләр көчәя бара, ике ил делегацияләр белән алыша, уртак мәдәни, мәгариф проектлары уңышлы эшләп килә. Чираттагы очрашуларга да вакыт күп калмый. 2020 елда Уфада үтәчәк Бөтендөнья Фольклориадасында Иран Ислам Республикасы коллективлары бәйрәмнең чагу бизәге булыр дип ышанасы килә.
Чит ил кунаклары, форумда катнашучылар Кырмыскалы районы Таусеңер авылында “Чыңла, чалгы!” республика печән чабу фольклор бәйрәмен карады. Арытаба делегация республика Милли музеенда булды.