+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 июль 2017, 02:00

Владимир Путин һәм Дональд Трамп очрашты

7-8 июльдә Германиянең Гамбург шәһәрендә G20 лидерлары саммиты узды. Чара кысаларында Русия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трамп очрашып, ике сәгатьтән артык сөйләште.

Президентлар Сүрия һәм Украинадагы хәл, террорчылык һәм киберҗинаятьчелек мәсьәләләре, Төньяк Кореяның атом-төш программасы турында фикер алышты.
Сөйләшүләрдә катнашучы Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүриянең көньяк-көнчыгышында 9 июльдән тынычлык урнаштыру турында килешенде, дип белдерде.
Бу — Дональд Трампның Президент булып сайланганнан соң Владимир Путин белән беренче очрашуы.
Саммит кысаларында Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Франция Президенты Эммануэль Макрон, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Корея Республикасы Президенты Мун Чжэ Ин, Европа комиссиясе рәисе Жан-Клод Юнкер белән очрашты.
Читайте нас