-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 сентябрь 2017, 12:02

БРИКС банкы Уфадагы төзелешне финанслый

Русия Президенты Владимир Путин, Сямэнь шәһәрендә БРИКС саммиты эшенә йомгак ясап, БРИКС Яңа үсеш банкының төп бурычларын әйтеп үтте.

- БРИКС илләренең милли валюталарында кредитлауга тизрәк күчәргә кирәк, - диде ул.

БРИКС банкы тарафыннан зур инвестиция проектлары әзерләнгән, шуларның өчесе – Русиянеке. Алар – суд системасын камилләштерү, Идел бассейны шәһәрләренең су хуҗалыгы объектларын яңарту һәм Уфада юл төзү (шәһәр аша М7 һәм М5 трассаларын берләштергән Көнчыгыш чыгу юлы).

Владимир Путин ике ел элек Уфаның БРИКС саммитын кабул итүен искә төшерде.
Читайте нас