Сәясәт
8 сентябрь 2017, 21:00

Тугыздан – җидегә!

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев агымдагы елның август нәтиҗәләре буенча Русия субъектларының законнар чыгару органнары җитәкчеләре медиарейтингында, ике позициягә күтәрелеп, җиденче урын яулады.

Константин Толкачев, Чечен Республикасы, Санкт-Петербург, Татарстан, Иркутск өлкәсе, Мәскәү һәм Кырым парламентлары җитәкчеләреннән генә калыша, ә Идел буе федераль округында икенче урынны били.
Рейтинг “Медиалогия” системасы киңкүләм мәгълүмат чаралары базасына нигезләнеп төзелгән. Ул 42 меңгә якын чыганакны, шул исәптән, телевидение, радио, гәзит-журналлар, мәгълүмат агентлыгы, Интернетны үз эченә ала.
Читайте нас