Пленар утырышта парламентарийлар игътибарына Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарә җитәкчесенең 2016 елда һәм 2017 елның беренче яртысында ведомство эшчәнлеге турында доклады тәкъдим ителәчәк. Идарә җитәкчесе депутатлар алдында беренче тапкыр чыгыш ясаячак.
Пленар утырышның көн тәртибенә 16 закон проектын тикшерү мәсьәләсе кертелде, 11 закон проектын беренче укуда кабул итү планлаштырыла.
Депутатлар “Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай турында” Башкортстан Республикасы Законының 7нче статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укуда тикшерәчәк.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, депутатлар алдында 2018 елга һәм 2019-20 елларның план чорына Башкортстан бюджеты проекты өстендә җитди эш тора.
Моннан тыш, парламентарийлар утырышта 9 федераль закон проекты һәм 2 парламент карары турындагы мәсьәләләрне тикшерәчәк.