Очрашуда территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илһам Шәйнуров булачак сайлаучыларга бу кампаниянең үсешен чагылдырган тарихы турында сөйләде, Үзәк, территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең эш структурасы белән таныштырды. Ул, сайлауларда катнашу - һәр кешенең гражданлык бурычы, социаль җаваплылыгы, намус һәм белем дәрәҗәсенең чагылышы булуын билгеләде.
Чараның икенче өлеше “Сайлаулар яшьләр күзлегеннән” дигән видеороликлар район конкурсына йомгак ясауга багышланды. Җыелучылар видеороликларны карады, конкурсның жюри әгъзалары аларга анализ ясады, көчле һәм эшләнеп бетмәгән якларын, тематикага туры килүен, мәгълүматлылыгын ачыклады.
Иванай урта мәктәбеннән X сыйныф укучыларының коллектив эше иң яхшысы дип танылды. Өч минутлык роликта алар рәсем конкурсыннан заставкалар белән интервью, коллектив мөрәҗәгать форматын берләштерә алган, сюжет та уңышлы килеп чыккан. Икенче урынны Өчбүлә урта мәктәбенең XI сыйныф укучылары (Анжелика Миңнеханова, Рената Гиязова, Алсу Фәйзерахманова) һәм дүртенче урта мәктәпнең VIII сый- ныф укучылары (Нияз Мансуров, Глеб Пичугин, Алмаз Даутов) бүлеште. Өченче урында шәһәрнең 1нче урта мәктәбеннән IX сыйныф укучылары. Икенче лицейның VII сыйныф укучысы Ләйсән Гыйләҗеваның эше актив катнашкан өчен диплом белән билгеләнде.