+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Сәясәт
12 Марта 2018, 07:50

Стәрлетамакта Яшь сайлаучы көне узды

Стәрлетамак физкультура колледжында Яшь сайлаучы көнне үтте.

Чарада Стәрлетамак шәһәр округы Советы депутаты Әлфия Әсфәндиярова, 664нче участок сайлау комиссиясе рәисе Таһир Кодакаев катнаштылар.
Алар яшьләргә сайлауларда һәм иҗтимагый тормышта актив катнашуның мөһимлеге, тавыш бирү өчен нинди документлар кирәклеге турында сөйләде.
Яшь сайлаучы клубы, Стәрлетамак шәһәренең Яшьләр советы әгъзасы Сергей Хисмәтуллин Русиядә Яшь сайлаучы көннәрен үткәрү тарихы турында сөйләде, клуб үткәрәчәк чаралар белән таныштырды.
Читайте нас