+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 июнь 2021, 09:48

Медицина, мәгариф, төзелеш — һәркайсы игътибар таләп итә

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең XX съезды үтте.

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең XX съезды үтте.

19 июньдә “Бердәм Русия” партиясенең XX съезды үтте. Съезд эшендә катнашкан Башкортстан делегациясен республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәк­ләде. Делегация составына Чишмә, Кыйгы, Яңавыл районнарыннан, Уфа, Сибай һәм Нефтекама шәһәрләрен­нән вәкилләр керде. Шулай ук медицина, масс-медиа, кече эшкуарлык, законнар чыгару өлкәсе хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.

Съездда хәвефсезлек чараларын үтәү максатында яшерен тавыш бирү аерым бинада узды. Социаль дистанция таләпләре катгый сакланды. Барлык катнашучылардан коронавирус булмау турында белешмә таләп ителде.
Алдан тавыш бирүдә катнашучылар саны буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе – Башкортстанда.
“Алдан тавыш бирү, чыннан да, иң лаеклы кандидатларны сайлап алу мөмкинлеге бирүче процедура булуын янә бер исбатлады. 100, 200, 300 мең тавыш белән эшләгәндә, иң-иңнәрне сайлап алу мөм­кинлеге бар. Бик лаеклы кандидатлар съездда расланачак, — диде Радий Хәбиров.
Съездда Русия Президенты Владимир Путин кат­нашты һәм чыгыш ясады. Ул анда Русиядә мәктәп­ләрне капиталь ремонтлау буенча биш елга исәпләнгән про­грамманы эшләтеп җибә­рү кирәклеген билгеләде, “Бердәм Русия” партиясе аны контрольдә тотачагын белдерде. “Хөкүмәттән тө­бәкләр белән берлектә “Бердәм Русия” катнашлыгында алдагы биш елга исәпләнгән мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча махсус программа әзерләү­не сорыйм, авыл мәктәп­ләренә аерым игътибар юнәлтергә кирәк. Ә партия­нең төбәк бүлекчәләреннән бу программаны тормышка ашыруны контрольдә тотуны сорыйм”, — диде Владимир Путин. Президент билгеләп үтүенчә, мәктәпләрнең 72 проценты агымдагы ремонт­ка мохтаҗ булса, 10 процентына капиталь ремонт кирәк.
Моннан тыш, урта һөнә­ри белем бирү өлкәсен үстерү күз уңында тотыла. Президент 2024 елга кадәр 30 миллиард сумга кадәр өстәмә ресурслар табу бурычын куйды. “Бу акчалар матди базаны яңартуга да, укытучыларны, производство осталарын әзерләүгә дә тотынылачак. Бу бик мөһим бурыч, чөнки эшче һөнәрләр буенча квалификацияле белгечләр — заманча сә­нәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, гомумән, икъти­садның барлык тармаклары­ның терәге. Нәкъ менә шундый белгечләр җитми бездә”, — диде Владимир Путин.
Федераль бюджеттан төбәкләр җәмәгать транспорты системасын үстерүгә 50 миллиард сум алачак. Владимир Путин, шулай ук, төбәкләргә юлларны ремонтлауга 30 миллиард сум бүлеп бирергә һәм моны якын көннәрдә эшләргә боерды.
“Бу акчаларны якын көннәрдә юлларга кирәк, урыннарда хезмәт­тәшләр аларны җәйге һәм көзге ай­ларда, ягъни сыйфатлы юл эш­лә­рен уздыру өчен оптималь чорда куллана алсын”, — диде Президент. Ул шулай ук төбәкләр өчен инфраструктура кредитлары программасын 2026 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы 2022 елдан инженерлык системаларын модернизацияләү буенча төбәк проектларына ярдәм итәргә дә тәкъдим итте. Беренче этапта моның өчен 150 миллиард сум бүленәчәк.
Президент Владимир Путин Хөкүмәтне 2021 елда медицина реабилитациясе системасын үстерү буенча махсус программаны эшлә­теп җибәрергә һәм аңа кимендә 100 миллиард сум бүлеп бирергә чакырды.
“Бердәм Русия” позициясе белән килешәм һәм Хөкүмәт белән бер­лектә быелдан медицина реабилитациясе системасын үстерү буенча 2026 елга кадәр исәпләнгән махсус программаны эшләтеп җибәрүегезне сорыйм, бу максатларга кимендә 100 миллиард сум бүлеп бирергә кирәк булачак”, — диде ул.
Владимир Путин ассызыклавынча, 60 миллиард сумны, ягъни акчаларның төп күләмен 2026 елга кадәр җәлеп итәргә кирәк. Бу чорда төп эшләр башкарылачак. Владимир Путин белдерүенчә, Министрлар Кабинеты, Сәламәтлек саклау министрлыгы, төбәкләр һәм “Бер­дәм Русия” партиясе беренчел сә­ламәтлек саклау өлкәсен модерни­зацияләү төбәк программасын гамәлгә ашыру буенча “штаб режимында” эшләргә тиеш.
“Агымдагы елда беренчел сә­ламәтлек саклау өлкәсен модер­низа­цияләүнең төбәк программасы эшли башлады. Гомумән алганда, бу максатларга, элек әйтелгәнчә, 550 миллиард сум бүлеп бирәчәк­без. Монда кешеләрне борчыган, тиз арада чишелеш таләп итүче проблемалар күп. Шуңа күрә Хөкү­мәткә, Сәламәтлек саклау министрлыгына, Федерация субъект­лары башлыкларына хәзер аерым штаб режимында эшләргә кирәк. Мин “Бердәм Русия”нең дә кушылуын сорыйм. Бигрәк тә бу программалар тәгаен гамәлгә ашырыла торган урыннарда, муниципалитетларда аларның эше мө­һим”, — диде Владимир Путин.
Шулай ук съездда Русия Президенты Владимир Путин ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне фатирларын сатканда керемгә салымнан азат итәргә тәкъдим итте. Гаилә торак сатып алгач, анда тагын бала туган очраклар да сирәк түгел. Бу очракта фатирны тагын зурайтырга кирәк була.
“Бүген биш елга кадәр милектә булган торакны сатканда керем салымы түләнә. Кайвакыт бу сумма конкрет гаилә өчен әһәмиятле булып тора, чөнки гаилә тизрәк яңа торак сатып алалсын өчен нәкъ шул сумма җитми. Сатудан ­кер­гән акча ел эчендә яңа торак сатып алуга юнәлтелсә, ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләнең торагын сатудан керемгә салым түләүдән азат итәргә тәкъдим итәм. Шулай итеп, без кешеләргә торак шартларын яхшырту өчен күбрәк мөм­кинлекләр бирә алачакбыз”, — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Күп төбәкләрдә торак-коммуналь хуҗалыкта да проблемалар байтак җыелган — челтәрләр искергән, ә урыны белән гадәти чистарту корылмалары, канализация юк, диде Владимир Путин.
“Төбәкләр бу мәсьәләләр белән даими шөгыльләнә. Әмма аларның үз акчалары, кагыйдә буларак, хәл­не тамырдан үзгәртү өчен җитми. Шул ук вакытта кешеләргә теге яки бу проблеманы хәл итү өчен хаки­миятнең кайсы дәрәҗә­сендә җавап бирүләре мөһим түгел. Кешеләргә уңайлы яшәү шартлары кирәк. Шуңа бәйле рә­вештә, киләсе елдан башлап, тормыш тәэминаты системаларын модернизацияләү һәм төзү буенча төбәк проектларын федераль ресурслар хисабына хуп­ларга тәкъ­дим итәм. Һәм беренче адым буларак, бу максатларга тагын 150 миллиард сум бүлеп би­рергә кирәк булачак. Шул ук вакытта заманча чистарту корылмалары төзелешенә аерым игътибар бирергә кирәк”, — диде Владимир Путин.
“Бердәм Русия” партиясе съездында Русия Президенты Владимир Путин, аның карашынча, Дәүләт думасына сайлауларда партиянең федераль исемлеген җитәкләргә тиешле кандидатларны атады. Алар — оборона министры Сергей Шойгу, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Коммунаркадагы дәваханәнең баш табибы Денис Проценко, ОНФ рәис­­тә­ше Елена Шмелева, шулай ук Бала хокуклары буенча вәкаләт­ле вәкил Анна Кузнецова.

Гөлия Гәрәева.
Читайте нас: