+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 июль 2021, 16:55

«Әгәр кирәк булса, законга үзгәрешләр кертергә әзермен»

Республика умартачылары борчыла: төбәктә бал кортлары күпләп һәлак була. Базарда катнашучылар фикеренчә, төп сәбәп - авыл хуҗалыгы кырларын ашламалар белән эшкәртү.

Республика умартачылары борчыла: төбәктә бал кортлары күпләп һәлак була. Базарда катнашучылар фикеренчә, төп сәбәп - авыл хуҗалыгы кырларын ашламалар белән эшкәртү.
Бүген "Коммерсанть" бу темага сөйләшү үткәрде. Чарада "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан референт үзәге, Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, умартачылар, журналистлар катнашты.
Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров хәбәр иткәнчә, узган елда үз көченә кергән умартачылык турындагы федераль закон нигезендә аграрийлар умартачыларга умарталарын басу эшкәртү урыннарыннан ераграк күчерергә өлгерсен өчен кырларны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән корткычлардан эшкәртү көне турында алдан хәбәр итәргә тиеш. Моны мәгълүмат чаралары аша эшкәртүгә өч көннән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк булачак. Шулай ук корт күчләре хуҗаларына умарталарны изоляцияләргә кирәк булган вакытны да күрсәтергә кирәк.
Зариф Байгускаров билгеләп үткәнчә, ул умартачыларның хокукларын яклау турындагы законнарга өстәмә үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыгарга әзер.
"Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында әлеге законнар умартачыларны тулысынча якларга мөмкинлек бирми икән, мин яңа закон проектын кертергә әзер. Безнең төбәктә умартачылыкның күп гасырлык традицияләре бар, бу - авыл хуҗалыгының төп тармакларының берсе, ә башкорт балы - республиканың төп брендларының берсе”, - диде ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 1995 елда үзенең территориясендә умартачылык турындагы законны кабул иткән Башкортстан - Русиянең беренче төбәге, һәм бу беренче чакырылыш Дәүләт җыелышы кабул иткән беренче законнарның берсе иде. Акрынлап шундый ук законнарны башка төбәкләр дә кабул итте, аларда умартачылыкны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген тиешле законнар Русиянең 41 төбәгендә бар.
Фото: “Бердәм Русия”
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: