+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июль 2021, 16:26

Сайлауларда уяулыкны онытмыйк!

Җәмәгать эшлеклеләре, партия һәм кызыксынган оешмалар вәкилләре пандемия шартларында сайлау кампаниясен әзерләү һәм уздыру темасына "түгәрәк өстәл" уздырдылар.

resbash.ru
Фото:resbash.ru

Сәяси вакыйга алдыннан кайбер партияләр һәм иҗтимагый оешмалар республиканың Иҗтимагый палатасы белән алда торган сайлауларда хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде, шулай ук үз күзәтүчеләрен палата аша тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итте 2021 елда сайлауларны күзәтү буенча республика иҗтимагый штабы җитәкчесе Ольга Панчихина.

Хәзерге вакытта 7 меңгә якын иҗтимагый күзәтүче әзерләнгән һәм өйрәтелгән. Өстәвенә, теләүчеләрдән гаризалар сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Шулай ук Иҗтимагый палата белән үзен-үзе тәкъдим итүчеләр һәм әле моны эшләмәгән партияләр хезмәттәшлек турында килешүләр төзергә мөмкин. "Әле вакыт бар, без барысы өчен дә ачык", - дип билгеләде спикер.

"Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүнең төп темасы "Роспотребнадзор"ның коронавирус таралу хәвефен булдырмауга бәйле киңәшләре булды. Аларны сайлау кампаниясе дәвамында һәм өч көнлек тавыш бирү вакытында - 17, 18 һәм 19 сентябрьдә башкарырга кирәк булачак.Аерым алганда, контактсыз градусникларның төзеклеген күзәтергә, барлык өслекләрне даими дезинфекцияләргә, дистанцияне сакларга, документлар белән битлекләрдә һәм перчаткаларда гына эшләргә, сайлау алды чаралары үткәрелә торган биналарда азык-төлек һәм эчемлекләр кулланырга ярамый (шешәдәге судан тыш). Шундый ук таләпләрне сайлау көннәрендә дә үтәргә туры киләчәк.Моннан тыш, сайлауларны оештыручыларга һәм күзәтүчеләргә, әгәр моның өчен медицина ягыннан каршылыклар булмаса, инфекциягә каршы профилактик прививкалар ясарга тәкъдим ителде.

Бу көннәрдә сайлаучылар турында да кайгыртачаклар. Тавыш бирү участогына килгән һәр кеше шәхси комплект алачак - битлек, перчатка һәм ручка. Боларның барысы да целлофан пакетка җентекләп төрелгән булырга тиеш, аны соңыннан ташларга кирәк. Сайлаучыга үз паспортын участок сайлау комиссиясе әгъзаларына үзең ачып күрсәтергә кирәк. Тавыш бирү вакытында да комплектны бары тик үз кулың белән ачарга мөмкин.

Өйдә тавыш биргәндә УИК әгъзалары, битлекләрдән, перчаткалардан, антисептик чаралар һәм саклау экраннарыннан тыш, бер тапкыр кулланыла торган халатлар кулланырга, шулай ук үзе белән сайлаучылар өчен өстәмә җыелмалар булдырырга тиеш. Кеше сәламәтлек торышы буенча үзе тавыш бирә алмаган һәм башкалар ярдәменнән файдаланырга теләгән очракта кулланылачак ул. Шул ук вакытта УИК әгъзалары фатирларга һәм йортларга керергә тиеш түгел - бюллетеньне аларга тапшырачаклар.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, шулай ук тавыш биргәндә хокук саклау хезмәткәрләрен һәм күзәтүчеләрне урнаштыру урыннарын участок комиссиясе билгеләргә тиеш. Шул ук вакытта фото һәм видеога төшерү, физик дистанцияне үтәүне исәпкә алып, УИК рәисе билгеләгән урыннан - бинадагы кешеләрдән ким дигәндә 1,5 метр ераклыкта булырга мөмкин.

Кулланучы көн дәвамында файдалана торган гаджетларны даими рәвештә дезинфекция чаралары белән сөртергә кирәк - шуңа күрә журналистларга һәм фотокорларга тиешле салфеткалар тупларга тәкъдим ителде.

Күзәтүчеләр һәм журналистлар сайлау комиссиясенә яки инстанцияне раслаучы документлар белән тавыш бирү бинасына килергә тиеш. Шулай ук шәхесне раслаучы документлар һәм эш өчен кирәкле язу әсбаплары булдырырга, термометрия узарга, кулларны антисептик белән эшкәртергә һәм санэпидхәвефсезлекнең башка таләпләрен үтәргә кирәк.

"Бу таләпләр күптән түгел республиканың "Роспотребнадзор" җитәкчесе һәм Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тарафыннан расланды. Алар рекомендация характерында булса да, сайлау процессының теләсә кайсы катнашучысы аларны күз уңында тотарга тиеш дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов.

Билгеләнгән күзәтүчеләр исемлекләренең территориаль сайлау комиссияләренә тавыш бирү башланганчы өч көннән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиешлеге искәртелде.

"Әлеге кагыйдәләр, участок сайлау комиссияләренең эшен тәртипкә салу өчен федераль законнарда һәм Башкортстанның Сайлаулар турындагы кодексында билгеләнгән. Алар тавыш бирү көннәрендә кем киләчәген белергә тиеш. Югыйсә, 2018 елдагы кебек, бәхәсләр туарга мөмкин. Ул вакытта УИКка бер кандидаттан берьюлы берничә кеше килде. Ә тавыш бирү бинасында конкрет кандидаттан яки партиядән бары тик бер генә күзәтүче булу сәбәпле, алар үзара җәнҗал оештырдылар, аларның кайсысы чын күзәтүче булуын ачыкладылар", - дип билгеләде спикер.

Үз чиратында, БАГСУ ректоры Данияр Абдрахманов хәбәр иткәнчә, бүген сигезенче чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутатларын сайлауга масштаблы һөҗүм җәелдерелгән. "Аерым алганда, ОБСЕ миссиясе Русиядә сайлау көндәшлеге кими дип белдерде. Аларның дәлилләре - 2012-13 еллар белән чагыштырганда, сәяси партияләрнең саны кимеде. Чынлыкта исә партия-бушлыклар яшәүдән туктады ", - дип аңлатты хәлне ректор.

Аның сүзләренчә, бүген берничә гомумрусия тенденциясе күзәтелә - гамәлдәге депутатлар тәкъдим ителә, кандидатлар исемлекләре җитди рәвештә яшәрде, һәм алар арасында хатын-кызлар артты. Моннан тыш, партия эчендәге исемлекләр төрлерәк була бара.

"Бу тенденцияләр сайлау процессында көрәшнең кискенләшүен аңлата. Резюме шундый - тулаем ил буенча да, безнең республикада да көндәшлек мохите бар", - дип билгеләп үтте Данияр Абдрахманов.Без хокук яклаучы һәм җәмәгать эшлеклесе Валерий Аббасовка аның фикерен сорап мөрәҗәгать иттек, ул җәмәгатьчелек, сәяси партияләр һәм Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре очрашуларының мөһимлеген билгеләде.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларның, кем әйтмешли, сәгатьләрен чагыштырулары бик мөһим. Алар сайлау кампаниясенең ничек узуы турында фикер алышты, сайлау процессын оештыруда мөһим моментларны ачыклады.

Әлбәттә, "Роспотребнадзор" тәкъдимнәре, җитди чикләүләр уңайсызлыклар китерә, әмма эпидемиологик хәлнең җитдилеге үз кагыйдәләрен кертә.

Моннан тыш, Административ хокук бозулар турындагы кодексның таләпләре, шул исәптән гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итүгә бәйле (бу очракта сайлау процессы кысаларында) үз артыннан билгеле бер җаваплылыкка китерә, шулай булгач, аларны үтәү мәҗбүри", - дип ассызыклады эксперт.

Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча советның барлык әгъзаларына Башкортстан Иҗтимагый палатасыннан күзәтүче статусын алырга тәкъдим итте. Бу хокук яклаучыларга барлык сайлау участокларына керү мөмкинлеген һәм тавыш бирү барышын шәхсән бәяләү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.

Тулырак: resbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: