Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров газлаштыру буенча төбәк штабының беренче утырышын үткәрде. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, «Газпром межрегионгаз Уфа» һәм «Газпром трансгаз Уфа» компанияләре җитәкчеләре, районнар башлыклары катнашты.
Алар 2025 елга кадәр төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру программасын гамәлгә ашыру турында фикер алышты, шулай ук Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәләрен гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирделәр.
«Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте генеральный директоры Альберт Локманов хәбәр иткәнчә, 2021 елның июль ахырына Башкортстанда газлаштыру дәрәҗәсе 83,5 процентка җиткән һәм 2 930 торак пунктны үз эченә ала, аларда 1,4 миллион йорт биләмәләре (йортлар һәм фатирлар) урнашкан.
- 2025 елга кадәр кабул ителгән «Газпром» җәмгыяте газлаштыру программасы 164 торак пунктка 71 авылара газүткәргеч төзүне үз эченә ала. Аларда тагын 953 километр эчке челтәр төзеләчәк. Моннан тыш, 12 газ бүлү станциясен реконструкцияләүне планлаштырабыз, - дип билгеләде Альберт Локманов.
- Шул ук вакытта, алдан бәяләүләр буенча, төбәктә 2 471 торак пунктта урнашкан 186 мең йорт биләмәсендә өстәмә газлаштыру булырга тиеш. Торак урыннарын газлаштыруга сертификатлар рәвешендә ярдәм итү программасы республика халкы өчен җитди ярдәм булды. 2021 елның 30 июленә Башкортстанда 4 542 сертификат бирелде.
Исегезгә төшерәбез, документны Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары - 100 мең сум күләмендә алырга мөмкин. 100 мең сум күләмендә ярдәм шулай ук аз керемле инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм күпбалалы гаиләләр (аз керемле булмаган бу категорияләр - 60 мең сум) файдалана ала.
Республика Башлыгы Хөкүмәткә "Газпром" корпоратив ассоциациясе предприятиеләре җитәкчеләре тарафыннан утырышта яңгыраган мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр кертүне йөкләде. Билгеләнгән темаларның кайберләрен Башкортстанның һәм «Газпром» җәмгыятенең уртак эш төркеменең якындагы утырышлары көн тәртибенә кертәләр. Билгеләп үтик, мондый утырышларны квартал саен үткәрәчәкләр.
- Газлаштыру - ул масштаблары һәм гамәлгә ашыру бәясе буенча бик зур проект. Аны “Газпром” структураларының республика хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән тыгыз хезмәттәшлектә генә эшләп була, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.