+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 август 2021, 12:00

ГКЧПга - 30 ел!

Куллары калтыранган Янаевны, бронетранспортердагы Ельцинны онытмадыгызмы?

ГКЧПга - 30 ел!
ГКЧПга - 30 ел!

30 ел элек, 1991 елның 19 августында, СССРда дәүләт фетнәсе оештырырга омтылыш булды: Мәскәүдә Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты (ГКЧП) оештырылды, ул СССР Президенты Михаил Горбачевны властьтан читләштереп, илдә гадәттән тыш хәл кертергә ниятләде. Бу СССРны таркатуга юл куймас өчен эшләнде. ГКЧП башлыгы СССРның вице-президенты Геннадий Янаев иде.

Ул көнне гаскәрләр һәм хәрби техника Мәскәү үзәгенә алып баручы магистральләрдә урнашкан нокталарны һәм Кремль янындагы районны чолгап алды. Берничә дистә танк Краснопресненск яр буенда урнашкан Ак йортка якынлашты. Мәскәүгә ул чакта барлыгы 4 меңгә якын хәрби, 362 танк, 427 бронетранспортер һәм БМП кертелгән булган.

Җавап итеп, Мәскәү, Ленинград һәм илнең башка шәһәрләрендә киңкүләм демонстрацияләр һәм протест митинглары булды. Путчистларга каршы көчләрне РСФСР Президенты Борис Ельцин җитәкләде. Ул ГКЧП оештыруны дәүләт перевороты буларак квалификацияләгән указларга кул куйды.

Танкта басып, Ельцин «Русия гражданнарына мөрәҗәгать»ен укыды, анда ГКЧП гамәлләрен «реакцион, Конституциягә каршы үзгәреш» дип атады һәм ил гражданнарын «путчистларга лаеклы җавап бирергә һәм илне нормаль конституцион үсешкә кайтаруны таләп итәргә» чакырды.

Өч көн дәвамында ГКЧПны җәмгыятьнең хупламавы ачыкланды, ә бу оешма әгъзаларының барысы да РСФСР Җинаять кодексының 64нче мәддәсе буенча (Ватанга хыянәт итү) кулга алынды.

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: