Чарада Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзалары, кандидатлар - Дәүләт думасына сайлауларда катнашучылар, БАГСУ җитәкчелеге һәм укытучылар составы, политологлар һәм экспертлар катнашты.
Чараның модераторы - БАГСУның политология, социология һәм фәлсәфә кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты, Сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб әгъзасы Сергей Николаевич Лаврентьев.
“Түгәрәк өстәл”дә партияләр рейтинглары һәм сайлауларга ике атна кала фаразлар; Дәүләт думасына сайлауларда төбәк проблемалары; Русия төбәкләренең үзенчәлекләре һәм аларның сайлау процессында чагылышы; Партияләрнең сәяси программаларында социаль-икътисади проблемалар: гомуми һәм үзенчәлекле; Русиянең күпмилләтле һәм күп динле булуы һәм аларның властьта чагылышы; Русия төбәге үсеш ноктасы буларак: сәяси партияләрнең карашы; Русия парламенты һәм сәяси партияләр дигән темалар буенча фикер алышынды.
Фикер алышуда "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров, “Бердәм Русия”дән Павел Качкаев, КПРФтан Юнир Котлыгуҗин һәм Сергей Шаргунов, “Социаль гаделлек өчен Русия пенсионерлары партиясе”ннән Булат Ильясов, ЛДПРдан Вячеслав Рябов, республика Башлыгы каршындагы кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, гражданлык җәмгыятенең кеше хокуклары буенча Мәскәү бюросы директоры урынбасары Валех Аббасов, Уфа дәүләт нефть техник университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Константин Кузьминых, Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе, Русия иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Панчихина, БАГСУ ректоры Данияр Абдрахманов катнаштылар.
Партия вәкилләре үзләренең сайлау программалары белән таныштырды.
- Бик күп нәрсә соңгы ике атнадан, тавыш бирүгә килүдән, электораль-актив кешеләр позициясеннән торачак. Партия һәм кандидатлар калган ике атнада агитацияне билгеләнмәгән сайлаучыларга юнәлтергә, әмма үзләренең ышанычлы сайлаучыларын онытмаска тиеш. Конституция күпчелеген "Бердәм Русия" сәяси партиясе алырга мөмкин. Парламент партияләре үз позицияләрен саклый. Әмма, әлбәттә, парламентта тәкъдим ителмәгән яңа партияләр дә булырга мөмкин, - Валех Аббасов.
- Барлык партияләр дә бертигез хәлдә. Шул ук вакытта программа язу бер эш, икенче эш - аны тормышка ашыру, җәмгыятькә нәтиҗә күрсәтү. Кешеләрнең нәтиҗәлелеккә ихтыяҗы зур, ил халкы үзендә бу соңгы нәтиҗәне тоярга тели. Шуңа күрә рейтинглар кешеләр кайгырту һәм ярдәм сизгән партияләрдә һичшиксез арта. Рейтинг һәрвакытта да җәмгыятькә күбрәк бирә торган партияләрдә югарырак булачак, өстәвенә сүзләрдә, лозунгларда гына түгел, ә хәрәкәттә, халыкка файдалы анык эшләр башкаручыларда, - диде Ольга Панчихина.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин