+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 сентябрь 2021, 10:05

Радий Хәбиров “туры элемтә”дә нәрсәләр турында сөйләде?

Башкортстан Башлыгы республика халкының һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.8 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел саен уза торган “туры элемтә” үткәрде. Дүрт сәгать дәвамында төбәк җитәкчесе республика халкының һәм журналистларның 58 соравына җавап бирде.Трансляция БСТ, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV телеканалларының туры эфирында, шулай ук республика Башлыгының “ВКонтакте”, “Facebook”, “Одноклассники” һәм “Instagram” социаль челтәрләрендә барды.Радий Хәбиров “туры элемтә” барышында яңгыраткан иң мөһим белдерүләрне һәм җавапларны гәзит укучылар игътибарына да тәкъдим итәбез.

Радий Хәбиров “туры элемтә”дә нәрсәләр турында сөйләде?
Радий Хәбиров “туры элемтә”дә нәрсәләр турында сөйләде?
Социаль челтәрләр

Мин бу турыда әйттем инде, позиция үзгәрмәде. Социаль челтәрләр - эшнең билгеле бер өлеше. Мин аларда ләззәт тә, зур шатлык та тапмыйм. Әмма нәтиҗәлелекне төгәл табам. Нәкъ менә шуңа күрә мин анда эшлим һәм челтәрләргә мәгълүмат чыганагы буларак җитди игътибар бирәм.
Республика белән идарә итү үзәге
Республика белән идарә итү үзәге барлык кирәкле экспертизалар, бәяләмәләрне үтте. Объект, чыннан да, тау битендә төзелү белән катлаулы булды. Мәйданны ныгытыр өчен күп бетон салырга туры килде. “Ак йорт”ны төзегәндә дә шулай ук булган. ЦУР төзелеше – яр буен үзләштерүнең башы гына. Бу хакта күп тапкырлар әйтелде.

Пандемиягә бәйле

Без пандемия шартларында ел ярым диярлек яшибез һәм эшлибез. Кешеләр бик нык арыды. Шуңа күрә халыкка өстәмә уңай­сызлыклар тудырмас өчен бу мәсьәләгә бик сак карыйбыз.
COVID-19га каршы көрәшнең төп коралы – вакциналау. Шуңа күрә төп басым әлегә прививка кампаниясенә ясала. Шул ук вакытта без күп кенә санитар таләпләрне саклап калдык. Әмма без агымдагы хәл-шартлардан чыгып эш итәбез. Ул бездә тотрыклы, авыру кискен үсми. Авыручылар һәм үлүчеләр саны арта икән, бу хәлгә бәйле адекват чаралар күрәчәкбез.
1,2 миллион кеше вакцина кадатты, әмма 1,8 миллион кешегә вакцина ясарга, вакциналанучыларның 80 процент дәрәҗәсенә чыгарга кирәк. Чөнки “дельта” штамм бик агрессив һәм безгә коллектив иммунитет формалаштырырга кирәк. Шуңа күрә алда авыр эш тора. Темплар начар түгел – беренче компонент белән көненә 8 меңгә кадәр кеше прививка ясата. Вакциналау – бүген тыныч тормыш режимына күчү өчен бердәнбер нәтиҗәле ысул.

Эчке туризмны үстерү

Бу өлкәдә зур эш көтә, ул матди һәм интеллектуаль өлешне үз эченә ала. Кызганычка каршы, төбәк әлегә үзенең туризм мөмкинлекләрен Интернетта, социаль челтәрләрдә алга җибәрүдә артта кала.
Мин республика буйлап күп йөрим, туктап ял итү, хәтта кулларны юу өчен бездә кайчак нормаль урыннар юклыгын да күрәм. Шуңа күрә без юл буе сервисы үсешеннән башларга булдык, тулы бер программа эшләдек. Якындагы ике ел дәвамында без бу сегментта сизелерлек үзгәрешләр күрәчәкбез. Күп кафелар, кемпинглар, заправкалар, бәдрәфләр барлыкка киләчәк.
Безгә бу өлкәдәге проектлар белән Русиянең башка төбәкләреннән дә инвесторлар килә. Аларны 2020-24 елларга республика территориясендә юл буе сервисын үстерү концеп­циясендә каралган ярдәм чаралары җәлеп итә. Документ ниге­зендә, Башкортстанда автомобиль юллары буйлап 1 мең яңа объект төзү һәм шулкадәрен үк модерни­зацияләү планлаштырыла.
Ике елдан артык элек бездә туристлык навигациясенең бер генә билгесе дә юк иде. Без 1 меңнән артык шундый билге урнаштырдык. Бу да республикага килүче туристлар өчен мөһим һәм уңайлы элемент.

Зур чаралар үткәрү

Бөтендөнья фольклориадасы, Яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге, “Яшь профессионал” (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финалы — бу вакыйгаларның һәркайсының үз тарихы бар һәм алар Башкортстан өчен зур әһәмияткә ия.
Һәрвакыт без зыян һәм мөмкин бул­ган файда арасында баланс эзләдек. Без бу вакыйгаларда файда күбрәк булудан чыгып эш иттек. Агымдагы хәл-шартлар республикага ябылып, аларны үткәрмәслек дәрәҗәдә булмады. Һәр чара – безнең лоббистик мөмкинлекләребез аркасында “йолкып алынган” чара, һәрберсе файда китерә: безнең республика турында бөтен дөньяда сөйлиләр. Фольклориада да файда китерде: аңа 37 ил вәкилләре килде, дуслык бәйрәме булды. Һәм көрәш буенча дөнья беренчелеге: 55 ил вәкилләре килде, меңләгән егет-кызлар ярышларны карады. Бу спорт үсешенә зур этәргеч булды. WorldSkills – шулай ук һөнәри белем үсеше өчен этәргеч.

Тар мәсьәләләрне хәл итү

Системаны җайга салу, төгәл һәм нәтиҗәле эшләү өчен бөтен нәрсәне дә үзең белергә кирәк. Чынлыкта бу җиңел түгел, өстәвенә, куркыныч та. Минем зур республика җитәкчесе буларак бурычым – аналитикага, колачлы проектларга, федераль үзәк белән эшләүгә, кешеләр белән аралашуга күбрәк вакыт бирү. Мин “тузганаклар белән шөгыльләнә” башлыйм икән, алга таба хәрәкәтне, стратегияне югалтам. Ягъни төбәкнең 10-20 елга киләчәген билгели торган проектлар туктала.
Хезмәттәшләремнән уңдым, үз яныма мөстәкыйль һәм көчле кешеләр җыйдым, алар төбәк икътисадын алга таба әйди ала.
Муниципалитет башлыклары яхшы эшли, аларның күпчелеге – яңа кешеләр. Республика Хөкүмәте шактый нәтиҗәле. Бик эшлекле Премьер-министр килде. Система акрынлап үзе көйләнә башлады. Бу мине тар эшләрдән азат итә. Бу ыгы-зыгыдан акрынлап китәчәкмен һәм стратегик мәсьәләләргә күбрәк игътибар итәчәкмен дип уйлыйм.

Транспорт реформасы

Тармакны реформалаштыру дәвам итә, һәм инде билгеле уңышлар да бар. Хәзер дистә еллар дәвамында килгән тәртипне үзгәртеп кору бара. Монда проблеманың ике чишелешен күрдем. Беренчедән, төп дәүләт пассажирлар ташучысы “Башавтотранс”ны ныгыту. Бу эш әлегә кадәр дәвам итә: автопаркны, машина йөртүчеләр штатын арттырабыз, аларның эш шартларын һәм тәртибен яхшыртырга тырышабыз. Тиздән республикага тагын 100 зур автобус һәм 120 уртача автобус кайтачак. Ләкин икенче момент бар: без бөтен Уфаны дәүләт йөртүчесе белән тәэмин итә алмыйбыз. Шуңа күрә иң эре шәхси компанияләр арасында партнерлар табарга тырыштым, уртак эш тәкъдим иттем, әмма безнең шартларда диалог, кызганычка каршы, барып чыкмады. Хәзер без кешеләр салым түләсен өчен соры зонадан кулакчаны чыгару өстендә эшлибез. Моның өчен без “Алга” транспорт картасын керттек. Ул, чыннан да, халык өчен уңайлы, аның белән йөрү бәясе арзанрак.

“Уфа” футбол клубы язмышы

Без бер бик эре республика предприятиесе белән сөйләшүләр уздырдык, финанслауга ризалык алдык. Клубның база иганәчесе булачак. Бу мәсьәлә буенча шул исәптән Русия Хөкүмәтендә дә фикер алыштык. Бу компания белән даими элемтәдә торабыз, ләкин барлык кирәкле процедуралар төгәлләнгәнче бераз сабыр итүегезне үтенәм. Әгәр дә бу планлаштырганга караганда күбрәк вакыт алса, ул чагында без клуб эшләсен һәм күнегүләр үткәрсен өчен паллиатив чаралар күрәчәкбез. Мин “Уфа” клубының Премьер-лигага юлын башламадым һәм бу хәрәкәтне туктатырга хакым юк. Шуңа күрә клуб уйнасын өчен барысын да эшләячәкмен. Ә сездән җиңүләр генә көтәбез.

Уфага шугалаклар җитми

Эзлекле уйланылган карарлар кабул итәргә кирәк. Республика зур. Без Ишембайда ябык шугалак төзедек, киләсе елда Октябрьскийда “Боз сарае”н тапшырабыз, Баймакта шундый ук объектны проектлауны тәмам­лыйбыз һәм Мәсәгутьтә проектлауга керешәбез. Әлшәй районының Раевка авылында зур булмаган шугалак булдыру планы бар.
Шулай ук яңа хоккей мәйдан­чыклары барлыкка киләчәк. Үзәктә, Уфаның тарихи өлешендә, шулай ук Октябрь проспектында аларны төзү өчен урын юк. Без моны кайда эшләргә икәнен билгелибез. Бу 250-300 миллион сумга төзергә мөмкин булган объектлар, хоккей мәйданчыклары булмаячак. Балалар күнегүләр узсын өчен Уфаның төрле өлешләрендә ике хоккей тартмасы куярга телибез. Бу 2023 елдан да иртәрәк булмаячак.

“Башкортстан сода компаниясе”

Русия Президенты Владимир Путин карары буенча республикага “Башкортстан сода компаниясе” акция­ләренең 38,3 проценты бирелде. “Росимущество” белән Башкортстан Хөкү­мәтенең тулы контролендә булган структураларга ышанычлы идарәгә 11,7 процент тапшыру турында килешү төзедек. Киләсе этап – Русия Хөкүмәте белән әлеге предприятиенең эшен оештыру тәртибе турында килешүгә кул кую. Республика үз өстенә чимал белән тәэмин итүне, башка оператив мәсьәләләрне хәл итүне ала. “БСК” өчен без бүген борчылмыйбыз, компания тотрыклы эшли. Моннан тыш, без рекордлы җитештерү һәм финанс күрсәткечләре турында сөйли алабыз. Әйтик, 2021 елның беренче яртыеллыгында табыш 43 процентка артты һәм 8,6 миллиард сум тәшкил итте. Акционерлар җыелышыннан соң пред­приятиенең социаль һәм экологик йөкләмәләрен билгеләячәкбез.

Паркларны төзекләндерү

Уфалылар шәһәр паркларын тө­зекләндерү турында онлайн-сораштыруда бик актив катнаша. Инде 60900 кеше Уфаның нинди парк зоналарын беренче чиратта төзекләндерергә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, башкаланың Орджоникидзе районында Мәдәният һәм нефтехимиклар паркы зур яңарту көтә.
Моннан тыш, Уфада “Дим” мәдә­ният һәм ял паркын, Тёплое күле территориясен һәм Башкортстан урманчылары паркын төзекләндерү планлаштырыла. Димнең үзәк паркында эшләр инде 2022 елда ук башланачак. Моңа кадәр тыңлаулар уздырачакбыз һәм проектны әзерләячәкбез. Аны 2022 елда тапшырачакбыз. Тёплое күленең парк зонасы хәзер проектлау һәм төзек­лән­дерү буенча конкурс процедуралары стадиясендә, 2022 елда эш башлаячакбыз, 2023 елда халыкка тапшырачакбыз. Урманчылар паркы бик зур, анда җир статусы катлаулы, 2023-24 елларда тәртип урнаштырачакбыз.

Җылыту сезонына әзерлек

Көзге-кышкы чорга әзерлек тулы көченә бара, узган кыштагы кебек хәл кабатлануга юл куелмаячак. Монда сүз тарифлар турында гына түгел. Без аларны үзгәртмибез диярлек, тик коэффициентларны бераз төзәтәбез. 2015 елда куелган җылылыкка тариф башта шактый зур иде. Бу – челтәрләрнең тузуы белән бәйле. Һәм шул тариф ярдәмендә без төп җылылык магис­траль­ләрен сизелерлек төзекләндерә алдык.
Түләүләрдә җылылык өчен суммалар арту зур проблемалар комплексын тудыра. Ахыр чиктә бу проблемалар җыелмасы халыкның ике-өч тапкыр югарырак суммалар белән квитан­цияләр алуларына китерде. Бу мәсьәләне контрольдә тотам һәм узган кыштагы кебек хәлгә юл куймабыз, дип уйлыйм.

Хакимият башлыкларына караш

“Байлар”га мөнәсәбәтем үзгәрмәде. Минем үземдә дә ул барлыкка килмәгәндер дип ышанам.
Район хакимияте башлыкларының эшен гадел һәм тыныч бәяләргә тырышам, аларга төрле характердагы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Һәр хакимият башлыгына аның хезмәтен аңлап, хөрмәт белән карыйм. Ул бит райондагы барлык мәсьәләләр өчен җавап бирә. Мин аек карарга һәм гадел булырга тиеш. Эшли башлаганда, миңа калса, артык кызу идем. Хәзер мин үз өстемдә эшлим, күп кенә мәсьәләләрне тынычрак ысул белән хәл итәргә тырышам.

Владимир Путин һәм Башкортстан

Күптән түгел Әбҗәлил районында Австриянең “Lasselsberger” холдин­гының “Цемикс” коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводының беренче чиратын эшләтеп җибәрү тантанасыннан соң эшлекле очрашу вакытында ил Президенты Владимир Путинның безнең идарә командасы башлангычларын хуплавы бик куаныч­лы. Бу – иң мөһиме.
Русия Президенты Хакимиятендә эшләгән чорда Владимир Путин белән шәхсән аралашмадым. Шуңа күрә дәүләт башлыгы тарафыннан ярдәм минем элекке хезмәт эшчәнлегем белән бәйле, дип әйтә алмыйм.
Иң мөһиме – Президентның республикабызга, Башкортстан халкына яхшы мөнәсәбәте. Бу хакта аның ак цемент җитештерү заводын ачуга килүе дә сөйли. Бөтен дөнья безгә санкцияләр белән яный, ә Австрия эшкуары республика икътисадына 8 миллиард сум салды һәм тагын 15 миллиард сум инвестицияләр кертергә җыена. Биредә чын смарт-завод төзелде. Президент Хакимияте Владимир Путинның эш сәфәре турында карар кабул иткәндә нәкъ менә шуннан чыгып эш иткәндер.

Яңа музейлар оештырылачак

Без полярник Альбанов музеен ачтык, тиздән Шаляпин музеенда булачак һәм өченче буш бина бар, анда мин “Онытылган исемнәр музее” оештырырга тәкъдим иттем. Кәрим Хәкимов – бөек дипломат, Согуд Гарәбстаны коро­ленең шәхси дусты. Репрессия­ләнгән, атып үте­релгән, һәм нәтиҗәдә озак еллар дипломатик мөнәсәбәтләр булмаган. Аның турында барысы да белми. Без архивларда ныклап казынырга телибез. Муллаян Халиковның дәүләт эшчән­леге нәтиҗәсендә Башкортстан­ның хәзерге чикләре билгеләнгән. Бездә теге яки бу сәбәпләр буенча билгесез калган кешеләр бик күп.
Республиканың элекке җитәк­челәре белән мөнәсәбәт
Без Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов белән әледән-әле аралашып торабыз. Сер түгел, авырган вакытлары да бар. Мин аңа бу мәсьәләдә ярдәм итәргә тырышам. Без аның белән катлаулы вакытларны кичердек. Ул – Башкортстан өчен шулкадәр күп эшләгән кеше.
Рөстәм Зәки улы Хәмитов белән дә вакыт-вакыт аралашабыз. Минемчә, Рөстәм Зәки улы бик күп эшләде, аңа бик хөрмәт белән карыйм. Күптән түгел аны туган көне белән котладым.

Варис турында

Варис турында уйлаганым юк. Моны кешеләр хәл итәчәк, ә вәкаләтләрне вакытыннан алда туктаткан очракта – Русия Президенты. Республикада яхшы булачак җитәкчеләр үсә. Билгеләү белән проблемалар булмаячак. Хатын-кыз була аламы ул? Нигә булмасын? Безнең ике районның хакимият башлыгы хатын-кызлар.

Хәйбуллада – кәрәзле элемтә

Урман янгыннары белән көрәшергә ярдәм иткән Хәйбулла районы халкына рәхмәт белдерәм.
Бу минем кешеләргә янгын сүн­дерергә ярдәм иткән өчен рәхмәтем булып кабул ителсен. Әйе, кәрәзле элемтә бар. Беләм, элемтә чыганагыннан 100-150 метр радиуста эшли. Ләкин сез хәзер, һич югы, шалтырата аласыз. Элемтә өйдә булсын өчен, телекоммуникация мөмкин­лекләре арткан саен, без анда вышкалар да төзиячәкбез.

Урман янгыннарына бәйле

Урман янгыннары куркынычы тугач, республиканың эре предприятиеләре – “Газпром нефтехим Салават”, “БСК”, Учалы тау-баектыру комбинаты белән берлектә зур тракторларны эшкә җигәргә карар кылдык. Хәзер без шулай урман янгыннарына каршы торырга булдык, чөнки районнар балансында авыр техника тоту кыйммәткә төшә.
1 ноябрьгә төбәктә янгын хә­веф­сезлеген тәэмин итүнең яңа стратегиясе формалаштырылачак. Хәлнең эксперт бәяләмәсе табигый янгыннар санының артуы турында сөйли. Хәзер үк аларга әзерләнергә кирәк. Без урман районнарында “Урман сакчысы” системасы мониторингының өч комплексын урнаштырдык, алар янгыннар белән бәйле хәлне күзәтергә мөм­кинлек бирәчәк. Ә “Ростех” дәүләт корпорациясе белән республика җитеш­тергән “КА-32” янгын сүндерү-коткару вертолётын сатып алу турында килештек.

Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау

Уфада Салават Юлаевка куелган һәйкәлне ремонтлау эшләре 2022 елның җәендә башланачак. Бу бик кискен һәм үз вакытында хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Башкортстанда яшәүче һәр кеше әлеге һәйкәлгә дулкынланып карый. Әмма вакыт үзенекен итә. 1967 елдан бер тапкыр да ремонтланмаган уникаль объектны югалтуыбыз мөмкин. Проблемалар мо­нументның үзендә генә түгел, бәлки постаментта да.
Реконструкция процессы икенче мөһим мәсьәлә. Анда нечкәлекләр күп. Реконструкцияләүнең дөрес проектын эшләргә кирәк. Бу шактый зур акча таләп итә. Киләсе елның җәендә аны постаменттан төшерергә һәм реконструкциягә керешергә планлаштырабыз. Постаменттан һәйкәлне төшермичә, моны эшләү мөмкин түгел. Аның авырлыгы 40 тонна. Халык ремонт процессын күрсен өчен мәйданда реконструкция үткәрү өчен үтәкү­ренмәле павильон урнаштыру идеясе дә бар.

Сайлау мәсьәләсендә

Мин сайлауларда кандидатларны теркәү этабында оппозицион сәя­сәтчеләрне төшереп калдыру тарафдары түгел. Ләкин шуны аңларга кирәк: сайлау комиссияләре һәм судлар карарларны өстән кемдер шалтыратуы буенча түгел, ә закон таләпләреннән чыгып кабул итә – дәгъвачы тиешле күләмдә тавыш җыймаган, кирәкле белешмә бирмәгән һәм башкалар. Без, республикада власть буларак, сайлауларда сәяси көчләрнең киң вәкиллеге булуы белән кызыксынабыз. Гомумән, кеше сәясәткә барганда, яхшылап уйларга тиеш. Сәясәт – ул һәрвакыт көрәш.
Авыл хуҗалыгы
2021 елның эссе җәе Урал аръягы аграрийларына аеруча каты сукты. Төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы корылыктан зыян күргән Хәйбулла, Баймак, Зианчура һәм Зилаер район­нарының авыл хуҗалыгы җитеш­терүчеләренә ярдәм итү буенча кайбер карарлар кабул итте.
Бу максатларга республика бюджетыннан 75 миллион сум акча бүленә. Без халык һәм фермерлар малларын суя башлар дип хафаланабыз, ул очракта республикада терлек саны кимиячәк. Шуңа күрә без аны сатып алырга һәм эре агрокомплексларга тапшырырга әзер. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сатып алынган азык чыгымнарының 50 процентын бюджеттан субсидияләячәкбез.

Шәхси тормышка кагылышлы

Ходай ярдәме белән иртән җиңел генә торучы кешеләр бар. Иртә миңа музыка һәм кофе эчмичә авыр бирелә. Әгәр көндезге 12дән кичке 12гә кадәр эшләргә мөмкин булса, мине бу идеаль канәгатьләндерер иде. Хәзер иртән торуда шатлык барлыкка килде – кече улым иртә уяна, һәм минем өчен бу –аны күреп, аралашырга мөмкинлек, чөнки кичен бу мөмкин түгел.
Яраткан җырларым өчлеге: 1) Денис Майданов “Ничего не жаль”.
2) Reamonn “You kill me by your smile”. 3) Крис Норман “Stumblin’ In”.
Моргенштерн белән очраштым, тик аның җырларын тыңламыйм, бу яшьләр тематикасы. Ләкин ул һәрвакыт Уфа турында шундый хөрмәт белән әйтә: “Мин Уфадан, мин Уфаны яратам”, – ди. Мин аңа моның өчен рәхмәтлемен. Ул – Уфаның шундый амбассадоры. Әмма аның кайбер га­мәлләре минем өчен бөтенләй кабул ителерлек түгел. Моны яшьлек “авырулары” дип исәплим.
Вакыт булганда, укыйм. Тарихны яратам.

Азат Янгиров:
“Җанлы, конструктив аралашу булды”
Башкортстанның мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән туры эфир хакында фикерләрен белдерде.
“Бик конструктив сөйләшү булды. Вакыт буенча да рекорд куелды. Аралашу 4 сәгатьтән артык барды. Бик күп мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Өстенлек социаль өлкәгә бирелде — торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, җәмәгать киң­лекләре­­нә бәйле һәм башка мәсьәләләр яктыртылды.
Шул ук вакытта икътисад мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булды. Радий Фәрит улы белән килешмичә булмый: икътисад — җәмгыятьнең төп нигезе. Сәнәгатьсез уңышка ирешү мөмкин түгел. 2020 елда сәнәгать сәясәтен тормышка ашыру буенча рейтингта беренче урын алу сөенечле.
Минем карашка, сорауларга төпле, җентекле җавап бирелде. Республика Башлыгының барлык өлкәдә дә үзен иркен тотуы күренеп тора. Күп конкрет мәсьәләләр хәл ителде: йортларны, урамнарны ремонтлау буенча.
Туры эфирда комплекслы, күпкырлы эш барды, журналистлар белән тыгыз аралашу булдырылды. Видеоэлемтәләр, шалтыратулар халыкка җитәкчегә турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирде.
Миндә бу туры эфир хакында бик уңай фикер калды”, — диде Азат Вәзир улы.


Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: