— Башкортстанның Иҗтимагый палатасы бу эш белән инде 5 елдан артык шөгыльләнә, - дип билгеләп үтте штаб җитәкчесе, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Панчихина. - Бу сайлауларга палата тарафыннан 7 меңнән артык күзәтүче әзерләнде.
Мондый саннар республика кунакларын таң калдырды, алар күзәтүчеләрнең ни рәвешле сайлап алынуы һәм укытылганнар үтәргә тиешле кагыйдәләр белән кызыксынды.
– Безнең бурыч - нинди субъекттан күзәтүләренә карамастан, компетентлы күзәтүчеләр әзерләү. Укуга гариза бирүчеләрнең барысын да укыттылар. Иң мөһиме - без аларның 18 яшьтән өлкәнрәк булуын карадык, алар депутатлар, судьялар, дәүләт хезмәткәрләре булмаска тиеш. Бәйсез күзәтүчеләр корпусына керү өчен үз кандидатураларын иҗтимагый оешмалар бирә. Без аларга ышанабыз, алар җаваплы, чыннан да, моның белән шөгыльләнергә теләгән һәм моңа сәләтле кешеләрне җибәрәләр.
Күзәтүчеләр өчен кагыйдәләргә килгәндә, алар барысы да уку материалларында язылган иде. Ике көнлек курслар нәтиҗәләре буенча булачак күзәтүчеләр 45 биремнән торган тестны үти. Башкортстанда 3403 сайлау участогы, шуңа күрә күп санда җәмәгать күзәтүчеләре кирәк, без һәр участокка икешәр кеше исәбеннән әзерләдек, - дип аңлатты Ольга Панчихина. - Өстәвенә, бер үк вакытта ике күзәтүче бер күзәтү субъектыннан бер участокта тора алмый, бары тик чират буенча гына, бер-берсен алыштырып кына тора.
Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Лида Исаргакова, күзәтүчеләрне укыту чорында палата 75 семинар оештырды, дип өстәде.
Кирәк булганда, алар, сораулар, катлаулы хәлләр килеп туган очракта, һәрвакыт консультация, гамәлләр алгоритмы сорап, Иҗтимагый штабка мөрәҗәгать итә алалар.
Чит ил кунаклары, участокларда күзәтүчеләргә фото яисә видеоязма ясарга мөмкинме, дип сорады. Бу көннәрдә Уфада 172нче участокта күзәтүчегә фотога төшерүне тыйганнар, шул ук вакытта башка күзәтүчегә рөхсәт ителгән.
Сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб әгъзасы, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, юрист Евгений Мельников аңлатканча, күзәтүче эш башланыр алдыннан участок рәисенә фото һәм видеога төшерү нияте булуы турында хәбәр итәргә тиеш. Бу очракта аңа карата дәгъва булырга тиеш түгел.
- Безнең штабка мондый очрак буенча күзәтүчеләрдән шикаятьләр килмәде. Шикаять килсә, без, һичшиксез, җавап бирер идек, - дип билгеләп үтте Мельников.
Шулай ук кунаклар сайлау шикаятьләре белән эшләүдә Иҗтимагый палатаның роле, палатаның ни дәрәҗәдә бәйсез булуы һәм аның ни рәвешле формалашуы белән кызыксынды. Евгений Мельников билгеләп үткәнчә, барлык хокук бозулар да сайлаулар барышына йогынты ясамый, шулай ук техник хаталар да була, алар хокук бозу булып саналмый. Теләсә кайсы очракта шикаятьләр буенча карарларны суд органнары кабул итә.
Ольга Панчихина аңлатканча, республиканың Иҗтимагый палатасы конкурс нигезендә 30 кешедән формалаштырыла торган закон бар, палатаның потенциаль әгъзаларының һәрберсе иҗтимагый оешма тарафыннан конкурска җибәрелергә тиеш. Палата беркемгә дә буйсынмый, ә җәмгыять мәнфәгатьләрен яклый.
Очрашу барышында сүз Башкортстанда арестантларның һәм тоткыннарның сайлау хокукларының ничек үтәлүе турында да барды.
— Иректән мәхрүм ителү срогы алган кешеләр тавыш бирергә хокуклы түгел, ә кулга алынган кешеләргә тавыш бирергә мөмкин, өстәвенә, тавыш бирү барышын Башкортстанның Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе күзәтә, — диде Евгений Мельников.
Кунаклар республикада сайлаулар турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Алар күп көнлек тавыш бирү процедурасын хуплый, шулай ук алар үзләре булган участокларда сайлаучыларның күп килүенә игътибар иткән.