+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 18:49

Сайлау участогында ... шпагатка утырган

Сайлаулар вакытында тагын нинди кызык хәлләр булган?

Сайлау участогында ... шпагатка утырган
Сайлау участогында ... шпагатка утырган

Сайлауларга - бәйрәмгә килгән кебек. Бу сүзләр совет чорында ук барлыкка килгән һәм бүген дә актуальлеген югалтмый. Сайлау участокларына тавыш бирергә гаилә белән, милли костюмнар киеп, җырлар һәм биюләр белән киләләр. Район гәзитләре хәбәрчеләре белән берлектә иң гадәти булмаган ун сайлаучыны ачыкладык.

Башкортстанда яшәүче хатын-кыз 1938 елда үзенең беренче сайлаулары турында сөйләде.

Туймазы шәһәрендә яшәүче Рәмзия Тимашевага быел 100 яшь тулган, ул үзенең сайлауда беренче тапкыр катнашуы турындагы истәлекләр белән бүлеште. Бу БАССР тарихында беренче сайлаулар була, алар 1938 елның июнендә уза. Ул вакытта депутатларны Башкортстан Республикасы Югары Советына сайлаганнар.

- Миңа нибары 17 яшь иде. Әле тавыш бирү хокукым да юк, мине үзешчән сәнгатьтә катнашучы буларак чакырдылар, - дип сөйләде Рәмзия Тимашева "Туймазы хәбәрләре" гәзитенә биргән интервьюсында. - Сайлаулар уңаеннан зур концерт булды. Безнең гаилә ул чакта Бүздәк районының Шимакай авылында яши иде, ә сайлаулар күрше Ахун авылында узды, анда халык якын-тирә авыллардан килгән иде. Колхоз рәисе сарык бирде, пешекчеләр тәмле ризыклар пешерде, шулай барлык сайлаучыларны сыйладылар.

Октябрьскийда тавыш бирергә үсмер килгән.

Өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, яшьләр дә үз гражданлык бурычларын үтәргә омтыла. "Октябрьский нефтяник" гәзите хәбәр иткәнчә, шәһәрнең сайлау участокларының берсенә 14 яшьлек егет килгән. Үсмер сайлауларда катнашырга теләгән, ләкин бераз үсәргә тәкъдим итеп, аны катнаштырудан баш тартканнар.

Токиодагы Паралимпия чемпионын сайлау участогында чәчәкләр белән каршы алганнар.

Өстәл теннисы буенча Паралимпия чемпионы Елена Прокофьеваның ничек тавыш бирүе турында "Родник плюс" гәзите хәбәрчеләре сөйләде. Спортчы кыз Чишмә районында теркәлгәнгә, тавыш бирергә туган авылы Дмитриевка-2гә килгән. Сайлау комиссиясе әгъзалары Елена, һичшиксез, участокта пәйда булачагын белә иде, чөнки ул бер генә сайлауны да калдырмый, һәм аңа чәчәк бәйләме әзерләгәннәр. Күңеле нечкәргән чемпионка якташларына җылы капгы алган өчен рәхмәт белдергән.

Беренче сыйныф укучысы әбисенә тавыш бирүдә ярдәм итте.

Безнең илдә сайлау участокларына гаиләләр белән киләләр. Белоретта әбисе белән сайлауга беренче сыйныф укучысы Настя Ефремова килде. "Ул монда ниләр барганын күзәтеп кенә калмый, ә әбигә язулар һәм күрсәткечләр укырга, бюллетеньнәр алырга ярдәм итә", - дип яза "Белорецкий рабочий" гәзите.

Хәйбулла районыннан фронтовик бер генә сайлауны да калдырмый.

Әлеге сайлауларда Хәйбулла районының иң өлкән сайлаучысы, 98 яшьлек Фәтхулла Юламанов катнашты. "Хәйбулла хәбәрчесе" гәзите язганча, ул беркайчан да бер сайлауны да калдырмаган, сайлау участогына мөстәкыйль рәвештә килгән. "Соңгы вакытта аның аяклары авырта, сугышта алган яралары үзен сиздерә. Без аның өйдә калуын сорадык, комиссия әгъзалары киләчәген әйттек, әмма ул үзе сайлауга барачагын катгый рәвештә хәл итте, - дип сөйләде ветеранның кызы Гүзәл.

Чакмагыш районында беренчеләрдән булып 100 яшьлек әби тавыш бирде.

Чакмагыш районы хакимияте вәкиле районда беренчеләрдән булып сайлауда Каратал авылында яшәүче 100 яшьлек Зәлифә Мусина катнашты, дип сөйләде. Хатын-кыз өйдә тавыш бирүдән баш тарткан һәм сайлау участогына киткән. Ул үз гомерендә бер тапкыр да сайлауларны калдырмавын һәм сайлаучы бурычын намус белән үтәвен билгеләп үтте.

Уфада стронгмен тавыш бирде.

Сайлауларга илнең иң көчле кешесе, пауэрлифтинг һәм армрестлинг буенча спорт мастеры Эльбрус Нигъмәтуллин килде, аның казанышлары Гиннесның рекордлар китабында билгеләп үтелде. "Молодежная газета" хәбәрчеләре белән әңгәмә вакытында спортчы, активлыгын, үзенең Русиядәге хәлләргә битараф булмавын билгеләп үтте: "Тавыш бирү - илдәге хәлгә йогынты ясау, үзең теләгән кешеләрне һәм партияләрне сайлау мөмкинлеге ул", - диде ул.

Архангель районында фольклор төркем милли костюмнарда тавыш бирергә килгән.

Архангель районыннан "Хәзинә" фольклор төркеме сайлау участогына тулы составта килде. Артистлар милли башкорт киемнәрен кигән, халык җырлары белән кәефләрен күтәргән. "Хәзинә" төркеме районның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында һәрвакыт актив катнаша. Бүген алар шулай ук сайлау участокларына беренче булып килгән һәм тавыш биргән", - дип яза "Архангельский вестник" гәзите.

Сайлауларга бер гаиләдән өч буын кешесе килде.

"Бакалы таңнары" гәзите хәбәрчеләре Мостафа авылында Насыйровлар гаиләсенең берьюлы өч буыны тавыш бирүе турында сөйләде. Дустанә гаилә вәкилләренең берсе, Уфа колледжының 2нче курс студенты Дилә Гафарова беренче тапкыр тавыш бирде.

Сайлауларга бала тудыру йорты пациентлары кушылды.

Быел өч көн дәвам иткән сайлау көннәрендә хәтта бала табучыларга да тавыш бирергә мөмкин булды. "Баймакский вестник" хәбәрчеләре сайлау комиссияләре вәкилләре белән бергә тавыш бирү ничек узуын карау өчен урындагы бала тудыру йортына юнәлә. Журналистлар аерым билгеләп үткәнчә, биредә санитар-эпидемиологик нормалар сакланган.

Сайлау участогында өлкән яшьтәге акробат алкышларга күмелде.

Туймазыда 82 яшьлек Николай Саранчин сайлау комиссиясен гаҗәпләндергән. Ул бюллетеньне урнага төшереп, шпагатка утырган. "Туймазы хәбәрләре" гәзите хәбәрчеләре сөйләгәнчә, Николай Саранчин һәрвакыт башкалардан аерылып торган. Салкында да, эсседә дә ул көн саен шәһәр буйлап йөгерергә чыга, 90нчы елларда йогага өйрәтә. Ул бик экстравагант спорт киемнәрен ярата.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: