+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 сентябрь 2021, 10:00

Халык “бишле”гә сайлады!

Бюллетеньдә “5” саны астында күрсәтелгән “Бердәм Русия” партиясе Башкортстанда да, ил күләмендә дә абсолют күпчелек тавышны җыйды.

Халык “бишле”гә сайлады!
Халык “бишле”гә сайлады!

Шулай итеп, илнең яңа тарихында беренче тапкыр Русиянең Дәүләт думасына өч көн дәвамында барган сайлаулар артта калды. Әлегә аның төгәл нәтиҗәләре игълан ителмәсә дә, тәүге йомгаклар ил күләмендә, шул исәптән Башкортстанда да, “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатларның халыкның абсолют күпчелек тавышын җыюын күрсәтә. Аерым алганда, гәзит басуга әзерләнгән вакытта әйдәүче партия Русия халкының 49,64 процент тавышын җыйган булса, Башкортстанда “Бердәм Русия” өчен сайлаучыларның 68,5 проценты тавыш биргән иде. Калган фиркаләргә килгәндә, сайлауларда катнашкан 14 партиядән ил күләмендә КПРФ электоратның 19,20 процент, ЛДПР — 7,47 процент, “Гадел Русия — гаделлек өчен” — 7,42 процент, “Яңа кешеләр” 5,39 процент тавышын алды. Бүтән партияләр исә сайлаучыларның биш проценттан азрак тавышларын гына җыйды. Бу җәһәттән Башкортстандагы күрсәткечләр дә илдәге тавыш бирү нәтиҗәләреннән әллә ни аерылмый. Якынча мәгълүматларга караганда, Башкортстанда өч фирка — “Бердәм Русия”, КПРФ һәм ЛДПР гына биш процент үрен үткән.

Хәер, сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына сайлауларда “Бердәм Русия” партиясенең, халыкның күпчелек тавышын җыеп, абсолют җиңү яулаячагын абруйлы экспертлар, төрле аналитиклар алдан ук фаразлаган иде. Безнең карашка да әйдәүче партия моның өчен узган сайлаулардан башлап ныклы нигез әзерләде. Беренчедән, нәкъ “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән ил күләмендә колачлы социаль проектлар җәел­дерде. Шул рәвешле хәзер инде “Бердәм Русия” партиясе тормышка ашырган “Эшлекле гамәл­ләр” кебек гаять мөһим һәм колач­лы проект һәм программалар саны йөздән артып китте. Йорт ихаталары, юллар, балалар уен һәм спорт мәйданчыклары төзек­ләндереләме, мәгариф, мәдәният, социаль уч­реждение­ләргә ремонт ясалып, чишмәләр, елгалар, яр буйлары чистартылып, көнүзәк экология мәсьәләләре хәл ителәме — барысында да “Бердәм Русия” партиясенең мөһим өлеше бар.
Дөнья, ил өстенә коронавирус афәте ябырылган вакытта да “Бердәм Русия” партиясе чын ватанпәрвәрлек үрнәге, халык мәнфәгатьләре белән янып яшәүче фирка булуын күрсәтте. Тыныч тормышта үз-үзләрен күрсәтү өчен юк проблеманы бар итеп кычкырынган аерым кызу башлар куркыныч афәт килгәч, җаннарын саклап өннәренә поскан вакытта “Бердәм Русия” партиясе, фронт­ның алгы сызыгына басып, халыкка ярдәм итү өчен волонтерлык үзәкләре оештырды, иң авыр мизгелдә мохтаҗлык кичерүчеләр янына килде. Коронавирус йоктыру куркынычы белән дә исәпләшмичә, тиешле даруларны төяп, авыручылар янына да барды, аларга азык-төлек китерүне дә оештырды, медицина хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән аларны өйдән-өйгә йөртү мәшәкатьләрен дә үз өстенә алды һ.б., һ.б.
Әлбәттә, бу гаять җаваплы, катлаулы һәм адым саен сәла­мәтлеккә, гомергә хәвеф белән янаган әлеге эшләрдә, чын фронт сызыгындагы кебек, “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары һәм алар белән берлектә эшләүчеләр арасында югалтулар да булды. Чын батыр­ларча күзгә күренмәгән явыз афәткә каршы көрәштә ил, республика халкы мәнфәгатьләрен хәстәрләп һәм иң югары ватанпәр­вәрлек үрнәге күрсәтеп, башын салды алар. Шуңа да “Бердәм Русия” партиясенең сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына сайлаулардагы бу җиңүе, чын мәгънәсендә, ил халкын явыз коронавирус афәтеннән саклап калу өчен менә инде ике ел дәвам иткән сугышта чын батырлык үрнәге күрсәтеп яуланды, дисәк тә һич арттыру булмас. Чөнки башкалар өннәренә качкан вакытта нәкъ “Бердәм Русия” партиясе вәкил­ләренең ил халкы сәламәтлеген һәм хәвефсезлеген саклап көрәшкә күтәрелүен һәр кеше күрде, алар белән бөтен шатлыкларны да, борчуларны да кичереп, шушы көнгә килеп җитте һәм, әлбәттә, сайлауларда да иң авыр мизгелдә үзе янында булган фирка өчен тавыш бирде.
Хәер, бу Дәүләт думасына сайлауларда гына түгел, әйтик, 17-19 сентябрьдә Башкортстанда үткән башка 174 кампания барышында да ачык күренде. Мәгълүм булуынча, республикада янә дә Уфа шәһәр Советына, Дәүләт җыелышы-Корылтайга бермандатлы 29нчы Толбазы, 55нче Буй, 43нче Краснохолм сайлау округлары буенча, 168 муниципаль берәмлектә өстәмә сайлаулар, ике шәһәр һәм бер авыл Советына сайлаулар үтте. Һәм әлеге кампанияләрнең тәүге нәтиҗәләреннән күренүенчә дә, барлык дәрәҗә сайлауларда да “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар әйдәп бара. Моннан чыгып, әйдәүче партия барлык дәрәҗә вәкиллекле власть органнарында да, димәк, башкарма власть органнарында да үз позицияләрен ныгыта бара дияргә тулы нигез бар. Һәм бу, кайбер оппозиция вәкилләре тәкърарларга яратканча, бернинди административ ресурсларга түгел, ә халык ихтирамына, халык сөюенә һәм халык ышанычына нигезләнгән!
Узган сайлаулар турында сөйләгәндә тагын бер үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәк: югарыда билгеләнүенчә, ул ил тарихында тәүге тапкыр өч көн дәвамында барды. Русия Конституциясендәге үзгәрешләр өчен тавыш бирүдә тәү тапкыр кулланылган әлеге тәҗрибә һаман да безне үз тырнакларыннан ычкындырырга теләмәгән коронавирус пандемиясе белән бәйле булса да, ихтимал, өч көнлек тавыш бирү тәртибенең киләчәктә законнар нигезендә ныгытылуы да бар. Һәрхәлдә, инде бүгеннән берничә төбәкнең парламенты әлеге башлангычны алга сөрә. Әйтергә кирәк, өч көнлек тавыш бирү тәртибенең уңайлы һәм отышлы якларын 19 сентябрьдә 109 санлы сайлау учас­тогында тавыш биргәннән соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та билгеләп үтте.
— Өч көн дәвамында тавыш бирү тәртибе, беренче чиратта, кешеләр өчен уңайлы, чөнки сайлау участогына бару көнен иң уңайлы вакытта билгеләү мөм­кинлеге бар. Дөрес, бу сайлау системасына өстәмә йөкләнеш булып ята. Чөнки, моңа кадәр комис­сияләр бер көн эшләсә, хәзер аларга өч көн эшләргә туры килә. Ә бу күпсанлы оештыру мәсьә­ләләрен, шул исәптән сайлау бюллетень­нәрен һәм сайлау участокларын саклау мәсьәләләрен хәл итүне дә таләп итә.
Әлбәттә, өч көн дәвамында барган сайлаулар, беренче чиратта, коронавирус китереп чыгарган катлаулы хәл-шартлар белән бәйле. Санитар-эпидемиологик таләпләр төгәл үтәлергә тиеш. Ә бу тәртип шундый мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, өч көн дәвамында сайлау электоратның тавыш бирү участокларына килү күрсәткечендә дә уңай чагылыш таба. Беренче көндә дә, икенчесендә дә халык участокларга күпләп килде. Өченче көндә дә активлык кимемәде. Уфа буенча, мәсәлән, кешеләр бакчаларыннан кайта һәм сайлау участокларына килә. Бу яклап караганда да өч көн тавыш бирү тәртибенең өстенлекләре зур, — диде, аерым алганда, Радий Хәбиров.
Әйткәндәй, якынча мәгълүмат­лар буенча, сайлауларда Башкортстан халкының 73,9 проценты катнашты. Бу ил буенча иң яхшы күрсәт­кечләрнең берсе булып тора.
Янә дә бер үзенчәлек: киләчәктә сайлауларда тавыш бирүнең, әйтик, малисәп һәм җанисәп кампания­ләрендәге кебек, электрон форматка күчү ихтималлыгы да бар. Һәрхәлдә, аның үрнәген сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына сайлауларда тәүгеләрдән булып үзизоляция режимында булган Русия Президенты Владимир Путин күрсәтте. Бу очракта чарасызлыктан башкарылган гамәл киләчәктә сайлау системасында колачлы үзгәрешләргә һәм заман техно­логияләренә күчүгә башлангыч бирергә дә мөмкин, дияргә кирәк. Хәер, бу шулай булырмы, әллә барысы да өйрәнелгән элекке тәртиптә калырмы — вакыт күрсәтер. Әлегә исә гадел сайлаулар барышында (әйтергә кирәк, Башкортстанда да, ил күләмендә дә җитди хокук бозулар теркәл­мәде) җиңгән депутатларга якын арада мандат алып, үз программаларындагы гомум ил, халык мәнфәгатендәге колачлы максат-бурычларын тормышка ашыра башлауларын телик. Чөнки без аларны нәкъ шуның өчен сайладык!

Илдар Фазлетдинов.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: