Һәммәбез дә нигә берьюлы сәясмән булып киттек соң әле? Тормыш котылгысыз алып килә торган кайгыларны таратырга тырышып, кечкенә куанычларны да зур кабул итеп, ачык йөз, көр күңел белән яшәүгә безгә нәрсә комачаулый? Көнитмешебездә, чыннан да, тарлык, дошман булмаганда да, ким дигәндә мәхәббәтсез кешеләр эзләү кәефе тамырлана бара. Һәм бу, минем карашка, тормыш-көнкүрешнең катлаулана баруы белән генә аңлатылмый. Халыклар бер үк нәрсә турында төрлечә уйлый башлаган икән, димәк, дәүләт сәясәтендә, максатларда һәм уй-хыялларда уртаклык югала дигән сүз.
Хәзер төрле максатлар белән җәмәгатьчелек фикерен сорашу киң таралган. Шуның нәтиҗәләренә нигезләнеп, рейтинг әзерләнә. Гавәм фикерен белергә теләүчеләр еш кына дәүләтләр арасындагы икътисади үсеш аермалары, көнкүрештәге хәлләр, теге яки бу сәяси агымга карата мөнәсәбәт, киләчәк көннәргә фаразлаулар турында сораша. Социологик эзләнү һәм рейтинглар, башлыча, психологик йогынтыга гына ия. Ләкин, шуңа карамастан, фикер булдыру, төрле тарихи вакыйгаларны чагыштыру, шуңа таянып, гади кешене ышандырырлык нәтиҗәләр ясау хәзерге мәгълүмати-пропаганда сугышында киң урын яулый бара. Дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр тарихындагы хәзер инде онытыла барган бәгъзе вакыйгаларны, хәрби һәм сәяси каршылыкларны хәтердә кабаттан яңарту тәү карашка публицистик алым гына булып күренүе мөмкин. Чынында исә искегә әйләнеп кайту идеологияләр арасындагы көрәшкә яңа сулыш бирү дип тә баһалана.
Элеккечә, Җир йөзендәге кәеф Америка Кушма Штатлары белән Русия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләр җылынуы һәм салкынаюына турыдан-туры бәйләнгән. Русияне икътисады, халыкара йогынтысына карап тупланган сигез дәүләт квазиберләшмәсенә кертеп, икенче карауга аннан куу гомум дөнья хәлләренә сизелерлек йогынты ясамаса да, АКШ белән Русиянең бер-берсенә карашының бераз үзгәрүе дә тоташ планетар кәефне үзгәртеп тора. Бу кешелекнең өр-яңа тарихындагы язмыштан котылып булмый, дип бәяләрлек факт. Шуңа күрә дә сәяси күзәтүчеләрнең Русия-Америка мөнәсәбәтләрен ретроспектив караштан чыгып та, бүгенге чынбарлыкка таянып та, киләчәкне күзаллап бәяләргә тырышуы табигыйдыр.
Америка Кушма Штатларының дәүләтчелек тарихы, оешып яшәүче кешелек тарихы белән чагыштырганда, тынны бер тартыр вакыт кына. Һәммәбезгә мәгълүм булуынча, Төньяк Американы колонияләштерү европалылар тарафыннан XVI гасырда башланган һәм урындагы халыкны урыннан куу, эзәрлекләү, кыру, плантацияләрдә эшләү өчен Африкадан коллар ташу, бәйсезлек өчен Англия, Франция белән сугыш нәтиҗәсендә 1776 елда АКШ дигән азат дәүләт хасыйл булган. Төньяк Америкага, башлыча, Европадан, инглиз, ирланд, голланд, герман, француз, испан, итальян һәм башка кавемнәрнең иң кыю, эшлекле, тәвәккәл, хәтта тезгенсез холыклы вәкилләре күченгән. Ерак юл, кырыс табигать, чая каршылык күрсәткән индеецлар белән көрәш исәпсез-сансыз корбаннар таләп иткән. Бу – кешелек тарихында Русиянең Себер, Ерак Көнчыгыш, Урта Азиягә омтылуы белән чагыштырырлык кына күренеш түгел. Америкага әйләнеп кайтканда, ул кыйтганы үзләштерү, дәүләт төзү эпопеясе монда батыр яугирләр, ныкышмалы мосафирлар, юктан бар ясарлык эшкуарлар, илләре өчен җаннарын фида кылырлык патриотлар, милли һәм шәхси мәнфәгатьләрен бар нәрсәдән өстен куйган үзенә күрә бер феномен – американнарны — бар иткән. Бар дөнья хәзер Америка Кушма Штатларына сокланып та, көнләшеп тә, ләгънәтләп тә карый, ләкин шунысы: бу — супердәүләт, бүген тоташ Җир шарының җилек маен суырып яшәсә дә, нигезен хезмәт, талант, тормышны оештыра белүе белән салган. Философ Джордж Сантаяна әйтмешли, американ гомер бакый инде кузгалды дигән поездга утырып өлгерә һәм аннан туктар-туктамастан сикереп төшә. Әйе, һичкайчан платформада торып та калмый, аягын да сындырмый”.
Ләкин без төп фикердән читләшә төштек, ахры. Мәсьәлә АКШны һәм американнарны мактауда түгел. Заман чынбарлыгы шунда: хәзер дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ни рәвешле булуы һәм, гомумән, барча дөньядагы тормыш-көнкүреш Кушма Штатлар белән Русия Федерациясе арасында киңәш чамасына, аңлаша алу дәрәҗәсенә, хезмәт-тәшлек мөмкинлегенә турыдан-туры бәйләнгән. Бездә исә бик күп еллар, Америка йөзендә замандашны түгел, бәлки көндәшне күрү идеологиясе яшәп килә. Ул Русия кешеләренең аңына шулкадәр дә сеңдерелгән ки, күпләр океан аръягындагы дәүләткә барлык яманлыклар чыга торган урын, дөньядагы һәммә бәла-казаларның башы дип карарга күнеккән. Шуңа күрә дә Америкага карата “каршы агачка каты чөй” кебегрәк принциптан аерыла алмыйбыз. Эмигрант урыс әдибе, якташыбыз Сергей Довлатов: “Американнар – туң күңелле, йөрәксезләр”, – дип язган һәм арытаба: “Алар белән дус булып яшәү мөмкин түгел. Хәмерне дә уймак сыман гына савыттан эчәләр... Бөтендөнья проблемалары американнарны дулкынландырмый. Аларның төп кагыйдәсе – “мәсьәләгә гади кара! “һәм “дөнья кайгысы – төштән соң”, — дип тәмамланган.
Якташ язучыбыз әйткәнне американнарның канына сеңгән тоташ менталь үзенчәлеге дип кабул итү ярамыйдыр. Гуманистик караш өстенлек иткәндә, җәмгыять һәм аның сәяси лидерлары тискәрелекне эзләү түгел, бәлки мөмкин кадәр якынайту, бер-береңне аңлау әмәлләрен табарга тырышу белән мәшгуль булырга тиеш.
СССР белән АКШның нацистик Германиягә каршы бергәләп көрәшүе зарураттан туган хезмәттәшлек булса да, бу классик мисал фундаменталь капма-каршылыкларның да уртак тел һәм гомум максат юлында киртә түгеллеген исбатлаган иде. Дөнья йөген парлашып тартыр өчен Русиягә дә, Америкага да, мин-минлекне киметеп, лидерлык җаваплылыгын тоеп, глобаль мәсьәләләрдә бер фикердә торырга кирәк. Халыкара хәлнең аеруча кискен булуы бөек ике дәүләт җитәкчеләренең: “Мин — минмен, ә син кемсең?” дигәнрәк карашыннан килә. Бергә булсак, кыенлык авыр тоелмас, уртак бишегебез Җир шарын бүлү хаҗәте дә булмас.
Бүген исә Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр “салкын сугыш” чорындагы, шул исәптән 1962 елдагы Кариб көрчеге мәлендәге белән чагыштырганда да кискенрәк. 1961 елда Совет һәм НАТО гаскәрләре Берлинда бер-берсенә каршы ут ачарга әзер торганда да, янә бер елдан Кубада ракеталар урнаштыру сәбәпле атом сугышы кубу янаганда да ике держава җитәкчеләре, тешен кысып булса да, кораллы бәре-лештә чигенү әмәлен тапкан. Шуңа охшаш хәлләр арытаба да күп мәртәбәләр чыгып торды. Я бер, я икенче ил җитәкчеләре көчергәнешне сүрелтмәү өчен өзлексез “тырышлыклар” сала.
Икътисади мөмкинлекләребезне чагыштыру уңайсыз. Илебезнең Кораллы Көчләрен американнар телевидениедә, я пропагандистик материалларда гына хәтәр дип уйлый, шуңа күрә Русияне үзенең потенциаль көндәше дип исәпләми. Көнбатышта илебезне, гомумән, “сүнә баручы” дип атыйлар һәм, бу караштан чыгып, дәүләт буларак Русиянең ахыр чиккә җитеп көчсезләнүен көтүгә өстенлек бирәләр. Әлеге доктринаны исәпкә алганда, икътисадның соңгы җилек маен суырып кораллану, сугышчан сүз белән мавыгу кирәк түгелдер безгә. Һәрхәлдә, күпчелек җитди аналитикларның нәтиҗәсе шулай: Русиягә каршы бер ил дә кылыч күтәрергә җыенмый. Үз өенә ут салырга теләүче юләрләр дөньяда бик аздыр. Тирә-яктан дошман эзләү, бар гавәмне үзенә каршы кую сәясәтеннән тизрәк арынса иде кешелек.
...Ерактан ялт-йолт итеп күренгән ут төрле кичерешләр уята. Аларда аңлаешсыз хәвеф тә, романтик күренешләр дә, кемнедер кызгану да, нәрсәдер көтү дә бар. Җемелдәгән һәр әйбер кемдер салган ут кына була күрмәсен. Утның учактагысы гына җылы да, тәгам дә бирә.
Марсель КОТЛЫГАЛЛӘМОВ.
Фото: pikabu.ru