“КХДР лидерының Русиягә эш сәфәре бик вакытлы, файдалы һәм конструктив булды, без Төньяк Корея белән мөнәсәбәтлә-ребезне үстерүне дәвам итәчәкбез”, – дип җавап бирде Русия Президенты-ның матбугат секретаре Дмитрий Песков журналист-ларның Төньяк Корея лидеры сәфәрен Кремльдә ничек бәяләүләре турындагы соравына.
КХДРның дәүләт киңкүләм мәгълүмат чаралары Русия һәм Төньяк Корея лидерлары Владимир Путин һәм Ким Чен Ынның саммитын “тарихи һәм эпохаль вакыйга” дип атады.
“Тарихи очрашу һәм сөй-ләшүләр Корея-Русия дуслык, хезмәттәшлек һәм татулык мөнәсәбәтләрен югарырак дәрәҗәдә ныгытучы һәм үстерүче эпохаль вакыйга булып хезмәт итә. Ким Чен Ынның Русиягә эш сәфәре Русия-Корея мөнәсәбәтләрен үстерүдә әһәмиятле чорда үтте, ә сөйләшүләр иптәшләрчә һәм конструктив шартларда узды”, – дип язды Кореянең Үзәк телеграф агентлыгы.
КХДР Хезмәт партиясенең төп басма органы “Нодон Синмун” шулай ук, саммитны тарихи вакыйга дип атый, ике лидерның һәм аларның илләренең аерым мөнәсәбәтләрен билгеләп үтә.
Владимир Путин белән Ким Чен Ынның “Көнчыгыш” космодромындагы очрашуы дүрт ел эчендә икенче тапкыр булды. Тик 2019 ел белән 2023 ел арасында аерма шактый зур, ике очрашуның әһәмияте дә аерыла. Беренчесе, Владивостокта узганы, танышу булды һәм ике яклы мөнәсәбәтләрнең җитди үсешенә китермәде диярлек. Монда берничә айдан соң башланган коронавирус пандемиясе өлешчә гаепле – дөньяның иң ябык иле титулына дәгъва итүче Төньяк Корея тышкы дөньядан тулысынча диярлек ябылды. Һәм күптән түгел генә, хәл-шартлар яхшыргач, ачылды һәм Ким Чен Ын шунда ук безгә килде.
Илебезгә килгәч, хәзер аның иле өчен “Русия белән мөнәсәбәтләр иң беренче өстенлек булып тора”, дип белдерде. Ике илнең мөнәсәбәтләре тарихында мондый сүзләр Корея юлбашчылары авызыннан илне 1945 елда азат иткәннән соң беренче унъеллыкта гына яңгыраган иде, аннары Кимнар династиясе һәрвакыт, Пекин һәм Мәскәү арасында тигезлек саклап кына калмыйча, үзенең суверенитетын һәм үз көчеңә таяну әһәмиятен ассызыклап, әдәпле генә дистанция саклады. Һәм хәзер Кытай төп кенә түгел, КХДРның тоталь сәүдә партнеры булып тора, әмма Пхеньянда Мәскәү белән кызыксыну чыннан да бик җитди. Юк, Ким Чен Ын абсолют суверенитеттан һәм стратегик мөстәкыйльлектән баш тартмаячак, тик ул КХДРда элек күз алдына да китереп булмый торган иң җитди хезмәттәшлеккә һәм проектларга әзер булуга бик охшаган.
Космодромда очрашу очраклы түгел, чөнки Ким Чен Ын КХДРны космос державасы ясады бит (гәрчә барысы да аның әтисе вакытында әзерләнгән булса да). Пхеньянга космик технологияләр оборона өчен кирәк, кореялеләр АКШка кадәр барып җитәргә сәләтле һәм атом-төш заряды алып барырга мөмкин булган континентара баллистик ракеталар ясый. Юк, Ким Чен Ын Америкага һөҗүм итәргә җыенган акылсыз җитәкче түгел, үз дәүләтен һәм коммунистик тө-зелешен саклау өчен Пхеньянга куркыныч корал кирәк.
СССР таркалганнан һәм Кытайда реформалар башланганнан соң аның картәтисе Ким Ир Сен яңа дөньяда саклану өчен идеология һәм икътисадта гына түгел, ә кораллануларда да беркемгә дә бәйле булмаска кирәклеген аңлый. КХДР өстендә рәсми булмаган совет атом-төш зонтигы юкка чыкты, ә кытайныкына өмет итү куркыныч иде. КХДР үзенең атом-төш коралын һәм аны китерү чараларын булдырды. Моның өчен Америка һәм халыкара санкцияләр кертелде. Соңгыларын кертүдә Кытай белән Русия дә катнаштылар, моның турында хәзер, әлбәттә, үкенәләр. БМОның Иминлек советы тарафыннан салынган санкцияләрне берьяклы тәртиптә алып булмый бит. Иминлек советында хәтта санкцияләрне алуга гына түгел, ә аларны йомшарту омтылышларына да Көнбатыш илләре комачаулый.
Әйе, Русия хәзер санк-цияләр режимыннан чыкмаячак – илебезгә АКШка БМОда истерика оештыру өчен сәбәп бирмәскә кирәк. Әмма Русия бу санкцияләрне читләтеп узарга тиеш булачак. Нинди өлкәләрдә? Теләсә нинди өлкәдә диярлек. Хәзерге санкцияләр, асылда, КХДРның бөтен тышкы икътисади эшчәнлеген һәм валюта алуын тыя. Нинди юнәлеш буенча мөнәсәбәтләрне үстерә башлама – санкцияләргә килеп төртеләсең.
Владимир Путин һәм Ким Чен Ын сөйләшүләрендә ирешелгән конкрет килешүләр, әлбәттә, билгесез. Бу Көнбатышның киләчәктәге проектлар турында иртәрәк белүен теләмәгәнгә генә түгел, ә КХДРда гомумән теләсә нинди мондый мәгълүматны сер итеп калдырганга да (һәм моны һәр-вакыт, әле санкцияләргә кадәр дә эшләделәр). Әмма Владимир Путинның беренче Төньяк Корея космонавтын безнең илдә әзерләргә һәм космоска очырырга тәкъдим итүе турында дөреслеккә бик охшаган мәгълүматлар бар. Әмма космостан тыш җирдә дә бик күп кызыклы проектлар бар.
Юк, сүз Корея халык армиясенең йөз мең сугышчысын Украина фронтына җибәрү турында бармый. Болар барысы да уйдырма һәм фантастика өлкәсеннән. Ләкин менә Корея сугыш кирәк-яраклары һәм кайбер артиллерия эшләнмәләре кирәк булачак, гәрчә бу безнең элемтәләрдә мөһим булмаса да. Меңнәрчә һәм хәтта дистәләгән мең Төньяк Корея төзүчеләре (ә алар арасында югары квалификациялеләр күп) Ерак Көнчыгыш һәм Новороссия төзелешләрендә кирәк булачак. Әмма иң масштаблы проектлар КХДР территориясе, аның Русия һәм Кытай белән элемтәләренә бәйле.
Күптөрле транспорт һәм инфраструктура проектлары (автомобильләрдән алып, тимер юлларга кадәр, Корея портларын реконструкцияләү), агросәнәгать комплексында уртак проектлар бар. Төньяк Корея инвестицияләргә, технологияләргә һәм реконструкцияләргә мохтаҗ, әмма проблема һәрвакыт чит ил гражданнарына ышаныч булмау һәм барысын да контрольдә тоту теләге белән бәйле иде. Һәм әгәр Владимир Путин белән Ким Чен Ын КХДРда зур Русия проектлары турында килешә алса, бу, чыннан да ике яклы мөнә-сәбәтләрдә генә түгел, ә Төньяк Корея тормышында да яңа тарихи битне ачачак.
Мәскәү һәм Пхеньян мө-нәсәбәтләрне башкача тышкы факторларга бәйлелеккә куймаячак – бигрәк тә тышкы басымга. Ким Чен Ын Владимир Путинга “без һәрвакыт империализмга каршы көрәштә бергә булачакбыз” дип әйткәндә ул бит яу кырын гына күз алдында тотмады. Төньяк Корея халкы сугышны булдырмау яклы. Әлбәттә, бу куркаклыктан түгел, ә Корея ярымутравында сугышның апокалипсик характерга ия булачагын аңлаудан. Шуңа күрә Пхеньян мондый бәрелешләрне булдырмый кала торган көчле корал ясый да. Империализм белән көрәштә бергә булу теләге турында сөйләгәндә Ким Чен Ын “бергә үзаллы дәүләт төзү өчен көрәштә”, дип дәвам итте. Ул Русия армиясенең җиңүенә дә, ил халкының “көчле дәүләт төзү фронтында” уңышларына да ышаныч белдерде.
Русиялеләрнең һәм төньяк кореялеләрнең гореф-гадәтләре һәм дәүләтчелекне аңлавы төрле, ләкин ике халык та үз илләрен көчле һәм суверен итеп күрергә тели. Бу – безне берләштерүче нигез. Без бергә булганда гына бер-беребезне көчлерәк итә алабыз.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.