-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 ноябрь 2023, 10:40

Америка Украинаны финанслауны туктатамы?

Вашингтон акчаны үзенең барлык күрсәтмәләрен тыңлаучан үтәүчегә бирәчәк. “Болай булгач, син беркемгә дә эләкмә!” – дип хәл иттеләр АКШ сенатында һәм, Израиль белән Украинага өстәмә ярдәмнән баш тартып, үз Хөкүмәте эшен финанслау өчен тавыш бирделәр. Безнең көннәр философиясенең төп мәсьәләсе шулай хәл ителде: АКШ акчаны кемгә һәм күпме бирәчәк? Җавап: әлегә беркемгә дә бирмәячәк.

Америка Украинаны финанслауны туктатамы?
Америка Украинаны финанслауны туктатамы?

Шунысы үзенчәлекле: АКШ сенатында күпчелек демократлар ягында, ягъни инде ел ярым дәва­мында Киевны спонсорлау өчен Америка бюджетынннан кырып-себереп акча җыйган партия яклылар Украинаны хәзер ярдәмсез калдырды.


Махсус хәрби операция башланганнан бирле Америка Кушма Штатлары Украинага 75 миллиард доллардан артык акча күчерде. Вашингтон хакимиятенең акчаны урлау һәм ришвәтләргә батуына карамастан, бу хәрбиләргә дә, гражданлык ихтыяҗларына да җитә иде. Бу акчалардан башка Украина яшәеше мөмкин булмас иде.


Сентябрьдә АКШ Президенты Джо Байден конгресстан Киевка чираттагы ярдәм пакетын сорады. Ләкин “акча бирү машинасы” кинәт ватылды. Я конгресста спикер юк, я спикер вазыйфасын башкару-чының Украинаны финанслау турында тавыш бирүне алып барырга вәкаләтләре җитми, аннары яңа спикер тәгаенләнде, ул Дональд Трамп яклы кеше булып чыкты һәм ул, гомумән, Украинага дигән бөтен акчаны Израильгә бирергә кирәк, дип белдерде…


Хәзер акчаны шатдаун сылтавы белән бирмиләр. Гади тел белән әйткәндә, “шатдаун” ул – финанслау булмау сәбәпле, АКШ Хөкүмәте учреждениеләре эшен туктату. Бу тема тирәсендә ел саен диярлек конгресста һәм сенатта шау-шу куба, тулы бер тамаша уйнатыла. Әйтерсең лә дөнья бетә. Әмма һәрвакыт мәсьәләне уңышлы хәл итәләр.


Бер ел элек АКШ конгрессында нәкъ шундый шатдаун ихтималлыгы турында фикер алышу булды, ләкин Украинага ярдәмне туктату турында сүз дә булмады. Эш шунда ки, ул вакытта закон чыгаручылар арасында демократлар өстенлек итте. Конгресс спикеры Нэнси Пелоси (Киев режимы җитәкчесе Владимир Зеленскийның кулын үпкән карчык) 1,7 триллион доллар күлә­мендә чираттан тыш ярдәм турындагы законны шәхсән үзе кертте. Бу акча шатдаунны булдырмый калуга һәм Украинага ярдәмгә китте.
Хәзер конгресс күпчелек республикачылар кулында, һәм алар шатдаунны Киев зарыгып көткән акчаларны бирми тору өчен сәбәп итеп куллана. Өстәвенә, демократлар да шул ук фикердә, ә бу инде Украина өчен бөтенләй начар хәбәр.


Бу Америка Украинаны финанслауны туктата дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк. Шатдаун сылтавы белән акчаны иң яхшы заманнарга кадәр “туңдырып” куялар. Аннары башка сылтау уйлап таба алалар һәм кинәт кенә юмартланып китү­ләре дә мөмкин.


Барысы да Киев режимын кем җитәкләячәгенә бәйле. Владимир Зеленскийны Вашингтонда бүтән күрергә теләмиләр. Аңа бу хакта инде мөмкин булган бөтен сигналлар: матбугат аша да, ЦРУның элекке директоры Уильям Бернс кебек абруйлы кеше аша да җибәр­деләр. Яңа ярдәм траншы белән килеп туган ыгы-зыгы – бу Владимир Зеленский өчен чираттагы үтәкүренмәле киная. Акчаны үзен “бәйсез суверен демократия лидеры” итеп күрсәтергә тырышучыга түгел, ә Вашингтонның барлык күрсәтмәләрен тыңлаучан үтәүчегә бирәчәкләр.


Владимир Зеленскийга “хуҗа”­ларның төп дәгъвалары аңлашыла. Беренчедән, ул территорияне дә кире кайтармады, Русиягә сизелер­лек зыян да китерә алмады. Икен­чедән, ул җиңелүне танырга һәм Мәскәүдән тынычлык турында солых сорарга теләми. Һәм, ниһаять, ул март сайлауларында яхшы итеп, кешечә китәргә теләми. Ул гына да түгел, Владимир Зеленский шул дәрәҗәдә кыюланып китте ки, хәтта бу сайлауларны гамәлдән чыгарырга тырыша.


Әмма, Вашингтон фикеренчә, Украинада сайлаулар мотлак үтәргә тиеш. Бу идеяне шактый абруйлы сәясәтчеләр яңгыратты. Димәк, мартта инде Владимир Зеленский­ның статусы бөтенләй аңлаешсыз булачак. Аның вәкаләтләре чоры бетә һәм ул чагында элекке комедия актеры кем булып калачак?


Украинада инде президент вазыйфасына кастинг башланды. Дәгъва итүчеләрнең берсе — Украинаның Кораллы Көчләре башкомандующие Валерий Залужный.

Көнбатышта аңардан ашыгыч рә­вештә яңа Шарль де Голль әвәли­ләр. Украина Президентының элекке киңәшчесе Алексей Арестович та сайлау алды программасын тәкъдим итте. Әлбәттә, Владимир Зеленский бик борчыла. Залужный­ның ярдәмчесе билгесез кеше бүләк итеп җибәргән гранатадан кинәт һәлак булды. Бу канлы тамаша Украинаның АКШтагы “хуҗа”­ларында зур канәгатьсезлек тудырды. Цивилизацияле Европага омтылучы Украина дөнья җәмәгать­челеге алдында мондый булып күренергә тиеш түгел.


Кыскасы, яхшымы, начар юл беләнме, әмма Владимир Зеленскийны алмаштырачаклар. Провинция театрындагы кебек, Украина сәясәтендә һәр актерның үз амплуасы бар, һәм инде хәзер үк кү-ре­нә: калын тавышлы, төз гәүдәле Залужный – “сугыш”, ә Арестович “тынычлык” партиясен тәкъдим итәчәк. Залужныйга Вашингтон яңадан кораллануны, армияне көчәйтүне һәм язгы контрһөҗүмне оештыруны тапшыра ала. Ә Аристовичка, әгәр фронттагы эшләр бөтенләй начар барса, ак әләм күтәреп, тынычлык килешүе турында үтенеч белән чыгу бурычы йөкләнәчәк.


Шуны аңлау мөһим: бу килешү америкалыларга Украина армиясен дәвалау, коралландыру һәм аларны яңадан Русиягә каршы сугышка ташлау өчен кирәк. Аларга Украина гражданнарының башкача кирәге юк.


Әмма иң мөһиме — Украина президенты вакансиясенә кандидаттан йөз процент идарә ителү таләп ителә. Мондый лидерга, мө­гаен, акча да бирерләр. Ә әлегә АКШ “акча бар, ләкин сезгә бирми­без, әгәр бирәбез икән, сезгә түгел” принцибы буенча яшәячәк.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: