+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 сентябрь , 14:19

Башкортстан технологик лидерлыкка ирешү проектларына актив кушыла

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, вазыйфага керешү тантанасында чыгыш ясап, Башкортстан Хөкүмәтенә 2030 елга кадәр мөһим бурычлар куйды. Төбәк Башлыгы тарафыннан билгеләнгән планнарга Башкортстан вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев аңлатма бирде.

Башкортстан технологик лидерлыкка ирешү проектларына актив кушыла
Башкортстан технологик лидерлыкка ирешү проектларына актив кушыла

"Республика Башлыгы сәнәгатькә зур игътибар бирә. Ышанам, киләсе бишьеллыкта сәнәгать тагын да нәтиҗәлерәк үсәчәк. Без гамәлдәге курсның дәвам итәчәген һәм республиканың Русия Федерациясенең технологик лидерлыгына ирешүгә юнәлтелгән яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашачагын күрәбез", - дип билгеләде Александр Шельдяев.

Исегезгә төшерәбез, 12 сентябрьдә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады. Тантанада төбәк җитәкчесе ике дәүләт телендә — башкорт һәм урыс телләрендә Башкортстан халкына ант бирде.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: