Президент сүзләренчә, башкала бөтен илнең алгарышлы хәрәкәтенең флагманы булып тора. Ул шәһәр хуҗалыгында, транспортта, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә алдынгы технологияләрне тиз арада кулланышка кертә.
“Мәскәүнең яңа үрләргә күтәрелергә, тотрыклы һәм озак вакытлы үсешен тәэмин итәргә мөмкинлекләре бар. Ышанам, киләчәктә дә шулай булыр”, – дип белдерде Владимир Путин.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы башкаланы армиянең ышанычлы тылы дип атады. Аның сүзләренчә, дистәләгән мең мәскәүле бүген алгы сызыкта батырларча сугыша. Ул шәһәр халкына Ватан өчен көрәшергә әзер булуы өчен рәхмәт җиткерде.
Президент башкаланың казанышларына аерым басым ясады. Соңгы алты елда Мәскәүнең IT-секторы дүрт тапкырдан артык үсешкә ирешкән, шәһәрдә метро төзелеше дәвам итә.
“Мәскәү мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә җитди һәм әһәмиятле проектларны тормышка ашыра. Алар бөтен ил өчен алдынгы тәҗрибә чыганагы булырга, тәрбия һәм мәгърифәт бурычларына хезмәт итәргә, дөньяга карашын ныгытуга, милли традицияләрне һәм кыйммәтләрне алга этәрүгә юнәлтелгән”, – дип ассызыклады ул.
Шәһәр көне башкалада шимбә һәм якшәмбе көннәрендә билгеләп үтелде, Мәскәүгә нигез салынуга 878 ел тулды.
Владимир Путин рәсми рәвештә Мәскәүдә яңа Милли космик үзәкне ачты. Тантанада, шулай ук, Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, Мәскәү мэры Сергей Собянин, “Роскосмос” дәүләт корпорациясенең генеральный директоры Дмитрий Баканов, ракета-космос тармагы предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук космонавтлар Сергей Крикалёв һәм Олег Кононенко катнаштылар.
Владимир Путин һәм Сергей Собянин яңа космик үзәккә бер автомобильдә – Президентның “Aurus” лимузинында килделәр. Моңа кадәр алар Шәһәр көнен бәйрәм итүдә “Зарядье” концертлар залында катнашкан иде.
Владимир Путин Милли космик үзәкнең ачылуын тармакны үстерүнең яңа этабы дип атады.
“Һичшиксез, Мәскәүнең космик тармак үсешенә керткән өлеше зур. Бу безнең ил өчен турыдан-туры әһәмияткә ия, чөнки космик тармак үсешендә яңа этап башланды, Русияне бу мөһим өлкәдә үсеш үзәкләренең берсе һәм лидер сыйфатында ныгыта. Мин Мәскәү шәһәре җитәкчелегенә бу үзәкне төзүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәсем килә”, – диде Президент.
Милли космик үзәкнең яңа комплексына “Роскосмос” хезмәткәрләре күчәчәк, шулай ук, биредә кайбер шәхси компанияләр белгечләре һәм NASA вәкилләре урнашачак.
Милли космик үзәкнең төзелеше 2019 ел ахырында Хруничев исемендәге дәүләт космик фәнни-җитештерү үзәге территориясендә башланган иде. Комплексның төп бинасы – өч кырлы 47 катлы манара, ул старт мәйданында урнаштырылган ракетаны хәтерләтә, биеклеге – шпиль белән бергә 288 метр.
Үзәктә булганда Президент космик аппаратлар күргәзмәсен, шул исәптән “Луноход-2” үзйөрешле лабораториясе, “Венера-7” автоматик планетаара станциясе, “Союз-МС-25” космик корабы һәм төшүче аппаратлар макетларын карады.
Милли космик үзәкнең гамәлдә булган очулар белән идарә итү үзәгеннән Русия космонавтлары Сергей Рыжиков, Алексей Зубрицкий, Олег Платонов белән элемтә сеансы узды, алар Халыкара космик станциядә эшли.
“Бу – Русия космонавтикасы идарәсенең чын штабы. Фәнне, мәгарифне һәм производствоны бергә тоташтыручы һәм, һичшиксез, Мәскәүнең илдә иң мөһим тизләтелгән технологик, индустриаль, фәнни үсеш мәйданчыгы буларак ролен ныгытучы бердәм инженер-техник комплекс”, – дип белдерде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы яңа космик үзәк мөмкинлекләрен тулы куәтенә кулланырга, Русия космосны үзләштерүдә һәм өйрәнүдә лидерлар рәтендә калсын өчен барысын да эшләргә чакырды.
Мәскәү мэры Сергей Собянин Милли космик үзәкне “Роскосмос” өчен яңа йорт дип атады. “Минемчә, бу – дөньяда иң заманча һәм технологик комплексларның берсе”, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Башкортстан белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә тыгыз һәм күпкырлы элемтәләр урнашкан. 2012 елның апрелендә кул куелган Килешү бу хезмәттәшлеккә рәсми нигез салды.
Мәскәүдә Башкортстан көннәре, шулай ук башка мәдәни чаралар даими үткәрелеп тора. Мисал өчен, быел июнь аенда башкалада “Сабантуй-2025” фестивале зур уңыш белән узды. Әлеге чара Башкортстанның бай мәдәниятен, үзенчәлекле йолаларын һәм күркәм гореф-гадәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.
Республика җитәкчелеге Мәскәүдә югары белем алучы Башкортстан студентлары, аспирантлары һәм укытучылары белән даими очрашып, аларның фикерләрен тыңлый. Әлеге очрашулар, гадәттә, Русия Президенты каршындагы Башкортстанның тулы вәкаләтле вәкиллегендә уза.
Әлеге вәкиллекнең тарихына күз салсак, 1991 елның 15 гыйнварында ук Башкортстан АССР Министрлар Советы “Русия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Даими вәкиллеген гамәлгә кую турында” карар кабул иткән иде. Соңрак, 1994 елда, ул Тулы вәкаләтле вәкиллеккә үзгәртелә. Башкортстан Мәскәүдә әлеге дәрәҗәдәге учреждение ачкан тәүге төбәкләрнең берсе булды.
Бүген Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге республика мәнфәгатьләрен федераль структураларда яклау, инвестицион проектларны алга этәрү һәм төбәкара элемтәләрне үстерүдә зур роль уйный.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.