Махсус колл-үзәктә бөтен Русиядән Халык фронты яшьләре волонтерлары да бар. Редакция төркеме составында Халык фронтының төбәк бүлекчәләренең иң тәҗрибәле җитәкчеләре һәм вәкилләре, эксперт-практиклар эшли. Башкортстанны «туры линия»дә төбәк командасының 4 активисты тәкъдим итә.
Катнашучылар арасында Башкортстандагы Халык фронты яшьләре җитәкчесе урынбасары, Башкортстан дәүләт аграр университетының «Колос» студентлар отряды вәкиле, Русия Студентлар отрядлар берлегенең Башкортстан төбәк бүлеген һөнәри белем бирү программасында катнашучы Мария Гельман да бар. Аның өчен бу - «туры линия»гә беренче чыгу.
Студентның бурычларына шалтыратуны кабул итү һәм эшкәртү, арытаба аларны тиешле органнарга эшкәртүгә тапшыру өчен килгән сорауны формалаштыруда ярдәм итү керә. Аның сүзләренчә, нигездә, шалтыратулар торак-коммуналь хуҗалык һәм сәламәтлек саклау белән бәйле сораулар белән килә.
Фото: отряды-башкортостана.рф