Украина буенча позиция
Владимир Путин Украинаның конфликтны тыныч юл белән җайга салуга әзерлеген күрмәвен белдерде. Ул Русия конфликтны дипломатик юл белән, элек әйтелгән шартлар нигезендә һәм беренче сәбәпләрен бетергәндә төгәлләргә омтылуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 2022 елда Мәскәү Киевны игълан ителгән республикаларны тануның котылгысыз булуы турында кисәткән, кешеләр өчен тыныч тормышны тәэмин итәргә чакырган.
Махсус хәрби операция
Генераль штабның оператив доклады мәгълүматлары буенча, фронттагы стратегик инициатива Русия гаскәрләре ягында. Алар барлык юнәлешләрдә һөҗүм итә, ә дошман чигенә.
Азат ителгән Северскидан Славянскига юл ачыла. Кызыл Лиман якын арада контрольгә алыначак. Константиновканың яртысыннан күбрәге инде Русия армиясе тарафыннан контрольдә тотыла. Аның идарәсендә – Гуляйполеның 50 проценттан артыгы, шулай ук Димитров шәһәренең яртысы. Украина кораллы көчләренең Красноармейскның (Покровскның) бер өлешен кире кайтару омтылышлары уңышка ирешми.
“Купянск янында камалышта Украина армиясенең 3,5 мең хәрбие тора, аларның шансы нульгә тигез. Алар боҗрага алынган. Ышанам, ел ахырына кадәр без сугышчыларыбызның чиктәш линиядәге яңа уңышларының шаһиты булачакбыз”, – дип нәтиҗә ясады Президент.
Пилотсыз технологияләр
Русия гаскәрләре фронтның барлык участокларында да дроннар саны буенча дошманнан өстен. Дәүләт пилотсыз очкычлар җитештерүче энтузиастларга ярдәм итүен дәвам итәчәк. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Денис Мантуров бу юнәлешне шәхсән үзе җитәкли, бу алгы сызыкта БПЛА белән хәлне сизелерлек яхшыртты.
СВО зонасында – иреклеләр
Владимир Путин Русия Кораллы Көчләре сафларына иреклеләрнең шактый күп килүен билгеләп үтте: 2025 ел башыннан Оборона министрлыгы белән контрактка 400 меңнән артык кеше кул куйган. Дроннар операторы булырга теләүчеләр шулкадәр күп ки, хәрби ведомство алар арасында сайлап алу конкурсы уздыра.
Конфликт өчен җаваплылык
Русия үзен Украина конфликтында кешеләрнең үлеме өчен җаваплы дип санамый, чөнки ул аны башламаган. Дональд Трамп бу конфликтны тәмамлау өчен ихлас тырышлык куя.
“Русия Аляскадагы очрашуда асылда Дональд Трамп тәкъдимнәре белән килеште, шуңа күрә Мәскәү нәрсәнедер кире какты дип расларга ярамый”, – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Русия сөйләшүләргә һәм тыныч җайга салуга әзер, хәзер инициатива тулысынча Киев һәм аның Көнбатыш иганәчеләре ягында. “Без сөйләшүләргә дә, конфликтны тыныч чаралар белән тәмамларга да әзер”, – дип кабатлады Владимир Путин.
Сайлаулар
“Без Украинадагы сайлаулар көнендә хәвефсезлек тәэмин итү мөмкинлеген карарга әзер. Ким дигәндә, бу көнне аның территориясенә һөҗүмнәрдән тыелып калырга. Әгәр сайлаулар узса, без Русиядәге украиннарның тавыш бирә алуын таләп итәргә хокуклы. Украинада власть легитим булырга тиеш, ә сайлаулардан башка бу мөмкин түгел”, – диде Президент.
НАТОның киңәюе
Русия альянс тарафыннан Көнчыгышка киңәйтелмәү турындагы вәгъдәләрне үтәүне таләп итә. “Безне чираттагы тапкыр алдадылар. НАТОны киңәйтүнең берничә дулкыны булды. Әлбәттә, хәрби инфраструктураның безнең чикләргә якынаюы җитди борчылу тудыра”, – диде Владимир Путин.
Беларусь белән мөнәсәбәтләр
Русия һәм Беларусь Оборона министрлыклары тыгыз хезмәттәшлек итә, союздаш дәүләтнең иминлеге ышанычлы тәэмин ителгән. Күптән түгел республикада Русиянең яңа “Орешник” ракета системасы урнаштырылды.
“Кичә туры эфирда Александр Лукашенконың эчтәлекле чыгышын күрдем, аңа рәхмәт әйтәсем килә. Хәвефсезлек мәсьәләләрен без ике яктан да, ОДКБ кысаларында да хәл итәбез”, – диде Владимир Путин.
Русия-Кытай дуслыгы
Владимир Путин Си Цзиньпинны ышанычлы дус һәм тотрыклы партнер буларак характерлады. Русиянең Кытай белән товар әйләнеше Европа илләре арасында беренче урында тора — 240-250 миллиард доллар. Хезмәттәшлек югары технологияләр, фән һәм оборона секторы өлкәсенә күчә һәм якын киләчәктә дә, ерак перспективада да шул юнәлештә үсәчәк.
Яңалары булачакмы?
“Әгәр дә безнең белән ихтирамлы мөгамәлә итсәләр, безне алдамасалар һәм безнең мәнфәгатьләрне игътибарсыз калдырмасалар, бернинди яңа махсус хәрби операцияләр булмаячак. Без Европа һәм АКШ белән эшләргә әзер, әмма тигез дәрәҗәдә. Әгәр моңа ирешсәк, барысы да отачак. Без бер-беребезне тулыландырачакбыз. Әгәр юк икән – Европа юкка чыгачак”, – дип җавап бирде Президент BBC журналистының соравына.
Русиянең Европага һөҗүм итү ихтималы турындагы раслауларны ул “буш сүз”, дип атады. Дәүләт башлыгы ассызыклавынча, Русия – Көнбатыш белән түгел, ә Көнбатыш Русия белән Украина милләтчеләре куллары белән сугыша. Русия иминлек гарантияләре буенча аның шартларын үтәгәндә хәрби гамәлләрне кичекмәстән туктатырга әзер.
Янауларга җавап
Русия гаскәрләре Украина армиясенең гражданлык инфраструктурасына һөҗүмнәренә җавап итеп, шуңа бәйле объектларга һөҗүмнәр ясый. Киевның нефть танкерларына һөҗүмнәре максатка ирешмәячәк һәм поставкаларны бозмаячак, әмма тиешле җавап, һичшиксез, булачак. Әгәр Калининград өлкәсенә янаулар барлыкка килсә, Русия аларны юк итәчәк, бу исә эре масштаблы конфликт белән яный.
Инфляция
Русиядә эчке тулай продуктның үсеше 2025 елда 1 процент тәшкил итте. Өч ел эчендә гомум үсеш 9,7 процентка җитте, бу Европа күрсәткечләреннән шактый югары.
Хезмәт хакы һәм эшсезлек
Реаль хезмәт хакларының үсеш темплары югары — алар 4,5 процентка арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе 2,2 процентка кадәр кимегән. Халык алдындагы барлык социаль йөкләмәләр тулысынча үтәләчәк.
Утильләштерү җыемы
“Утильләштерү җыемын арттыру Финанс министрлыгының технологик үсеш өчен өстәмә акчалар алу омтылышы белән бәйле, бу турыдан-туры илебез автосәнәгатенә ярдәм итәчәк. Үзебезнең автомобильләрне сайларга киңәш итмичә булдыра алмыйм. Аларга ихтыяҗ я керемнәр үсеше, я фискаль йөкләнешнең кимүе аркасында тергезеләчәк”, – дип аңлатты Президент һәм 2025 елның 1 декабрендә көченә кергән җыем индексациясенең вакытлыча булуын ассызыклады.
Телефон мошенникларына каршы көрәш
Телефон караклыгына каршы дәүләт чаралары эшли — җинаятьләр саны – 7 процентка, ә зыян 33 процентка кимегән.
“Мошенниклык беркая да юкка чыкмаячак. Техник чаралар үсә, мошенниклар да камилләшә. Сезнең белән акча яки милек турында сөйләшә башлауга ук трубканы куегыз”, — дип киңәш бирде Президент.
Балалы гаиләләргә ярдәм
2026 елның 1 гыйнварыннан Русиядә, салым тотып калуны да кертеп, балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары кертелә.
“Без керемнәр, бигрәк тә балалы гаиләләрдә, кимемәсен өчен тырышачакбыз”, — дип ассызыклады Президент. Аның фикеренчә, гамәлдәге чаралар җитәрлек түгел, һәм системаны камилләштерергә кирәк.
Демография
Русиядә туучылар саны белән хәл Япония һәм Кореяга караганда яхшырак, әмма коэффициент 1,4кә кадәр кимегән, ә кирәкле дәрәҗә – 2.
“Күп нәрсә матди хәлгә бәйле. Бала туу белән гаилә керемнең кимүен тоярга тиеш түгел. Без начар демографик хәлле төбәкләргә ярдәм итү өчен 75 миллиард сум бүлдек”, — диде Владимир Путин. Шулай ук Русиянең 25 төбәгендә уңай тенденция күзәтелә.
Башкортстан һәм Татарстан тәҗрибәсе
Татарстан төрле милләт, дин кешеләренең бердәм яшәвенең уңай тәҗрибәсен бөтен дөньяга күрсәтә. Башкортстанда да шул ук юнлештә үсеш бара, анда Русиянең барлык традицион диннәренә дә ярдәм күрсәтелә, дип өстәде Президент.
“Без Русиянең барлык диннәренә дә ярдәм иттек һәм моннан соң да ярдәм итәчәкбез”, – дип ассызыклады Президент.
МАХ мессенджеры
Telegram һәм башка сервислар белән проблема Русия законнарын үтәүдә генә. МАХ барлыкка килгәнче Русиянең үз мессенджеры булмады, бу исә хәвефсезлек күзлегеннән чыгып, санлы форматта берничә дәүләт хезмәте күрсәтергә мөмкинлек бирмәде.
“МАХ барлыкка килү белән без тулы санлы суверенитетка ирештек. Аның көндәшләре барлыкка киләчәк”, – диде Президент.
Ясалма интеллект
Ясалма интеллект үсеше белән мәктәп укучылары һәм студентларның мөстәкыйль фикер йөртүдән һәм чишелешләр эзләүдән туктау куркынычы барлыкка килә.
“Баш белән уйлар өчен уку процессын төп бурычлар аудиторияләрдә хәл ителерлек итеп төзергә кирәк. Җәмгыятьнең бер өлешенә җиңел юлдан гына баруга: төймәләргә басу һәм интеллектуаль деградациягә юл куймау мөһим”, – диде Владимир Путин.
Русиянең Европадагы активлары
Европадагы Русия активларын конфискацияләү омтылышларын Владимир Путин “талау” дип атады.
“Бу – Еврозонага ышанычны какшату, анда күп илләр үз резервларын саклый. Урласалар, кайчан да булса аны кире кайтарырга туры киләчәк. Русия судта үзен яклаячак һәм сәяси карарлардан бәйсез юрисдикция эзләячәк”, – диде ул.
Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать
“Без, Русиядә XX һәм XXI гасырларда яшәгәннәр, ата-бабаларыбыз эшләгән бөтен нәрсәне рәхмәт белән кабул иттек. Без агымдагы мәшәкатьләр белән яшәдек, ләкин бер урында тормадык, алга бардык һәм заман куйган мәсьәләләрне иң яхшы юл белән хәл иттек, – дип белдерде Президент. – Без киләчәк турында уйладык. Әгәр безнең мөрәҗәгать сезнең кулда икән, димәк, сез дә үзегезне безнең уртак вакыт агымының бер өлеше итеп хис итәсез, чорлар бәйләнешен аңлыйсыз. Димәк, сез дә вакытлар бәйләнешен тоясыз һәм аңлыйсыз. Бу – бик мөһим. Димәк, без дә эшләгәндә, көрәшкәндә, сезнең турыда уйлаганда, юкка гына яшәмәгәнбез һәм күпкә ирешкәнбез”.
Владимир Путин Башкортстанның казанышларын аерым билгеләде
Чарада республиканы “Башинформ” агентлыгы хәбәрчесе Ләйсән Закирова, Башкортстан юлдаш телевидениесе (БСТ) журналисты Илдар Байбулатов һәм видеооператор Артур Хөснетдинов, “Республика Башкортостан” нәшрият йортының медиа мөхәррире Марсель Байдәүләтов һәм “Әбҗәлил” гәзите мөхәррире Таңчулпан Йомагуҗина тәкъдим итте.
Ләйсән Закирова Президентка Таҗикстанда индустриаль парк төзүдә Башкортстанның халыкара хезмәттәшлеге һәм тәҗрибәсе турында сорау бирде.
“Һичшиксез, сезнең тәҗрибәгез кулланылачак. Башкортстанның, аның алдынгы технология, сәнәгать базасы белән, мөһим рольне башкарачагына һәм үз алдына куйган барлык максатларга ирешәчәгенә ышанам. Әгәр моңа ихтыяҗ бар икән, федераль Хөкүмәттән сезгә ярдәм итүен сорыйм”, – дип җавап бирде Владимир Путин.
“Туры элемтә”дән соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинга республикабызның эшен һәм мөмкинлекләрен югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр итүенчә, Русия-Таҗикстан индустриаль паркы проектын гамәлгә ашыру белән Үсеш корпорациясе шөгыльләнә, федераль бюджет исәбенә җитештерү мәйданнарын реконструкцияләргә кирәк булачак. “Алга таба эшлибез. Игътибарыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт!” – диде Радий Хәбиров.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.