+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 март , 09:30

“Тормыш сыйфатына йогынты ясаучы мөһим күрсәткеч ул!”

Президент Владимир Путин җәмәгать транспорты паркын яңартуны төбәкләр өчен төп бурычларның берсе дип атадыРусия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Хөкүмәт әгъзалары белән ил төбәкләрендә җәмәгать транспорты паркын яңарту мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Докладлар белән Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов чыгыш ясадылар.

“Тормыш сыйфатына йогынты ясаучы мөһим күрсәткеч ул!”
“Тормыш сыйфатына йогынты ясаучы мөһим күрсәткеч ул!”
Владимир Путин җәмәгать транспорты паркын яңартуны төбәкләр өчен төп бурычларның берсе дип атады. “Сәнәгать өчен өстәмә заказлар, бигрәк тә хәзерге вакытта, һәрвакыт файдалы”, — диде ул. Вице-премьер Марат Хөснуллин хәбәр итүенчә, былтыр илдә 28 мең километр юл төзелгән, реконструкцияләнгән һәм ремонтланган, бу аннан алдагы ел күрсәткеченнән 15 процентка артык. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметү буенча күрсәткечләр 53 төбәктә планнан артык үтәлгән, ә Русия буенча уртача кимү 3,3 процент тәшкил иткән. Марат Хөснуллин белдерүенчә, юл төзелеше буенча планнарны үтәмәгән бер төбәк тә юк. Шулай ук, ул хәбәр итүенчә, 2024 елдагы белән чагыштырганда, 53 төбәк торак тапшыру буенча күрсәткечләр үсешен тәэмин иткән. Торакны файдалануга тапшыру буенча абсолют лидерлыкка җиде төбәк чыккан: Мәскәү өлкәсе, Мәскәү, Краснодар крае, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан.

– Тормыш сыйфатына йогынты ясаучы мөһим күрсәткеч – әлбәттә, җәмәгать транспорты. Аның белән тәэмин ителеш, уңайлылыгы, эш графигы – гражданнарга уңайлы тормыш мохите булдыруның аерылгысыз өлеше, — дип билгеләде Марат Хөснуллин. — Без 2030 елга Сез куйган максат буенча җәмәгать транспортының 80 процентын яңарту бурычын үтәргә омтылабыз. Бу җиңел бурыч түгел, ләкин узган ел эчендә Сез автобуслар бүлүне хупладыгыз. Узган елда биш меңнән артык автобус бүленде. Бу күрсәткечләргә ирешү өчен федераль дәрәҗәдә ярдәм чараларын гамәлгә ашырабыз. Болар –мәсәлән, ташламалы лизинг программасы, инфраструктура кредитлары, төбәк бюджетлары бурычларының өчтән ике өлешен кире кайтару.

Төбәкләр тарафыннан җәмәгать транспортын үстерү программалары расланды. 2030 елга кадәр 30 меңгә якын берәмлек транспортны яңарту күздә тотыла, шул исәптән 27 меңнән артык автобус, 1137 троллейбус һәм меңгә якын трамвай.

Быелдан социаль-икътисади үсеш күрсәткече түбән булган төбәкләргә ярдәм итүнең яңа чарасы булдырыла. Бу — федераль бюджеттан трансфертлар. Хәзерге вакытта Транспорт министрлыгы тарафыннан гаризалар кабул ителә һәм карала.

Видеоконференция форматында дәүләт башлыгы Русия субъектларында яңа мәгариф учреждениеләре ачуда катнашты. Екатеринбургта – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның инженер-техник фикерләвен үстерүгә юнәлтелгән яңа балалар бакчасы, Суздальдә урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылды. Моннан тыш, Ырынбурда политехник лицей һәм Иркутскида урта мәктәп биналары файдалануга тапшырылды.

– Бүген элемтәдә — Владимир, Иркутск, Ырынбур һәм Свердловск өлкәләре. Аларда мәгариф өлкәсендә кирәкле проектлар уңышлы гамәлгә ашырылган, яңа, яхшы җиһазландырылган мәктәп һәм балалар бакчалары биналары төзелгән. Аларның кайберләре инде эшен алып бара, икенчеләре якын арада ачылачак, — диде Владимир Путин. — Мондый объектларны төзү — мәгариф инфраструктурасын ныгыту, Федерация субъектларында заманча, сыйфатлы белем алу өчен бердәм, тигез мөмкинлекләр булдыру буенча зур, системалы эшебезнең бер өлеше. Укуга этәргеч бирә торган уңайлы киңлекләр үсеп килүче буынны тәрбияләү, яшьләрнең талантларын һәм потенциалын ачу Русиянең киләчәге, аның алга таба үсеше өчен бик мөһим.

Эшнең күләмен ассызыклау өчен Президент берничә сан китерде. Мәсәлән, 2019 елдан башлап мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының мәгариф инфраструктурасын яңартуга дәүләт программалары һәм проектлары кысаларында федераль бюджеттан 940 миллиард сум бүленгән. Шушы акчалар исәбенә 1 мең 700дән артык яңа мәктәп бинасы төзелгән. Нәтиҗәдә, бер миллионнан артык уку урыны булдырылган. Моннан тыш, соңгы дүрт елда 6,5 мең мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалган, ә бу тагын өч миллионга якын уңайлырак, заманча уку урыннары дигән сүз. Шулай ук, 1 мең 700гә якын балалар бакчасы бинасы сафка бастырылган, алар барлыгы 248 мең балага исәпләнгән. Узган елдан мәктәпкәчә оешмалар биналарын капиталь ремонтлау программасы эшли башлады. Гомум сыйдырышлылыгы 47 меңгә якын булган 267 объект инде яңартылган.

– Шиксез, мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттырачакбыз. Гаиләләрнең, ата-аналарның, яшь әниләрнең туымны арттыру өчен дә, балалар тәрбияләү өчен дә, баланың һөнәри карьерасын төзү өчен дә мөмкинлекләре күбрәк булсын өчен бу эшне алга таба да алып барачакбыз, — диде Владимир Путин. — Монда тагын бер кат ассызыклап, төбәк һәм муниципалитет җитәкчеләренең игътибарын мәктәпләрдә, балалар бакчаларының, озайтылган көн төркемнәренең эш графигы эшләүче ата-аналарның мәшгульлек режимын исәпкә алып төзелергә тиешлегенә юнәлтергә телим. Мондый бурыч куелган иде инде. Аны үтәүгә, элек килешенгәнчә, агымдагы елның июнендә Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары буенча советта йомгак ясаячакбыз.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендәге учреждениеләрнең матди-техник базасын яхшырту белән системалы шөгыльләнү дәвам итәчәк. Мәктәп һәм балалар бакчалары биналары төзеләчәк һәм яңартылачак, сыйфатлы белем бирү киңлекләре булдырылачак, алар заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук, мәгариф оешмалары коллективларын ныгыту, укытучыларның, педагогларның, остазларның шул исәптән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә квалификациясен һәм һөнәри күнекмәләрен күтәрү эше алып барылачак.

– Гомумән алганда, белем бирү процессына алдынгы платформалы һәм санлы чишелешләрне, шулай ук ясалма интеллект технологияләрен активрак кертергә кирәк булачак. Ләкин шул ук вакытта, без бу хакта күп тапкыр әйткәнчә, бик оста һәм баланслы итеп эш итәргә, белем бирү процессын гадиләштерүгә һәм бозуга, әзер җавапларны компьютердан гына алуга юл куймаска кирәк, — диде Владимир Путин. — Компанияләрнең квалификацияле эшчеләргә, белгечләргә ихтыяҗы артуны исәпкә алып, башка өстенлекләр арасында — техникумнарны һәм колледжларны яңарту, урта һөнәри белем бирү системасын комплекслы эшләтеп җибәрү зарур. Урта һәм югары белем бирү программалары дәүләт икътисадына, безнең предприятиеләр, бизнес таләпләренә яраклаштырылырга тиеш, шул исәптән алар хезмәт базарының югары динамикасын исәпкә алырга, һөнәри күнекмәләрне үзгәртергә һәм үстерергә мөмкинлек бирергә тиеш.

Балага кечкенәдән үк һөнәри юлны сайлауда, эшчәнлекнең үзенә аеруча кызыклы булган, аның сәләтләре һәм талантлары тулы күләмдә ачылган өлкәсен билгеләүдә ярдәм итәргә кирәк. Бу хакта узган ел ахырында Дәүләт Советының кадрлар буенча утырышында җентекләп сөйләшелде, тиешле күрсәтмәләр дә бирелде.

Куелган барлык бурычлар да үтәлер дип өметләнәм. Кирәкле белгечләр әзерләү, илнең кадрлар потенциалы үсеше аларның нәтиҗәле чишелешенә турыдан-туры бәйле.

Владимир Путин мәгариф министры Сергей Кравцовтан быел БДИ тапшыру үзенчәлекләре турында сөйләвен сорады. “Әзерлек штат режимында бара.
 
Өстенлек — хәвефсезлек һәм объективлык. Вакытыннан алда этап 20 марттан 20 апрельгә кадәр узачак, төп чор 1 июньнән башлана һәм 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Традиция буенча, предметларның берсен яңадан тапшыру өчен өстәмә көннәр билгеләнгән, бу – 8-9 июль”, – дип хәбәр итте министр.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас