Лидерлар Якын Көнчыгыш төбәгендәге катлаулы хәл турында фикер алышты, бу Иран һәм гарәп илләре өчен авыр нәтиҗәләргә китерде. Русия Президенты конфликтның алга таба көчәюен туктату һәм аны сөйләшүләр юлы белән хәл итү зарурлыгын ассызыклады.
Владимир Путин Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президентына Әмирлекләр территориясендә булган күпсанлы Русия гражданнарына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Русиянең Транспорт министрлыгы 9 мартта хәбәр итүенчә, узган атнада Якын Көнчыгыш илләреннән 45 меңнән артык пассажир Русиягә кайткан. Ведомство мәгълүматларына караганда, коммерцияле рейсларның расписаниесе формалаштырылган. Планнар буенча: Якын Көнчыгыш илләреннән Русиягә 33 рейс белән тагын 7,5 меңнән артык пассажирны кайтару күздә тотыла.
Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә вакытында, төбәктәге хәлнең кискенләшүе сәбәпле, Якын Көнчыгыш илләреннән Русия туристларын кайтаруны тәэмин итәргә кушты. Транспорт министрлыгы хәбәр итүенчә, Русия һәм чит ил авиакомпанияләре Фарсы култыгы илләрендә кыенлыкларга юлыккан туристларны һәм транзит пассажирларны кайтару эшен төгәлләгән. 2-11 март аралыгында барлыгы 59 меңгә якын пассажир (284 рейс) ташылган. Бу вакытта төбәктә хәрби хәрәкәтләр дәвам итте.
Шушы шартларда Чит ил эшләре министрлыгы ил гражданнарына Фарсы култыгы илләре авиахабларында транзит рейсларның гамәлдән чыгарылу ихтималлыгы турында кисәтте.
Министрлык тәкъдиме буенча, ил гражданнарына Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Кувейтка, Бәхрәйнга, Катар, Оман һәм Согуд Гарәбстанына барудан вакытлыча баш тартырга кирәк. Бу тәкъдим әле дә гамәлдә. “Төбәктәге Русия гражданнарыннан шәхси хәвефсезлек чараларын күрү, потенциаль куркынычлы районнарга бармау, урындагы власть органнары күрсәтмәләрен үтәү, шул исәптән ракета һөҗүмнәре куркынычы туганда сыену урыннарына чыгарга әзер тору, туроператорлар һәм авиакомпанияләр белән элемтәдә булу таләп ителә. Дөньяның башка төбәкләренә юнәлгәндә маршрутларны игътибар белән планлаштырырга һәм Чит ил эшләре министрлыгы, шулай ук Русиянең чит илләрдәге вәкиллекләре тарафыннан бирелгән хәбәрләрне игътибар белән күзәтергә тәкъдим ителә”, – дип кисәтә министрлык.
Исегезгә төшерәбез, 28 февральдә АКШ Иран Ислам Республикасына каршы хәрби операция башлады. Ак Йорт моны, Тәһранның ракета һәм ядро кораллары янавына җавап, дип белдерде. Ислам революциясе яугирләре корпусы, Израильдәге объектларга һәм төбәктәге АКШ базасына һөҗүм ясап, күләмле җавап операциясе башлап җибәрүен белдерде. Нәтиҗәдә, Бәхрәйн, Иордания, Катар, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстанындагы Америка хәрби объектларына һөҗүмнәр булды.
Телефон аша сөйләшү барышында Русия Президенты Владимир Путин Иран Президенты Масуд Пезешкиан белән Якын Көнчыгыштагы хәлне җайга салу һәм конфликтның көчәюе турында фикер алыштылар. Владимир Путин Иранның югары лидеры Али Хаменеи, аның гаилә әгъзалары һәм илнең хәрби-сәяси җитәкчелеге вәкилләренең үтерелүенә бәйле рәвештә тирән кайгы белдерде. Ул, шулай ук, АКШ-Израиль агрессиясе нәтиҗәсендә тыныч халык арасында булган зур югалтуларны искә алды. Сөйләшү барышында Русиянең хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктату һәм хәлне сәяси-дипломатик юллар белән җайга салу кирәклеге турындагы принципиаль позициясе кабатланды.
Масуд Пезешкиан Русиянең Иран халкына теләктәшлек белдергәне өчен рәхмәт әйтте, шуның белән бергә үз иленең суверенитетын һәм бәйсезлеген яклавын ассызыклады. Ул, шулай ук, Владимир Путинга конфликтның хәзерге кискен фазасы чикләрендә хәлнең үсеше турында җентекләп сөйләде. Сөйләшү нәтиҗәләре буенча, яклар киләчәктә үзара хезмәттәшлекне һәм позицияләрне координацияләүне дәвам итәргә, төрле коммуникация каналларын кулланырга килеште.
Русия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итүенчә, Владимир Путин Америка коллегасы Дональд Трамп белән Якын Көнчыгыштагы хәл-шартлар, Украина һәм Венесуэладагы тыныч процесслар турында фикер алышкан. “Сөйләшү барышында Иран тирәсендәге кризис һәм Украинада хәлне җайга салуга юнәлтелгән ике яклы сөйләшүләргә басым ясалды”, – диде ул журналистларга. Әңгәмә барышында Владимир Путин Вашингтон һәм Тәһран арасындагы каршылыкларны сәяси-дипломатик чаралар белән хәл итәргә чакырды һәм үз фикерләрен җиткерде. Дональд Трамп, үз чиратында, вакыйгаларны Израиль белән уртак операция контекстында бәяләде.
Лидерлар Украина мәсьәләсен дә күтәрде. Русия Президенты АКШның арадашчылык тырышлыгын уңай бәяләде һәм хәрби чиктәш линиядәге хәл турында сөйләде. Америка лидеры конфликтның тизрәк хәл ителүенә өмет белдерде. Моннан тыш, алар Венесуэла мәсьәләсен, шул исәптән дөньядагы нефть базарындагы хәлне дә карады.
Әңгәмә Америка лидеры инициативасы буенча узды. Ул бер сәгать чамасы дәвам итте. Ике лидер да даими элемтәдә булырга әзерлекләрен белдерде. Юрий Ушаков ассызыклавынча, әңгәмә гамәли әһәмияткә ия.
Русия Ирандагы кризисны дипломатик юл белән хәл итү яклы, бу – иң өстенлекле вариант. Бу хакта Кремльнең матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде. “Без Иран тирәсендәге хәлне җайга салуның сәяси-дипломатик ысулларына тизрәк күчү ягында эзлекле позицияне тотабыз. Конфликтны хәл итү Якын Көнчыгышка тынычлык һәм иминлек алып килергә тиеш”, – дип белдерде ул.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.