+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Сәясәт
8 Апреля , 04:05

“Русия тынычлык урнашсын өчен барысын да эшләячәк”

Президент Владимир Путин берничә ил җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрдеРусия Президенты Владимир Путин Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләште. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Русия тынычлык урнашсын өчен барысын да эшләячәк”“Русия тынычлык урнашсын өчен барысын да эшләячәк”
“Русия тынычлык урнашсын өчен барысын да эшләячәк”
Сөйләшү төрек ягы башлангычы белән узды. Лидерлар Фарсы култыгы зонасында дәвам итүче хәрби-сәяси конфронтация эскалациясенә бәйле җитди фикер алышты. Интенсив хәрби хәрәкәтләр төбәктә генә түгел, глобаль масштабтагы җитди тискәре нәтиҗәләргә китерә, дип билгеләп үтелде. Шул исәптән бу энергетика, сәүдә һәм логистика өлкәләренә дә кагыла.

Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган хәрби хәрәкәтләрне тизрәк туктату һәм тынычлык турында компромисслы килешүләр әзерләү кирәклегенә карата позицияләрнең туры килүен расладылар. Өстәвенә, алар төбәкнең барлык дәүләтләренең законлы мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш, дип исәпли.

Украина тирәсендәге хәл турында фикер алышканда Владимир Путин Рәҗәп Тайип Эрдоганга сөйләшүләр процессын уздыруга ярдәм итәргә әзер булуы өчен рәхмәт белдерде. Киев режимының Русия һәм Төркияне бәйләүче газ транспорты инфраструктурасына һәм Кара диңгездәге сәүдә судноларына һөҗүм итү омтылышлары фонында координацияләнгән чараларның мөһимлеге ассызыкланды. Аларның максаты – Кара диңгез акваториясендә иминлекне тәэмин итү.

Шулай ук, дәүләт башлыклары сөйләшүе барышында Русия-Төркия сәяси һәм сәүдә-икътисади элемтәләрен киңәйтү буенча арытаба адымнар каралды. Аерым алганда, энергетика тармагында уртак стратегик проектларны гамәлгә ашыру турында сүз бара. Узган елның декабрендә Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган Ашхабадта Халыкара тынычлык һәм ышаныч елына, шулай ук Халыкара нейтралитет көненә һәм Төрекмәнстанның Даими нейтралитетының 30 еллыгына багышланган форум барышында очрашкан иде.

Элегрәк Рәҗәп Тайип Эрдоган Якын Көнчыгыш өчен соңгы гасырдагы иң авыр көннәр җитте дип белдерде. Төркия Президенты зур һәлакәт фаразлады. Моннан тыш, ул Кара диңгез исәп-хисап мәйданчыгына әверелергә тиеш түгел, дип белдерде һәм акваториядә суднолар йөрешенең иминлеген тәэмин итү кирәклеген ассызыклады.

Русия Президентының Согуд Гарәбстаны тәхет варисы, Министрлар советы рәисе Мөхәммәд бән Сәлман Әл Согуд белән телефоннан сөйләшүе булды, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте.

Якын Көнчыгыштагы кризиска бәйле мәсьәләләр комплексы җентекләп каралды. Төбәктә хәрби-сәяси хәлнең начараюы, тыныч халык арасында корбаннар, стратегик мөһим инфраструктураның җимерелүе турында җитди борчылу белдерелде. Ике яктан да хәрби хәрәкәтләрне тизрәк туктату һәм конфликтны озак вакытка җайга салу максатында барлык якларның законлы мәнфәгатьләрен тиешенчә исәпкә алып, сәяси-дипломатик көчләрне активлаштыру зарурлыгы ассызыкланды.

Кризис нәтиҗәсендә барлыкка килгән энергия чыганакларын чыгару һәм транспортлау проблемаларының глобаль энергетика иминлегенә тискәре йогынты ясавы билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә Русия һәм Согуд Гарәбстаны катнашлыгында дөнья нефть базарын тотрыклыландыру буенча “ОПЕК плюс” форматында уздырыла торган уртак эшнең мөһимлегенә басым ясалды.

Русия белән Согуд Гарәбстанының югары дәрәҗәдәге күп планлы хезмәттәшлегеннән канәгатьләнү белдерелде, ул дустанә һәм ике якка да файдалы юнәлештә үсеш ала.

Владимир Путин һәм Согуд Гарәбстаны тәхет варисы 2 мартта сөйләшү үткәрделәр. Ул вакытта лидерлар күп кенә гарәп илләренә кагылган һәм фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган конфликт зонасы үсешенең реаль хәвефе белән бәйле борчылуларын белдерделәр. Русия Президенты хәлне сәяси-дипломатик юл белән тизрәк җайга салырга чакырды. Мөхәммәд бән Сәлман Әл Согуд фикеренчә, Русия бу көннәрдә, Иран белән дә, Фарсы култыгы илләре белән дә дустанә мөнәсәбәтләрен исәпкә алып, уңай, тотрыклыландыручы роль уйнарга мөмкин.

3 февральдә Владимир Путин һәм Мөхәммәд бән Сәлман Әл Согуд Русия белән Согуд Гарәбстанының дипломатик элемтәләре урнаштырылуга 100 ел тулу алдыннан әңгәмә үткәрделәр. Лидерлар ике дәүләт мөнәсәбәтләре һәм уртак эш темасына кагылды. Шулай ук Русия Президенты тәхет варисы белән глобаль энергия базарының тотрыклылыгын тәэмин итү турында фикер алышты. Алар ассызыклавынча, ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәгә җитте һәм ике якка да файдалы характер алды. Яклар алга таба да сәяси, сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне тирәнәйтергә килеште.

Узган атнада Владимир Путин Кремльдә Мисыр Гарәп Республикасының Чит илләр эшләре, халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге мисырлылар мәсьәләләре министры Бәдр Абдельати белән очрашты.

Русия Президенты Бәдр Абдельати белән сөйләшкәндә, илләрнең хезмәттәшлек турында күп планнары бар, күп проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән атом электр станциясе төзелеше дәвам итә, дип билгеләп үтте.

Русиянең дистәдән артык эре компаниясе бу зонада эшләргә әзер булуы турында белдерде, Мисырда ашлык һәм энергетика хабы булдыру турында да сөйләшергә мөмкин, диде Президент.

– Мисыр Президенты белән телефоннан сөйләшүебез нәтиҗәләре буенча мин Хөкүмәткә сезнең илгә азык-төлек товарлары, беренче чиратта безнең ашлыкны китерү мәсьәләләрен карарга куштым. Мисыр – партнёрыбыз, бу уңайдан шуны әйтәсем килә: узган ел безнең авыл хуҗалыгында уңыш яхшы булды, бездән товарлар озатуда бернинди проблемалар да юк һәм булмаячак та, – диде Владимир Путин.

Президент, шулай ук, агымдагы елның октябрендә узачак Русия – Африка саммиты турында искә төшерде һәм Мисырның югары дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәгенә ышаныч белдерде.

Владимир Путин Мисыр чит ил эшләре министры белән очрашуда Якын Көнчыгыштагы конфликтның тизрәк тәмамлануына ышаныч белдерде.
– Без барыбыз да конфликт мөмкин кадәр тизрәк туктатылыр дип өметләнәбез. АКШ президенты Дональд Трамп та бу уңайдан чыгыш ясады. Тагын бер кабатлыйм: без үз ягыбыздан Якын Көнчыгышта тынычлык урнашсын өчен барысын да эшләргә әзер, – диде Русия Президенты.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас