Сәясәт
14 Апреля , 04:30

Без – беренче!

Русия Президенты Владимир Путин космонавтика үсешенә югары бәя бирдеКосмонавтика көне алдыннан Русия Президенты Владимир Путин “Роскосмос” дәүләт корпорациясе җитәкчесе Дмитрий Баканов белән очрашты. Дәүләт башлыгы тармакның барлык хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм космонавтика үсешенә югары бәя бирде.

Без – беренче!Без – беренче!
Без – беренче!
— Илебезнең космонавтика тармагы, тулаем алганда, ышанычлы үсә, — дип ассызыклады Президент. — Быел без Юрий Алексеевич Гагаринның космоска очуына 65 ел тулуны билгеләп үтәбез. Узган ел тармак өчен уңышлы булды — 17 ракета йөртүче (97 аппарат) җибәрелде. Тупланган керем 10 процентка (508 миллиард сумга) артты. Шуңа күрә, тулаем алганда, тармак ышанычлы үсә. Тармакта хәл итәсе мәсьәләләр барлыгын беләм.

Дәүләт корпорациясе башлыгы Президентка “Космос атналыгы”н оештырган өчен рәхмәт белдерде. Дмитрий Баканов сүзләренә караганда, дәүләт корпорациясе меңнән артык чара уздырган, аларда берничә дистә миллионнан артык кеше катнашкан. Бу — мәдәни, мәгариф, спорт чаралары. Мәсәлән, “Белем” җәмгыяте “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү” үткәргән, анда 21 миллион мәктәп һәм колледж укучысы катнашкан. Космос турындагы фильмнарны гына да кинотеатрларда унике миллионнан артык кеше караган. Барлык бу чаралар җәмгыятьтә космос турындагы мәгълүмат белән кызыксынуны тагын да арттырды.

Дмитрий Баканов Русия космонавтикасының иң чагу яңа вакыйгасы дип “Starlink” аналогы булган түбән орбиталы киң полосалы элемтә төркеменең беренче иярченнәрен җибәрүне атады. Бу вакыйгага кайберәүләр комачауларга маташкан булып чыкты.

— Космос сәясәттән читтә тора, дип әйтергә яратсак та, куштырнаклар эчендәге “дусларыбыз” безнең аппаратны космоска очыртмас өчен барысын да эшләде. Бу көнне безнең космодромга җитди һөҗүм омтылышлары булды, әмма, шуңа карамастан, “Роскосмос” предприятиесенең һәм космик гаскәрләрнең уртак хәрби расчетлары планлаштырылган очышны гамәлгә ашырды, – диде Дмитрий Баканов. – Шулай ук бездә “ГЛОНАСС” навигация төркеменең 24 космик аппараты эшли, бишесе резервта тора. Әгәр кинәт кенә аппаратларның берәрсе сафтан чыкса, резервта торганы эшли башлый.

Дәүләт корпорациясе башлыгы шәхси космосмонавтиканы үстерүгә, бигрәк тә “Яңа старт” проектына басым ясады, анда шәхси инвестор дистәләгән миллиард сум салырга әзер.

— Бу юнәлеш “Космос” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Безгә Хөкүмәт зур ярдәм күрсәтә. Нәкъ сез кушканча, узган ел Җирне дистанцион зондировкалау мәгълүматлары турында тиешле федераль закон кабул ителде, ул бу хезмәтне түләүле итте һәм тиешле чаралар каралды, — диде Дмитрий Баканов. — Шәхси кешеләр мәгълүмат, видео хезмәтләр тапшыра торган аппаратлар җитештерә, һәм бу мәгълүматлар сатып алына, шуның белән шәхси инвестицияләр кире кайтарыла. Бу кайбер яңа уенчыларның барлыкка килүенә этәргеч бирде. Ведомстволардан иң актив рольне “Росреестр” уйный, ул кадастр өчен әлеге мәгълүматларны куллана. Гадәттән тыш хәлләр һәм Табигатьтән файдалану министрлыклары, “Роснедра”, “Росприроднадзор” һәм “Росгидромет” — җитди заказчылар.

Корпорация башлыгы “Яңа старт” проекты турында сөйләде:

— Бу атнада без сигез елга инвестицияләр күләме 600 миллиард сум тәшкил итәчәк дип килештек, — дип ачыклык кертте “Роскосмос” башлыгы. – Акча “Восточный” космодромында “Старт-1м” үтә җиңел ракета йөртүчеләр өчен старт комплексы төзелешенә юнәлтеләчәк. Алар массасы 500 килограммга кадәр булган иярченнәрне 500 километрга кадәр орбитага чыгара башлаячак. Бу инвестицияләрнең тагын бер өлеше иярченнәр һәм ракета йөртүчеләрне булдыру өчен каралган, аларның берсе кире кайтарылачак. Беренче старт 2027 елның беренче кварталына билгеләнгән.

“Роскосмос” үзебезнең космодромнар челтәрен үстерүне дәвам итә. Дәүләт корпорациясе “Восточный” космодромында “Ангара” старт комплексын файдалануга тапшыру турында карар кабул итте.

— Ел ахырына кадәр бездә тагын өч мөһим, җитди объект планлаштырыла: аэропорт комплексы, “Ангара” ракеталарын җыю һәм саклау өчен монтаж-сынау комплексы һәм “Восточный” космодромыннан ракета йөртүчеләрне җибәрүне озата баруга тәгаенләнгән Сахалиндагы трасса комплексы, – диде ул.

Ракета-космос тармагы бүген Русиянең 33 субъектында 110 предприятиедә эшләүче 165 мең кешене берләштерә. 10 меңгә якын кеше коммерция карамагындагы шәхси космик компанияләрдә эшли. Бер ел эчендә хезмәт хакы 16 процентка арткан һәм уртача 118 мең сум тәшкил итә.

Шулай ук илдә “Роскосмос” югары уку йортлары консорциумы проекты гамәлгә ашырыла, анда 28 вуз керә.

Бөтен гомум икътисадтагы кебек, космос тармагы алдында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычы тора.

— Моны робот техникасыннан, җитештерүдә иң заманча санлы чишелешләрдән башка эшләп булмый, — диде Дмитрий Баканов. — Монда без “GigaChat”ны космонавтларга ярдәм итеп орбитага чыгардык һәм алар хәзер отчет язып утырмый: бу эшне ясалма интеллект башкара һәм җиргә тапшыра.

Хәзер ясалма интеллект аерым процессларны проектлауга һәм модельләштерүгә ярдәм итә.

— Иң мөһиме — бу ышанычлылыкка һәм сыйфатка комачауламасын! — диде Владимир Путин.
— Шуның өчен барысын да математик модельләштерү анализын һәм проектлауны 100 процентка китерерлек итеп эшлибез, — дип ышандырды Дмитрий Баканов.

Президент “Роскосмос” башлыгының вазыйфасында бер ел һәм ике ай эчендә тармакка ияләнеп китүен һәм нәтиҗәле идарә итүен югары бәяләде:
— Бурыч — бик мөһим, ышанычыгыз өчен рәхмәт! — диде дәүләт корпорациясе җитәчесе.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас