+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 сентябрь 2014, 19:37

Гөрләп торды Төпкүл буйлары

Гафури районының Ялгызкаен авылында үткән “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме Советлар Союзы Геройлары Зәйнетдин Әхмәтҗановның һәм Закир Әсфәндияровның гаилә шәҗәрәләренә багышланды. Гафури районыннан чыккан биш Советлар Союзы Героеның икесе үзләренең авылыннан булуы белән ялгызкаенлылар хаклы рәвештә горурлана.

Чарага чакырылган кунаклар, авылдашлар җыелды. Юлдан килүчеләрне кунакчыл хуҗалар мәктәп ашханәсендә тәмле коймаклар, бәлешләр, баллы чәй белән каршы алды. Аннары Геройлар туып-үскән һәм бүген исемнәрен йөрткән урамнарда аларның тормышын чагылдырган стендларны ачу тантанасы булды.
Авылдашлар һәм кунаклар яу кырларында һәлак булганнар һәм тыл батырлары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчкәләр салды. Арытаба авыл мәчетендә яуда башын салганнар рухына атап дога кылынды.
Бәйрәм “Төпкүл” дип аталган урында үткәрелде. Анда кунакларны “Картаймас күңелләр” фольклор ансамбле әгъзалары икмәк-тоз белән каршы алды. Соңыннан кунаклар бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә күтәрелде.
Чараны авыл хакимияте башлыгы Гаян Фәезов ачып җибәрде. Җыелучыларны бәйрәм белән котлаганнан соң, сүз авылның имам-хатыйбы Ишбулды Фаткуллинга бирелде. Аннары хакимият башлыгы бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килгән кунаклар белән таныштырып үтте. Гаян Заһретдин улы авыл яңалыклары, фермерларның, эшкуарларның уңышлары турында сөйләде. Соңыннан “Иң кунакчыл ихата” (Сәлимә Ишмөхәммәтова), “Иң күп умарта тотучы” (Раил Мөэминов), “Иң күп мал асраучы гаилә” (Айгөл һәм Филүс Сабитовлар), “Булдыклы һәм кунакчыл эшкуар” (Миңнегали Фәезов), “Авылның иң яшь гражданы” (Рамазан Шәмсетдинов), “Иң яшь гаилә” (Регина һәм Сергей Россихиннар) номинацияләрдә җиңүчеләргә, шулай ук авыл активистларына бүләкләр тапшырылды.
Мәгариф ветераны Мансур Вәлишин авылыбызның барлыкка килү тарихын, аның данлыклы кешеләре турында җентекле чыгыш ясады. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелендә сәхнәгә Зәйнетдин Әхмәтҗановның туганнары: балалары, оныклары чакырылды. Олы кызы Мәфтуха апага 89 яшь, аның тормыш иптәше Шәрифулла Ишмөхәммәтов — Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан. Геройның кече кызы Нәзирә үзләренең шәҗәрәсе белән таныштырып үтте. Ленин исемендәге колхозның элекке рәисе Рәшидә Исламгулова да кызыклы хатирәләр белән уртаклашты.
— Сугыштан кайту белән, хаклы ялда булуга карамастан, “Кызыл яр” колхозында бригадир булып эшли башлады, бер үк вакытта склад мөдире вазыйфасын башкарды, ревизия комиссиясен җитәкләде. Үзенең бурычларына намус белән карый, башлаган эшен азагына кадәр җиткерә торган кеше иде, — диде ул.
Зәйнетдин Низаметдин улы мәктәп балалары алдында еш чыгыш ясый иде. Балаларны сәламәт тормыш алып барырга өндәде. Үзе чаңгыда көненә 30ар чакрым юл үтә, мәктәпкә, авыл малайларына чаңгы ясап бүләк итә иде.
Мәктәпнең сугыш һәм хезмәт музеенда Геройларның икесе һәм сугышта катнашучы башкалар турында да бай материал тупланган. Анда укучыларга батырлык дәресләре үткәрелә.
Икенче Героебыз Закир Әсфәндияровның шәҗәрәсе белән Игенчеләр авылыннан аның якын туганы Камил Әсфәндияров таныштырды. Закир Әсфәндияров 1938 елда армия сафларына алына. 1941 елның сентябрендә сугышка китә. Мәскәүне саклауда, Курск канкоешында, Карпаттагы алышларда катнаша. Аның сугыш юллары Киев, Львов, Житомир, Сандомир шәһәрләре аша үтә. Үзенең артиллериясе белән дошманның танкларын, пушка, бронетранспортерларын, ут нокталарын күпләп юк итә. 1944 елның 1 июлендә Закир Лотфрахман улы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Сугыштан соң Казахстанның Балхаш шәһәрендә мастер булып эшли, шәһәрнең шәрәфле шәхесе була.
Чыгышлар концерт номерлары белән алышынды. Моңлы җырлар, шаян биюләр күңелләргә дәрт өстәде. Мәйданда балаларга уен-аттракционнар оештырылган иде. Алар рәхәтләнеп өреп тутырылган таулардан шуды, батутларда сикерде, шарларга үрмәләде, тәм-том белән сыйланды.
Бәйрәмдә катнашучылар капчык белән сугышу, армреслинг, капчык киеп узышу кебек мавыктыргыч уеннарда катнашты.
Тирмәләрдә өстәлләр нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. Кунаклар татар халык ашларыннан авыз итте. Бәйрәмдә булганнарның барысы да авылдашлары, сыйныфташлары, укытучылары белән очрашудан дәрт-илһам алды, мондый чараларны ел саен уздырып торырга кирәк дигән теләктә калды. Оештыручылар исеменә бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.
Ә кич белән яшьләрне дискотека көтә иде. Төпкүл буеннан килгән музыка тавышы авылга да ишетелеп торды.
Читайте нас: