— Мәктәпкә велосипед белән йөрүче балалар күп, — диде Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ идарәсенең пропаганда буенча инспекторы Ләйсән Исламгалиева. — Шуңа күрә, бүгенге чараның әһәмияте зур. Сер түгел, әлегә безнең төбәктә махсус велосипед трассалары төзелеп кенә килә. Нәтиҗәдә, велосипедчы бала да, водительләр кебек, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Кагыйдәләргә игътибар бирмәү күңелсез хәлләргә китерә. Бүген старт алган проект юл фаҗигаләрен киметүгә юнәлтелгән. Юл инспекторлары, әти-әниләр, укучылар бергәләп эшләгәндә генә нәтиҗә уңай булачак.
— Велосипедта йөрү —күңелле һәм фәһемле шөгыль, — диде Уфа шәһәренең 38нче мәктәбе укучысы Артур. — Шул ук вакытта, юл кагыйдәләре турында да онытырга ярамый. Моны педаль әйләндерүче һәр укучы белергә тиеш. Чөнки безне әти-әниләр, өлкәннәр һәрвакыт саклап йөри алмый. Юлда үзаллы уйларга, яшен тизлегендә дөрес карар кабул итәргә кирәк.
Театр алдында балалар өчен уеннар оештырылды. Шуннан соң махсус заказ буенча әзерләнгән “Юл чатындагы детектив” спектакле күрсәтелде. Чарада Бөре шәһәреннән мөмкинлекләре чикле йөз бала катнашты.
Ил күләмендәге акция республиканың башка район һәм шәһәрләрдә дә старт алды.