Хезмәтен ярата, бар күңелен сала, осталыгын бирә. Шуңа да гади китапханәченең бу төбәктә генә түгел, тоташ районда да олы абруй казануы гаҗәп түгел. 1976 елда Рәйлә Зәетованың намуслы хезмәте БАССРның иң югары бүләге — республика җитәкчеләре кул куйган Мактау кәгазе белән билгеләнә.
Богады килене җәмәгате Раил Әүхәди улы белән өч балага гомер бирәләр. Марат, Рима, Рәдиф тормышта үз урыннарын табып, матур гаиләләр корганнар, әниләрен оныклары белән куандыралар.
Китапханәче, күптән лаеклы ялда булса да, тормышын китаптан, вакытлы матбугаттан башка күз алдына китерә алмый. “Кызыл таң”ны Зәетовлар йортында 60 елга якын алдыралар. Мондый сыналган дуслык, әлбәттә, киләчәктә дә дәвам итәчәк.