-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 октябрь 2014, 03:00

Мең дә бер “Җомга”

Җомга көн — мөселманнар өчен зур бәйрәм. Фәкыйрьләргә ярдәм итү, дога, тәүбәгә килү һәм изге гамәлләр шушы көндә башкарыла. Аллаһы Тәгалә җомганы махсус рәвештә мөселманнар өчен яраткан. Адәм галәйһиссәләм җомга көнне булдырган һәм җәннәттән дә бу көнне җибәрелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Көннәребезнең өстене — җомга көндер”, ди.

1991 елда Башкортстан телевидениесендә мөселманнар өчен тапшыру оештырылгач, аңа “Җомга” исеме бирелүе бер дә очраклы түгел. Һәр җомгада эфирга чыгучы бу тапшыруны мөселманнар көтеп ала һәм яратып карый. Шушы көннәрдә “Җомга” программасы үзенең юбилеен билгели — 1000нче тапшыру эфирга чыга. Сүзне тапшыруның мөхәррире, авторы һәм алып баручысы Морат Локмановка бирик.
— Мин Учалы районында мәктәп директоры, авыл хакимияте башлыгы булып эшләдем. Аннары, Уфага килеп, Русия Ислам университетында укыдым, мәчеттә каравылчы да, урам себерүче дә булдым. Чишмә районында мәктәптә балалар укыттым. 2006 елда Шөңгәккүл авылы имамы Мәүлетҗан хәзрәт Мөстәҗәпов: “Уфада “Җомга” тапшыруына алып баручы эзлиләр икән, синнән дә кулайрак кеше юк, бар”, — диде. Аның киңәшен тыңлап, башкалага юлландым, — ди ул. — Тәүге режиссерым Рәсимә Ихсанова белән күрештек, баш мөхәррир Гәүһәр Батталовага үземнең фикерләремне әйттем. Шулай итеп миңа тапшыруны әзерләргә куштылар. Шул атнада Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән беренче тапшыруымны эфирга чыгардым. Һәм башланып китте...
Өч ел ялга чыкмадым, һәр көнне иртән тугызынчы яртыда эшкә килеп, кичке уннарда кайтып китә идем. Әлбәттә, бу җитәкчеләрнең таләбе түгел, баштагы чорда шулай вакыт җиткерә алмадым. Кызым дөньяга аваз салгач, аны бала тудыру йортыннан алырга да биш сәгатькә соңлап барырга туры килде, хәтта. Коммуналь фатирның бер бүлмәсен арендалап яшәдек. Бер кичне хатыным шалтырата. Хуҗа кеше без яшәгән бүлмәгә торырга кайткан. Ә миңа икенче көнне командировкага китәргә кирәк. Дуслар ярдәме белән икенче бүлмә табып, иртәнгә кадәр күчендек. Мин йоклап та тормыйча озын юлга чыктым.
Әлбәттә, кыенлыкларга караганда, яхшылыклар күбрәк булды. Хаҗга бару бәхете тиде. Аннан йөреп кайткач, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллинга: “Әзерләнеп тә тормыйча хаҗга китәргә туры килде, кайту белән эшкә йөгердем”, — дидем. “Алай булгач, син — бәхетле. Башка хаҗилар икешәр атна авырып ята, ә сине Аллаһы Тәгалә саклаган”, — диде ул.
Миңа Аллаһы Тәгалә шундый бәхет насыйп иткән — иртәдән кичкә кадәр яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Иң яхшы кешеләр белән аралашам, иң тыныч мохиттә эшлим, иң шифалы ризык ашыйм. Кайда гына барсаң да тапшыруыбызны колач җәеп каршы алалар...
Хәзер күпкә җиңелрәк. Эшнең агышына төшендем, сценарийлар тиз языла. Геройларны табу чагыштырмача җиңеләйде. Мөселманнар әдәпле халык, элек һәр икәүнең берсе тапшыруда катнашудан баш тарта, моны уңайсызлану, оялу белән аңлата иде. Асылда исә, яхшылыкны күрсәтү — мактану түгел, ул — яхшылыкка чакыру-өндәү.
“Җомга” тапшыруы киләчәктә дә телевизор караучыларга мөселманнар тормышыннан яңадан-яңа сюжетлар әзерләячәк, үзенчәлекле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итәчәк.
Читайте нас: