Ирем Назыйф Дәүләтгәрәев укытучы иде. Аны 1953 елда Аскын районының Карткисәк авылына эшкә җибәрделәр. Анда гаиләбез белән күчендек. Ул вакытта бердәнбер улыбыз ике генә яшьтә иде. Безне Нурия апага фатирга урнаштырдылар. Аның ире бик яшьли вафат булган. Ул кызлары Фәүкыйнур һәм Галия белән яши иде. Назыйф мәктәптә эшләде. Ул вакытта авылларда балалар бакчалары юк. Шуңа миңа кечкенә улым белән өйдә утырырга туры килде. Нурия апа бик тә әдәпле, тыйнак хатын иде. Кызларын да шундый рухта тәрбияләде. Ике гаилә бик тату яшәдек. Беркайчан да сүзгә килешкәнебез булмады. Кызлар миңа улымны тәрбияләүдә ярдәмләште.
Карткисәктә озак эшләргә туры килмәде, иремне район үзәгенә эшкә чакырдылар. Аннан соң да бик күп урыннарда эшләргә туры килде, язмыш безне Ишембай шәһәренә алып килде. Шунда төпләндек. Ләкин, кайда гына яшәсәк тә, Карткисәктә үткән елларыбызны, Нурия апаны, аның кызлары Фәүкыйнур белән Галияне һәрвакыт сагынып искә алдык, алар белән күрешү теләге елдан-ел көчәя барды. Авылга берничә тапкыр хат та язып карадым, тик җавап булмады.
Һәм, менә бәхет, “Кызыл таң” гәзитенең быелгы 17 июль санында Фәүкыйнур Шәрипованың “Рәхмәт сезгә, авылдашларым!” дигән мәкаләсе басылып чыкты. Аны кат-кат укыдым. Үзем укыйм, ә күзләремнән яшь ага. Карткисәктә үткән елларымның һәр көнен диярлек искә алдым. Һәм шул көнне үк Карткисәк авылында яшәүче Рәсимә һәм Хәкимҗан Миңнемөхәммәтовларга хат язып җибәрдем. Алар бик игелекле кешеләр булып чыкты — күп тә үтми җавап килде. Рәхмәт төшкерләре, Фәүкыйнурның Уфада яшәвен хәбәр иткәннәр, адресын язып җибәргәннәр.
Мин шунда ук хат юлладым. Фәүкыйнурга телефон номерын да хәбәр иттем. Берничә көннән ул шалтыратты. Әлбәттә, телефон аша сөйләшеп кенә сүзебез бетәрлек түгел. Шуңа күптән түгел алар килене Венера белән Ишембайга килделәр. Алтмыш елдан соң очрашу шатлыклы да, дулкынландыргыч та булды.
Безгә бу очрашуны “Кызыл таң” гәзите бүләк итте, дип исәплим һәм гәзит редакциясе хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләремне юллыйм.
Өстәп шуны да әйтергә телим, “Кызыл таң”ны гомерем буе алдырып, һәр санын укып барам. Гәзит республикада яшәүче барлык татарларның мөнбәре, безне берләштерүче көч булуына иманым камил. Тик соңгы елларда гәзитнең тиражы кимү күңелдә борчу тудыра. Тиражы бәләкәй дип, “Кызыл таң”ыбызны бөтенләй ябып куйсалар, нишләрбез? Бер-беребез белән ничек аралашырбыз да, милләтебез тормышындагы яңалыклар белән кайда танышырбыз? Күңелендә татар рухы булган һәр милләттәшебез “Кызыл таң” гәзитен алдырырга һәм укырга тиеш.
Әнүзә әбиегез Дәүләтгәрәева, хезмәт ветераны.