+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 октябрь 2014, 03:00

Мәңге сүнмәүче лампалар

Меңәр еллар янучы бу могҗизаны фән дә аңлата алмый.Мисыр, Греция һәм Римдагы борынгы каберлекләрне, төрбәләрне бернинди чикләүсез талаган дәвердә аксөяк мәрхүм-мәрхүмәләрнең табутлары янында, башка ритуал әйберләр белән беррәттән, бу фиргавеннәр җирләнгәннән бирле янып торган искиткеч лампаларга юлыгу турында имеш-мимешләр тарала. Ул лампалар каберлекләргә кәйләләр белән коралланган вандаллар килеп кергәч тә үзләреннән-үзләре ватылып сүнә икән. Мондый хәбәрләр күбәеп киткәч, галимнәр бу мәсьәлә белән кызыксына башлый һәм антик, урта гасырлар фикер ияләренең меңәр еллар буе бернинди филтәсез һәм ягулыксыз да яна торган лампалар ясый алу осталары булуы турындагы сүзләрен раслаучы дәлилләр табалар.

Ул гаҗәеп лампаларның сөрем чыгармыйча януын да танырга мәҗбүр булалар, чөнки мәгарә диварларына сурәт төшерүчеләр караңгы почмакларда ничек эшләр иде? Сөрем чыгаручы факеллар кулланылса, ул сурәтләр сөремгә батып, бөтен эшләре юкка чыгар иде ич. Мәңге сүнмәүче лампалар турындагы мәгълүматларны җыеп, алар гомумиләштерелә һәм анализлана.
Нәкъ шундый ук лампа Цицеронның кызы Туллиола төрбәсендә дә табыла. Димәк, бу лампа, алтынсу чәчле яшь кызның череп таркалмасын өчен үтәкүренмәле сыекчага салынган гәүдәсен яктыртып, хәтта һава да үтеп керми торган (кислородсыз) бүлмәдә 1600 ел буе янган! Төрбәгә вандаллар артыннан килеп кергән сизелер-сизелмәс һава агымы бу лампаны сүндерә, аны башкача кабыза алмыйлар. Зур үсеш алган акыл-зиһен мәдәнияте булган борынгы цивилизацияләр яшәгән урыннарда мондый лампаларны күпләп табалар.
Мондый яктырткычның Юпитер-Аммон храмы ишеге өстендә янып торуы турында Плутарх та язып калдырган. 1401 елда Рим шәһәреннән ерак түгел Эвандрның улы Поллант саркофагы баш очында да мәңге янучы лампа табыла. Бу факелны мәрхүмне җирләгәндә кабызганнардыр дип исәпләсәк, ул 2000 елдан артык янып торган дигән сүз. Неаполь култыгындагы Несида утравында 1500 елда табылган исемсез мәрмәр каберлектә дә шундый ук лампа була, император Юстиниан идарә иткән чорда (VI гасыр) Эдессада (Антиохиядә) дә тагын бер мәңгелек лампа була. Ул шәһәр капкасы өстендәге җил-яңгырдан ышык киштәдә урнаштырылган була һәм, кабызгандагы датага ярашлы, солдатлар тарафыннан ватылганчы, 500 елдан артык яна.
Мондый факеллар Англия территориясендә дә, Һиндстан һәм Кытай храмнарында да, Мемфиста да, хәтта Үзәк һәм Көньяк Америкада да табыла.
Кызганычка каршы, бер генә лампа да галимнәр кулына бөтен килеш эләкми. Ләкин бу авырлыклар аларны туктатмый, мәңгелек ягулыкны табу өчен яңадан-яңа эзләнүләргә этәрә. Иң гади гипотезаны галим Афанасий Кирхер тәкъдим итә, ул менә нәрсәләр яза: “Мисырда нефть яткылыкларына бай урыннар күп. Хәйләкәр дин әһелләре серле торбалар ярдәмендә нефть чыганакларына әлеге факелларны тоташтырган, ә лампаларга асбест филтәләр куйган”.
Мәңге янучы лампалар турында 200гә якын фәнни эш язылган. Урта гасырлар фәнни даирәләрендә янып бетү белән янә барлыкка килүче ягулык турында озак баш ватканнар. Аларның уртак фикере — әлеге лампаларның филтәсе янып бетми торган асбесттан эшләнгән булуы хакында гына, башка фаразлар төрлесе төрлечә. Ул заманнардан мәңгелек ягулык эшләүнең берничә формуласы калган, ләкин берсе дә көткән нәтиҗәне бирмәгән.
Ләкин мондый лампаларның булуын беркем инкарь итми, алар хакында легендалар барлыкка килә. Шуларның берничәсе чыннан да игътибарга лаек. Мәсәлән, Көнбатыш илләрендә лампаларда “яшәүче” джиннар (җеннәр) турындагы әкиятләр, хикәятләр, Көнбатыш халыкларының шешәләрдә һәм башка шундый савытлардагы кеше җаннары һәм рухлар, аларның һәрвакыт тирә-якка яктылык чәчүе хакындагы риваятьләр кызыклы. Әгәр мәңге янучы лампаларга кагылышлы сыйфатларны — мәңге сүнмәве, сөрем чыгармавы, кислородсыз бүлмәдә дә януы һәм башкаларны — игътибарга алсак, бу лампаларны джиннар, рухлар һәм җаннар белән бәйләү бер дә әкият булып тоелмаячак.
Тагы да шунысы: борынгы халыкларның төрле инануларын, ышануларын, мәдәни һәм дини кануннарын тирәнтен өйрәнсәк, әлеге лампалардан таралган яктылыкның бернинди утка, нәрсәдер януга һәм электрга бөтенләй мөнәсәбәте булмавын фараз итеп була. Бу фаразны дәлилләү өчен җирләү шартларын искә төшерергә кирәк. Бу бигрәк тә мәетнең гәүдәсен бәлзәмләүгә кагыла, чөнки мәңге янучы факеллар шул гәүдәләрне озак саклауга мөһим әһәмият бирелгән урыннарда гына табылган. Шунысын да онытырга ярамый: билгеле булуынча, бәлзәмләү алдыннан мәрхүмнәрнең эчке әгъзалары алынган һәм саркофаг янына куелган махсус савытларга урнаштырылган.
Борынгы заманнарда кешенең эчендә, безгә билгеле органнардан тыш, “йөрәк розасы”, “лотос чәчәгендәге энҗе”, “эчке храм”, “эчке ут”, “илаһи очкын”, “йөрәк уты” һәм шуның ише башка атамалар белән йөртелгән тагын бер әгъза барлыгына ышанганнар. Нәкъ менә шул орган тереклекне “тере” иткән, “Ходай кешене яралтканда аңа тормыш сулышы өргән, аңа үлемсез җан биргән” дигәннәр. Болардан чыгып, гипотетик нәтиҗә ясарга мөмкин: мәңге янучы лампаларда бернинди май да, нефть тә, филтә дә бөтенләй булмаган, аларда мәрхүмнәрнең Ходай тарафыннан бирелгән тормыш сулышы, җаны яктылык сирпеп торган. Һәм, аңлашыла ки, мондый хәзинә бик нык сакланырга тиеш булган, шуңа да алар вандаллар кулына эләкмәсен өчен үзеннән-үзе ватыла торган итеп эшләнгән.
“Үлеләрнең Мисыр китабы”нда “Яктылыкка кайту турында” дигән бүлек бар, аны, әлбәттә, һәр фиргавен белгән. Борынгы мисырлыларның изге язмаларында бәян ителүенчә, матди (фани) дөньяга кайту өчен фиргавенгә яшәү көче кирәк булачак, ә ул мумиянең янәшәсендә, яктылык сирпеп торганы өчен лампа дип аталган пыяла савытта сакланган. Лампа эчендә яшәүче “джиннар” турындагы легендаларның юктан гына барлыкка килмәвен искә төшерү мәңге янучы лампалар серенә бераз булса да якынлашу мөмкинлеге бирә. Ләкин аларның серенә төшенү өчен моннан да серлерәк икенче бер могҗизаның — кеше җанының үлем­сезлегенә төшенәсе бар әле.
Читайте нас: